This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Милләтләр дуслыгы – иң зур байлык ул
 
 
Сентябрьнең 12ндә Самар төбәгендә гомер итүче
төрле милләт халыклары өчен бик зур вакыйга булды.
Шәһәребезнең “Волгарь” бистәсендә “Халыклар
дуслыгы паркы” милли-мәдәни комплекс ачылды.
 
Шушы уңайдан уздырылган тантанага зур түрәләр дә    
килде. Бу вакыйга, һичшиксез, тарихка кереп калачак.
Чөнки бәйрәм барышында чыгыш ясаучылар
тарафыннан билгеләп үтелгәнчә, мондый милли-
мәдәни комплекслар Россиядә башка юк.
 
Гомумән, бу көн бәйрәмнәргә бай булды бит әле.
Өлкәбездә менә инде җиденче тапкыр Халыклар
дуслыгы көне һәм шәһәребезнең 435 еллыгы билгеләп
үтелде.
Самарда “Халыклар дуслыгы паркы” комплексы
ачылуы уңаеннан Россия Федерациясе Президенты
Владимир Путин котлау сүзләрен юллаган.
“Хөрмәтле дуслар! Сезне олуг вакыйга белән
тәбриклим. Бу күләмле хезмәтне бик мөһим һәм
кирәкле, дип саныйм. Әлеге милли-мәдәни комплекс
төрле телләрнең, гореф-гадәтләрнең, диннәрнең
үзенчәлеклелеген ачык күрсәтә. Һәм һәр милләтнең  
мирасы Ватаныбызның казанышы булып тора.
“Халыклар дуслыгы паркы” Самар төбәгендә
яшәүчеләр өчен дә, кунаклар өчен дә яраткан урынга
әйләнер, дип уйлыйм. Сезгә иң изге теләкләрем”, - дип
язылган тәбрикнамәне тантанага җыелган халыкка
Россия Федерациясе Президенты Администрациясе
җитәкчесенең урынбасары Магомедсалам Магомедов
җиткерде.
 
“Президентыбызның шушы вакыйгага зур игътибар
биреп, котлау сүзләрен юллавы әлеге проектның
региональ дәрәҗәдә генә түгел, ә күп милләтле
илебез күләмендә дә әһәмиятле булуы турында
сөйли”, - диде Магомедсалам Магомедов һәм бу эштә
Самар өлкәсе Губернаторы Дмитрий Азаровның һәм
аның командасының куелган көчен, тырышлыгын
билгеләп үтте.
Төбәк башлыгы Дмитрий Азаров үз чиратында,
халыкны тантана белән тәбрикләп, җылы сүзләрен
җиткерде.
“Халыклар дуслыгы паркы” гасырлар буе Самар
җирендә гомер итүче төрле милләтләрнең үзара дус,
бердәм яшәүләрен күрсәтә. Һәм паркны нәкъ менә
Самар шәһәре бәйрәмендә һәм Халыклар дуслыгы
көнендә ачуыбызга мин бик шат. Бу тагын бер тапкыр
моның никадәр әһәмиятле вакыйга булуын
ассызыклый. Безнең тырыш хезмәтебезне югары
дәрәҗәдә лаеклы бәяләделәр. Паркны булдыруга үз
өлешен керткән һәрбер кешегә рәхмәтләремне
белдерәм”, - диде Дмитрий Азаров.
 
Ерак юлны якын итеп, тантанага Көньяк Осетия
Җөмһүрияте президенты Анатолий Бибилов, Төньяк
Осетия Җөмһүрияте башлыгының вазифаларын
вакытлыча башкаручы Сергей Меняйло, Дәүләт
Думасы депутатлары да килгән иде. Алар яңа
комплексның уникаль булуына, төрле милләтләрнең
бердәмлеге Ватаныбызны көчле итүенә, аны
үстерүенә басым ясадылар.
“Халыклар дуслыгы паркы”н булдыруга “Самар өлкәсе
халыкларының берләшмәсе” оешмасы рәисе, Самар
шәһәренең хөрмәтле гражданины, Самар өлкәсенең
Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ростислав Хугаев зур
өлеш керткән. Ул шушы проектны гамәлгә ашыруда
ярдәм күрсәткәннәре өчен Самар өлкәсе Хөкүмәтенә
һәм шәхсән Губернатор Дмитрий Азаровка
рәхмәтләрен җиткерде.
 
“Халыклар дуслыгы паркы”нда егерме милли йорт-җир
урын алган. 12 гектарны тәшкил иткән мәйданда урыс,
татар, чуаш, башкорт, немец, белорус, дагстанлы,
украин, яһүд, казах, таҗик, үзбәк, осетин, әрмән,
грузин, азербайҗан, чечен, төрекмән, фин-угор
халыкларының йортлары урнашкан.
Һәр йортка килеп кергәч, шушы халыкның милли
мохитенә башың белән чумасың. Һәрбер милләт
үзенең үзенчәлелеге белән кадерле бит ул. Йортта
күрсәтелгән көнкүреш әйберләренә, милли киемнәргә,
кул эшләренә сокланмыйча мөмкин түгел. Һәр
халыкның үз яме, үз матурлыгы, үз байлыгы.
Ә инде татар йорты, әлбәттә, күңелгә аеруча якын.
Аны күргәч, күпләр әти-әниләренең, әби-бабаларының
авылдагы йортларын исләренә төшергәннәрдер.
Яшел төстәге милли бизәкләр белән бизәлгән өйдән
менә хәзер түбәтәйле бабай килеп чыгар да өй
каршындагы коедан су алып кайтыр, ә тәрәз каршында
чигү чигеп утырган ак яулыклы карчыгы аны күзәтеп
калыр сыман тоелды...
Өй эчендәге чиккән мендәр тышлары, сөлгеләр,
карават җәймәләре, чаршаулар, тукыган келәмнәр,
сандык, самавыр, милли киемнәр, бала бәллүе,
морҗалы мич, борынгы тегү машинасы элеккеге
заманнарга алып киттеләр.
Ә яңгырап торган гармун моңнары милли хисләрне
тагын да көчәйтеп, күңелләрне тагын да нечкәртеп
җибәрде.
 
 
Менә өй эчендә әниле-кызлы тамбур җөе белән чигеп
утыралар, ә әтисе улын киез итек басу серләренә
өйрәтә. Милли киемнәре исә күз явын алырлык. Бу
тамашаны Гөлнара Насыйрова, Камилә
Гильметдинова, әтиле-угыллы Илдус һәм Илшат
Исхаковлар шундый оста күрсәттеләр ки, халыкның
күңеленә бик хуш килде.
Татар халкы элек-электән үзенең кунакчыллыгы белән
аерылып тора. Менә милли йортыбызны карарга
кергән кунаклар да өстәл тулы милли ризыклардан
сыйланып, кош теле, бавырсак, бөккән, коймак,
өчпочмакларны авыз иттеләр.
“Халыклар дуслыгы паркы”нда татар йортын
булдыруга күп кешенең өлеше кергән. Самар өлкәсе
мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, өлкә татар милли-
мәдәни мөхтәрияте рәисе Әнвәр Горланов, өлкә
“Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс
Шәкүров, “Дуслык” оешмасы президенты Фәхретдин
Канюкаев, аның урынбасары Минәхмәт Хәлиуллов
оештыру эшләрендә дә актив катнашканнар, матди
ярдәм дә күрсәткәннәр.
 
Милләттәшләребезнең дә бу эшкә битараф
калмаулары шатландыра. Күпләр татар йортына
урнаштырыр өчен борынгы әйберләр китергәннәр.
Мәсәлән, Әнвәр әфәнде Горланов гаиләсенең
истәлекле әйберен - әнисенең әбисеннән сакланып
калган борынгы келәмне бүләк иткән. Ульян
өлкәсенең Иске Кулаткы районы Иске Атлаш
авылында гомер иткән аның әбисе.
Әнвәр әфәнде шулай ук татар өенә агачтан
эскәмияләр, өстәл-урындыклар, сәкеләр, киштәләр,
шкафлар ясаттырып китергән.
“Әлеге уникаль комплекста урнашкан татар йортын
яхшы итеп җиһазлап, аны лаеклы рәвештә тәкъдир
итә алуыбыз шатландыра. Биредә милли горурлык,
милли хисләр культурасы тәрбияләнә. Шулай ук
башка халыклар белән үзара дустанә мөнәсәбәтләр
ныгый төшә, бердәмлек көчәя.
 
Киләчәктә әлеге комплекс шау-гөр килеп торсын
иде. Монда яшь буын күп нәрсәне белә-үзләштерә
алачак, олы яшьтәгеләргә исә хатирәләрен яңарту
мөмкинлеге туа”, - диде Әнвәр әфәнде Горланов.
Татар йортын җиһазлауда, аны бизәүдә актив
катнашкан ханымнарның берсе, Самарның “Алтын
энә” ательесы хуҗабикәсе – Гөлнара Насыйровадан
тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык.
“Бер ай буе баш күтәрмичә эшләргә туры килде. Һәм
менә бүген зур хезмәтебезнең күркәм нәтиҗәләренә
сөенеп туя алмыйм. Бер айга үземнең ательемны
ябып куйдым да татар өе өчен пәрдәләр тектем,
мендәрләр, юрган аслыклары әзерләдем. Кайсыбер
борынгы сөлгеләрне бераз яңартып алырга да туры
килде.
Әлегә пәрдәләрнең барысы да чигелеп бетмәде,
чөнки бу - күп вакыт таләп итә торган, четерекле
эш. Ательедагы төп эшемне дә башкарасы бар бит
әле. Менә үземә ярдәмгә тегүче дә эзлим. Эшкә
килергә теләүчеләр булса, миңа мөрәҗәгать
итсеннәр иде.
“Яктылык” мәктәбе музееның мөдире Асия ханым
Сәйфетдинова белән төннәр йокламыйча, нәрсәне
кайда эләргә, нинди әйберне кайда урнаштырырга -
барысын да җентекләп уйлап чыктык. Тукымалар
сатып алырга кибетләргә дә бергәләп йөрдек без.
Ул татар йортына урнаштырыр өчен мәктәп
музееннан борынгы әйберләр дә бүләк итеп бирде.
Шөкер, Асия апа белән берсүзле булдык,
фикерләребез дә, шөкер, гел тәңгәл килде.
Милли йортыбыз өчен борынгы әйберләр китергән
кешеләргә рәхмәт. Вайберда “Татар йорты” дигән
группа булдырдык. Шөкер, милләттәшләребез
читтә калмады. Тупли авылыннан Әхтәм абый бик
күп әйберләр бирде. Тарихи мәсҗидтән дә ярдәм
күрсәттеләр. Борынгы самавырны да аннан бүләк
иттеләр. Әле менә Ярмәк авылыннан шалтыратып,
килүебезне сорадылар. Аннан да борынгы әйберләр
белән булышырга телиләр.
Чапаевскидан - үргән кәрзиннәр, Тольяттидан
балчыктан ясалган вазалар кайтарылды.
Форсаттан файдаланып, халыкка мөрәҗәгать
итәсем килә – әби-бабайларыгыздан, әти-
әниләрегездән калган борынгы әйберләрне татар
йорты музеена бүләк итә алсагыз, без бик рәхмәтле
булыр идек.
 
Шуны да билгеләп үтәсем килә – киләчәктә татар
йорт-музеен әлеге өлкәдә профессиональ белеме
булган кеше җитәкләсен иде. Кешеләргә татар
йортын лаеклы рәвештә тәкъдир итәргә, милли
гореф-гадәтләребезне түкми-чәчми җиткерергә
кирәк бит”, - дип сөйләде Гөлнара ханым Насыйрова.
Асия апа Сәйфетдинова да уй-фикерләре,
тәэсирләре белән уртаклашты.
“Әби-бабайларыбыз яшәгән өйләрнең матурлыгын,
яктылыгын, нурлылыгын күрсәтергә тырышып
җиһазладык без татар йортын. Әлеге проектны мин
бик әһәмиятле, дип саныйм. Яшьләребез өчен әби-
бабаларының ничек торганнарын, нинди көнкүреш
әйберләре белән кулланганнарын үз күзләре белән
күреп белер өчен яхшы мөмкинлек бу.
Миңа инде үз мәктәбебезнең укытучылары да, башка
кешеләр дә милли парк турында сорашып
мөрәҗәгать итәләр. Укучыларын, балаларын шунда
экскурсиягә алып барырга телиләр. Бу, әлбәттә,
шатландыра. Кызыксыналар икән, димәк, юкка
хезмәт куймаганбыз. Әгәр киләчәктә парк яхшы
гына эшләп китсә, бу бер хәзинә булачак. Әлбәттә,
милли йортларда экскурсиячеләр хезмәт куйса,
яхшы булыр иде. Һәр халыкның гореф-гадәтләре
турында тиешлечә сөйләп бирергә кирәк бит.
Безнең татар йортын “Волгарь” бистәсендә яшәүче
Әлфия апа Нәбиулловна карап, анда тәртип
урнаштырып торачак.
 
Аллаһыга шөкер, милли йортыбыз бик матур,
күркәм, ямьле килеп чыкты. Кунакларга да,
түрәләргә дә бик ошады. Ә элеккеге губернатор
Константин Титов бездә чәйләр белән сыйланып,
озак кына кунакта утырды. Йорт-музеебызның
фикерләр һәм тәкъдимнәр китабына җылы сүзләр дә
язып калдырды ул”, - дип сөйләп үтте Асия ханым
Сәйфетдинова.
 
“Парк киләчәктә киңәер, үсәр. Биредә төрле буын
вәкилләре очрашыр. Монда без шау-гөр килгән бала-
чаганы да күрербез, аксакалларның акыллы сүзләрен
дә ишетербез. Алга таба башка милләт оешмалары
да паркта үз йортларын булдырырлар, дип ышанам.
Һәм без Самар җирендә яшәүче халыкларның бай
мирасы белән танышып торырбыз”, - дигән матур
сүзләр әйтте тантанада Губернатор Дмитрий
Азаров.
Әйе, һәр милләт үзенең гореф-гадәтләре,
мәдәнияте, теле, дине белән аерылып тора. Әмма
бер нәрсә уртак – ул безнең газиз Ватаныбыз. Һәм
төрле халыкларның үзара дус яшәве, бердәм булуы
илебезне көчле итә.
 
Миләүшә ГАЗЫЙМ.
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәте

Хәбәрләр

Милләтләр дуслыгы – иң зур байлык ул

Сентябрьнең 12ндә Самар төбәгендә гомер итүче төрле милләт халыклары өчен бик зур вакыйга булды. Шәһәребезнең “Волгарь” бистәсендә “Халыклар дуслыгы паркы” милли-мәдәни комплекс ачылды.

Рәсүлебезнең беренче көрәше

Шәех рәхмәтуллаһи галәйһи әйтте: “Заман әүвәлдә Мәккә егетләрендә бер мәйданга җыелышып, көрәшү гадәте бар иде. Шул тарика көннәрдән беркөнне җыелып көрәшкәннәрендә Әбү Җәһел батырга калды. Анарга каршы чыгучы булмады. Бәс, Әбү Җәһел, егетләнеп, миңа кем чыга, дип нәгърә (каты тавыш) орды. Рәсүл галәйһиссәлам, мин көрәшәм, дип, сикереп торды. Ул торганны күргәч, Әбү Талиб урыныннан торып, әйтте: “Әй, кардәшем, кем белән көрәшәсеңне аңлыйсыңмы”.

«Бердәмлек» газетасы: Гали авылы мәктәбендә укучылар саны кимеми, укытучылар җитәрлек

«Яктылык» татар мәктәбендә укырга теләүче балаларны ничек сыйдырып бетерик икән, дип баш ваталар, дип яза Эльмира Сәйфуллина. Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның татар мәктәпләренең торышы, борчулары һәм шатлык-сөенечләре турында мәкалә чыкты.

В Самарской области в 7-й раз отметят День дружбы народов

День дружбы народов отмечается в нашем регионе 12 сентября. Он был учрежден Законом Самарской области от 10 ноября 2014 года № 104-ГД «О памятных датах Самарской области» как «День народов и национальных культур Самарского края». 11 октября 2017 года Законом Самарской области этому празднику было официально присвоено название «День дружбы народов».

1 из 220