This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Мәчәләйнең киләчәге “Восток” эшчеләре белән бәйле


Авыл картая бара, яшьләрнең күбесе читтә, шәһәрләрдә яши.
Авылда быел да кыр эшләре бик яхшы башланып китте , хәерле булсын.
Авырлыклар аша үтүгә карамастан, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән эшләр
бара.
Уңган кыр батырларыбыз – Л. Исупов, Вәлиулла Субеев, Рәшит Иваев,
Наил Исмәгыйлев һәм башкалар. Кырларны яңа технология белән
Быел яз башы бик катлаулы булса да чәчүне яхшылап җиренә җиткереп
эшләп чыгардылар.
Авырлыклар кичереп булса да, зур имтиханнар аша үтеп, яз башы бик
катлаулы иде , һава торышы бик начар булды, Мәчәләйнең “Восток” авыл
хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе Ренат Искәндәров һәм баш инженеры
Хәлиулла Мамышев планлаштырган кыр эшләрен яхшылап җиңеп
чыктылар.
Башта яңгырлар юк иде, җирләр кипте, чыккан игеннәр саргая башлады.
Мәчәләй халкы бу эшне аңлап, тау башына менеп, 2ч көн рәттән Истиска
Намазларын кылды. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, яңгырлар ява
башлады.
“Восток “ эшчеләренә тагын бер имтихан үтәргә туры килде. Яңгырлардан
соң “подгон” үсә башлады, көнбагыш кырларын тиз арада чүп басып китте.
Фронттагы шикелле, ял көннәрне дә кырларны чистартырга техниканы
чыгардылар һәм моны да җиңеп чыктылар.
Истиска Намазында да “Восток” эшчеләре һәм оешманың җитәкчесе Ренат
Искәндәров, сарык суйдырып , халыкны тәмле-тәмле ризыклар белән
сыйладылар.

Авылның имамнары, 4 мәхәллә дин әһелләре белән бергәләшеп, тауга
менеп, дога кылдык, һәм кырлар яшәреп киттеләр, кыр эшләрен эшчеләр
дәвам иттеләр. Бу да Аллаһы Тәгаләнең бер нигъмәте булды.
Мәчетләргә карап, “Восток” эшчеләре һәм җитәкчеләре дә үрнәк алалар,
гел элемтәдә торалар, Намазга йөриләр. Авылның тормышы безнең
“Восток” эшчеләре һәм җитәкчеләренең җилкәсендә бара.
Кышкы көннәрне урамнарны, мәчет тирәләрен кардан чистартып торалар.
Җәен дә алар юл буйларындагы тыкрыкларның чүп үләннәрен
чаптыралар, авылны күркәмләтү өчен бик күп көч куялар.
Әгәр без үзебез дә нык Иманлы, әхлаклы, күркәм булсак, әлбәттә, Аллаһы
Тәгалә үзебез өчен тагын да кулайрак килешүләр насыйп итәр, ин ша
Аллаһ.
 
Шамил Мамышев .
Иске Мәчәләй авлы.

Хәбәрләр

Милләтләр дуслыгы – иң зур байлык ул

Сентябрьнең 12ндә Самар төбәгендә гомер итүче төрле милләт халыклары өчен бик зур вакыйга булды. Шәһәребезнең “Волгарь” бистәсендә “Халыклар дуслыгы паркы” милли-мәдәни комплекс ачылды.

Рәсүлебезнең беренче көрәше

Шәех рәхмәтуллаһи галәйһи әйтте: “Заман әүвәлдә Мәккә егетләрендә бер мәйданга җыелышып, көрәшү гадәте бар иде. Шул тарика көннәрдән беркөнне җыелып көрәшкәннәрендә Әбү Җәһел батырга калды. Анарга каршы чыгучы булмады. Бәс, Әбү Җәһел, егетләнеп, миңа кем чыга, дип нәгърә (каты тавыш) орды. Рәсүл галәйһиссәлам, мин көрәшәм, дип, сикереп торды. Ул торганны күргәч, Әбү Талиб урыныннан торып, әйтте: “Әй, кардәшем, кем белән көрәшәсеңне аңлыйсыңмы”.

«Бердәмлек» газетасы: Гали авылы мәктәбендә укучылар саны кимеми, укытучылар җитәрлек

«Яктылык» татар мәктәбендә укырга теләүче балаларны ничек сыйдырып бетерик икән, дип баш ваталар, дип яза Эльмира Сәйфуллина. Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның татар мәктәпләренең торышы, борчулары һәм шатлык-сөенечләре турында мәкалә чыкты.

В Самарской области в 7-й раз отметят День дружбы народов

День дружбы народов отмечается в нашем регионе 12 сентября. Он был учрежден Законом Самарской области от 10 ноября 2014 года № 104-ГД «О памятных датах Самарской области» как «День народов и национальных культур Самарского края». 11 октября 2017 года Законом Самарской области этому празднику было официально присвоено название «День дружбы народов».

1 из 220