This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
«Ил төкерсә – күл була»
 
Безнең Үзәк мәсҗидебезнең карты - 85 яшьлек
Мөхәммәтрасих Абушманов - бик актив шәхес. Ул флотта 
подводник-водолаз булып хезмәт иткән.
Мөхәммәтрасих бабай: ”Адәм баласын яшәтүче, аңарда
ышаныч тудыручы, бүгенгесен, иртәгәсен искә төшереп,
һәр кылган гамәлен-эшен ихласлыкка илтүче - Иман.
Туган җиреңне, аның табигатен Аллаһы Тәгалә кушканча
саклау, кешеләргә яхшылык эшләү дә Иманлы булудан
килә”, - ди.
Инеш аша ватылып беткән басмадан күп кеше йөри.
Барысы да түрәләрне сүгәләр, бернәрсә карамыйлар
дип. Ә шушы 85 яшьлек бабабыз бу мәсьәләне бик тиз
хәл итте. Тиз арада күпер аша йөрүче күршеләреннән,
эшкуарлардан акча җыйды, материал сатып алып,
эшчеләр табып, 2 - 3 көндә басманы әйбәт иттереп
ясатып куйды.
Бүгенге көнне без бер-беребез белән тыгыз элемтәдә
тормыйбыз, киңәшү дә юк, дип әйтергә була. Шушы зирәк
бабабыз, барыбызны да уятып, бер-беребез белән
якынайтты. Беркем дә читтә калмады, барыбыз да
булыштык бу хәерле эштә.
Рафаэл Бәхтиев,
Әлфия, Фәрит Бәхтиев,
Рәшит Байбеков,
авыл администрациясе,
“Восток” хуҗалыгы җитәкчесе Ренат Искәндәров
акчалата ярдәм иттеләр.
Мәсҗидтән дә кадаклар алырга өлеш чыгарылды.
Җомга көнне шушы игелекле кешеләргә дога кылдык,
эшләрендә зур уңышлар, үзләренә исәнлек-саулык
теләдек.
Безнең мәхәлләдә шактый ихлас Намаз әһелләре,
хәдисләрне укып яшәүче кешеләр бар. Аларның сафы
тагын да артсын иде.
Без бүген дә бабаларыбызның хәер-фатихасын тоеп
яшибез. Хәрамнән саклану, гыйбадәткә басу, гыйлем
өстәү максатыбыз булса иде. Ислам кануннарының төп
максаты - җәмгыять белән социаль яктан бергәлек, үзара
ярдәмле, игелекле булу һәм файдалы гомер итү.
Гамәлләребез төзек, эшләребез имин булып,
тормышыбыз тынычлыкта үтсә иде.
Без артыгын да түрәләргә ышыкланып яшәргә күнектек
бугай. Ярар әле арабызда Мөхәммәтрасыйх бабайлар
бар. Безнең бәхеткә.
Татар халкы тикмәгә генә: «Ил төкерсә – күл була», дип
эйтмәгән бит.
 
Шамил Мамышев.
Иске Мәчәләй авылы.

Хәбәрләр

В Самарской области в 7-й раз отметят День дружбы народов

День дружбы народов отмечается в нашем регионе 12 сентября. Он был учрежден Законом Самарской области от 10 ноября 2014 года № 104-ГД «О памятных датах Самарской области» как «День народов и национальных культур Самарского края». 11 октября 2017 года Законом Самарской области этому празднику было официально присвоено название «День дружбы народов».

Тәртипле балалар гына белемле була

Самарның “Яктылык” мәктәбе елдан-ел уңышлары белән шатландыра. Быел мәктәпне 33 бала тәмамлаган, шуның тугызы алтын медальгә лаек булган. Укучыларның барысы да диярлек, бердәм дәүләт имтиханнарыннан яхшы баллар җыеп, югары уку йортларына бюджет урыннарына керделәр.

«Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналы җиңүчеләре билгеле булды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Татар кызы» бәйгесенең ярымфинал этабында җиңүчеләре билгеле булды. Финалга чыгучыларны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров бүләкләде, дип яза конгрессның матбугат хезмәте.

«Ил төкерсә – күл була»

Безнең Үзәк мәсҗидебезнең карты - 85 яшьлек Мөхәммәтрасих Абушманов - бик актив шәхес. Ул флотта подводник-водолаз булып хезмәт иткән. Мөхәммәтрасих бабай: ”Адәм баласын яшәтүче, аңарда ышаныч тудыручы, бүгенгесен, иртәгәсен искә төшереп, һәр кылган гамәлен-эшен ихласлыкка илтүче - Иман.

1 из 219