This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Бельгиядә яшәүче милләттәшебез Лилия Вәлиева:

«Көндәлектә кулланылмый икән, тел онытыла»

 
 

Чит җирдә балаңа, оныкларыңа ана телен ничек тапшырып калдырырга, милли асылыңны ничек аңлатырга? Чит илдә яшәүче милләттәшләребез Татарстаннан ниләр өмет итә?  Ят мохиттә югалып калмас өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? Әлеге сорауларга Бельгиядә яшәүче милләттәшебез Лилия Вәлиева белән җавап эзләдек.

 

Лилия ханым, үзегезнең Брюссельгә китү тарихы белән таныштырсагыз иде. Килен булып төшү, чит кагыйдәләр, чит телдә сөйләшү  читен булмадымы?

 

 Мин Татарстандагы Әлки районының бер кечкенә, бик матур табигатьле Чуаш Кичүе  авылында дөньяга килгәнмен. Безнең авылны өч яктан да урман-болыннар уратып алган. Дүртенче ягында исә кырлар һәм дүрт чакрымлык олы юл сузылып киткән. Мин авылымның һәр почмагын, һәр сукмагын беләм, хәтта тирә-янындагы авылларны да, туган авылымның һәр урамын күзләремне йомган килеш тә урый алам. Андагы һәр нәрсә җанга якын һәм кадерле. Авыл тирәсендәге аланнары, сукмаклары, кырлары ничәмә кат җәяүләп узылган, изге чишмә суларыннан авыз ителгән, табигате миңа күпме ризык, әти-әнием һәм авылдашларым исә акыл һәм тәрбия биргән, мине олы тормышка әзерләгән. Шуңа күрә дә туган авыл  чит илдә дә күңелемне җылытучы бер учак ул минем өчен.

Чирмешән елгасының сул ягы күтәрелеп тора. Безгә, әле дөнья күрмәгән балаларга, шул Кызыл яр тау булып күренә иде. Әтием, рәсем дәресе укытучысы буларак, безне – балаларны гел шунда  рәсем төшерергә алып килә иде. И, ярата идек без бу ачык һавадагы дәресләрне! Бервакыт, язгы кар сулары агып төшеп, ярның бер ягы кителгәч, малайлар шунда борынгы корал табып алдылар. Белгечләр әйтүенә караганда, Ибн Фадлан, Болгар ханлыгына ислам кабул итү тәкъдиме белән барышлый, нәкъ шушында – Кызыл яр буенда ялга туктаган булган. Корал да шулардан төшеп калган. Әлеге корал бүген мәктәп музеенда саклана. Кызганыч, балачакта  эшләнгән рәсемнәрем сакланмаган. Ә менә әтинең бер эшен – Кызыл яр төшерелгән картинаны мин Бельгиягә алып килә алдым. Ул әтидән калган иң кадерле ядкәрләрнең берсе. Вафатына бер ел кала, ул миңа дип бер чиләк урман чикләвеге җыйган иде. Әтиемнең кулларының җылысын тоюны озаккарак сузарга тырышып, мин  бу чикләвекне ун елга сузып ашадым.

Килен булып 400 чакрым еракка китсәң дә, 4000  чакрым булса да, чит мохиткә эләгәсең, ят кагыйдәләрне үзләштерәсең. Әлеге дә баягы – әби-бабаларның тәрбиясен искә төшереп, сабырлык белән барысына да ирешергә, матур тормыш корырга була.

 

Ирегез башка милләт кешесе. Аңарда татар милләтенә мәхәббәт, ихтирам кайдан килә? 

Татар телен аз гына булса да беләме?

 

 Иремне Татарстанга алып кайту, милли асылыбыз, аш-су, гореф-гадәтләребез белән таныштыру ярдәм итте. Бик күп милли бәйрәмнәрдә катнаштык. Ул татар халкы ягымлы, ачык йөзле, киң күңелле дигән фикергә килде. Бу милләткә таянып була, синең белән танышуыма, синең аша шушы милләтне ачуыма мин бик шат, диде. Жан татарча ипи-тозлык белә. Ризык һәм табигать темасын үзләштерде. Рус телен белүе дә шул дәрәҗәдә.

Телләрне никадәр күбрәк беләсең, тормыш шулкадәр җайлырак, бәлки, уңышлырак та буладыр.  Әйтик, мин чит илгә киткәнче үк француз телен белә идем, Бельгиядә фламанд телен үзләштердем. Чөнки анда дәүләт телләре булып фламанд һәм француз телләре санала. Соңгысын алфавиттан башлап өйрәнергә туры килде. Ләкин бу телләрне 100 процент үзләштердем дип әйтеп булмый, шуңа күрә биредә журналистика һөнәреннән баш тартырга туры килде. Чит илдә финансист белгечлегенә укыдым.

 

 Бельгиядә татарлар күпме,  ничек күрешәсез, аралашасыз?

 

 Европада яшәүче татарларны табарга журналист булуым ярдәм итте кебек. Биредә төпләнеп яши башлауга, тәүге эшләремнең берсе итеп татарларны эзли башладым. Интернет аша исеме татарга охшаганрак кеше тапсам, хат яза идем. Күп һәм озак чүпләп утырдым. Беренче очрашуыбыз чәй темасына багышлаган иде. Әлеге очрашуга килгән кешеләр икенче юлы үзләренең таныш-белешләрен алып килделәр. Шунысы үзенчәлекле, Бельгиядә яшәүче татарлар башлыча Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан якларыннан килеп урнашкан кешеләр. Аларның күбесенең Татарстанда булганнары юк. 10 еллык эшчәнлегебез барышында, безнең тәкъдим буенча, шуларның дистәләгәне Казанга – тарихи Ватанга кайтып килде. Хәзер дә алар хаҗ кылырга барган кебек, Казанны күрергә бара. Аларга карыйм да, чит илдәге татар оешмасын менә шушының өчен генә булса да төзергә кирәк, дигән фикергә киләм.

Иң кызыгы шул: безнең оешмага татарлар гына түгел, җирле халык та йөри, күпләре безнең эшчәнлекне даими рәвештә күзәтеп бара. Бер мисал китерәм. Гаиләм белән Брюссель янындагы бер авылда яшәгәнлектән, якшәмбе көнне галуш киеп, чәчләремне яулык астына яшереп бакчада казынып йөри идем, ишек янында бер олы яшьтәге абзыйның басып торуын шәйләп алдым. Бу абый матур гына итеп исәнләште дә миннән Россия байрагын сорады. «Нигә кирәк ул?» – дип төпченеп тормадым, өйдә булган байракны алып чыгып бирдем. Байракны күрүгә, теге абыйның күзләре яшьләнде, миңа кат-кат рәхмәт әйтергә тотынды. Бактың исә бу абыйның Россиягә хөрмәте зур икән. Яраткан илен үз күзләре белән күрү өчен бер җәйдә Кырымга да барган. Әмма ул баруында әләм алып кайта алмаган. Бу хакта әйтте дә, кулын күкрәк турына куеп: «Үтенәм сездән, сатыгыз бу байракны», – дип күзләремә текәлде. «Байрак үземдә дә берәү генә бит. Сата алмыйм. Ләкин сез борчылмагыз, Брюссельдәге урыс кибетеннән алып  кайтып бирермен», – дип тынычландырдым. Сишәмбе көнне янә очраштык бу абый белән. Вәгъдә ителгән байракны һәм Татарстан турында инглиз телендә язылган китап та бүләк иттем. Әйтергә кирәк, мондый көтелмәгән очрашу-танышулар еш була. Бельгиядәге Россия вәкиллегенең сайтында минем исемем һәм адресым бар, журналист буларак, анда аккредитация узганмын. Күпләр шуннан күреп тә минем белән элемтәгә чыга. Эшчәнлегебезне Брюссельдәге Россиянең фән һәм мәгариф үзәге бинасында алып барабыз. Моның өчен Россия Хөкүмәтенә дә, Бельгия җитәкчелегенә дә рәхмәттән башка сүз юк.

 

 Бельгиядә күпме татар яши? Якын—тирә илләрдә яшәүче татарлар белән дә элемтәгез бармы?

 

Безнең электрон рассылкада 150 адрес бара. Бер гаиләдә өч кеше яши дип исәпләсәк тә, бездә 450, гомумиләштереп әйтсәк, 500ләп кеше бар дип әйтергә була. Әлбәттә, аларның 500е дә ай саен уздырылучы чараларда катнаша алмый. Аннан соң безгә татарлар гына түгел, алда әйткәнемчә, Бельгия һәм башка ил кешеләре дә килә. Безнең максат – кеше санын арттыру түгел, ә читтә яшәгән милләттәшләребезгә үз телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга ярдәм итү, киләчәк буыннарга рухи җәүһәрләребезне җиткерү, шул ук вакытта, Европа халкын да татар милләте, аның гореф-гадәтләре белән таныштыру.

Җәмгыятьнең рәисе мин саналсам да, аның төп тоткасы – минем зур кызым Регинам. Үзем Россия хәбәрчесе булып эшләгән елларда ук: «Укып кына чык та, кире дусларың янына кайтып китәрсең», – дип, мин Регинаны Бельгиягә чакырган идем. Ни генә дисәң дә, үсмернең студент еллары әнкә күзе астында үтсә, әйбәтрәк бит инде. Рәхмәт Регинага, минем янга күченеп килде. Монда укып диплом алды, тормышка чыкты. Алар хәзер бездән ерак түгел җирдә үз йортлары белән яшиләр, Әйшә исемле бер матур кыз үстерәләр.

Регина миңа караганда да татар җанлырак. Милли ашларны да бик оста пешерә, җыр-биюгә дә сәләтле, урыс мәктәбендә укыса да, әдәби теле дә матур. Мин җәмгыятьнең кулы-аягы булсам, аның баш мие – Регина. Милли җанлы булганы,  миңа һәрдаим ярдәм итеп торганы өчен мин кызыма бик рәхмәтлемен.

Оешмабыз төзелгән елны ук Сабантуй уздырдык, хәзер ул даими бәйрәмгә әйләнде. Анда күрше илләрдән дә татарлар катнаша. Бельгия – ул бит Европаның уртасы, монда Еврокомиссияләр, Европарламент, НАТО урнашкан. Безнең чараларга да 4–5 илдән җайлы гына килеп була. Башта Сабантуйларны үзебездә төпләндердек, ә 2018 һәм 2019 нчы  елларда  Испаниядә булдырдык. Анда татарлар оешмасы юк, ләкин бездән бер төркем кеше Урта дингез буенда июль–август айларында балалар лагере оештыра. Ышанычлы команда булгач, Сабантуй кебек зур проектларны да башларга куркыныч түгел.

 

 Ана телен балага, оныкка тапшыру тәҗрибәсе белән уртаклашсагыз иде. Чит туфракта ничек татар телен онытмаска?

 

Кызганыч, тел көндәлектә кулланылмый икән, онытыла. Безнең балалар татар телен белә дип мактанып булмый шул. Татар теле даирәсен булдыру, туган телне кулланышка кертү өчен җәйге лагерь оештырдык. Балаларны туплап, Урта диңгез буена алып китәбез. Алар анда 1–2 ай тора, инде тулы җөмләләр белән сөйләшә башлый, әмма ел дәвамында тагын оныталар. Икенче елны кабат шул ук балалар белән шул ук дәресләрне башлыйбыз.

Балаларыбызны Татарстанның берничә лагерена җибәреп карадык. Ләкин алар аннан татарчага түгел, урысчага өйрәнеп кайтты. Чит туфракта татар телен оныттырмас өчен нинди алым-мөмкинлекләр бар – барысын да файдаланырга тырышабыз. Әмма бөтен ниятләребез дә барып чыкмый. Әйтик, безгә татар телендәге мультфильмнар җитми. «Дисней»ның мультфильмы 20 минут бара һәм баланың игътибарын шунда ук җәлеп итә. Ахырдан язулары да кыска һәм җыйнак. Татар мультфильмнарын төшерүчеләргә игътибарны тоту ягын да, ахырдан бирелә торган язуларны җыйнаклау ягыннан да эшлисе дә эшлисе. Балалар өчен картина төшерергә алынгансың икән инде хөкүмәткә хисап бирү стилен онытырга кирәк. Бүгенгә кадәр мин 1–2 яшьлек балага туры килә торган татарча мультфильм тапмадым. Китаплар белән дә шул ук хәл. Балалар бакчасы яшендәге балага туры килә торган әдәбият барлыгына шикләнә дә башладым хәтта. Китаплар бик авыр телдә язылган. Ул китаплар чит илдә болай да йотылу алдында торган балаларга гомумән туры килми. Рәсемнәре дә бала өчен кызыклы түгел. Дөрес, китаплар күп чыгарыла, әмма куллана ала торганнары бик аз. Минем Татарстанда икәнлекне белгәч, бер әни ике битлек татарча китаплар исемлеген төзеп җибәргән. Исемлекне барлап чыгам, әмма текстлар авыр, рәсемнәре ямьcез булса, ул сораган басмаларны алмыйм. Татарстан китап нәшрияты бу мәсьәләгә игътибар итсен, балалар әдәбиятын фәнни эшкә әйләндермәсеннәр иде.

 

Татар балалары өчен җәйге лагерь оештырдык, дисез. Мондый эшнең эчке кухнясы, авыр яклары турында да әйтеп китегез әле. Әлеге лагерь алга таба да эшләячәкме?

 

 Испаниядә татар лагере төзү минем идеям булса да, ул гаиләмнең тырышлыгы белән гамәлгә ашырыла. Бу эштә миңа ирем Жан, кызым Регина һәм аның гаиләсе, кече кызым да бик ярдәм итә. Алмания татары Флүзә Ишметьеваның ярдәме дә бик зур.  «Tatar camp for kids in Spain» – коммерция проекты түгел. Ул өй форматында эшләүче лагерь. Бездә  Европаның һәм дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче  татар балалары ял итә һәм диңгез буенда сәламәтлеген ныгыта. Соңгы ике елда, Бельгия, Алмания, Англия һәм  Франциядән килгән татар балалары белән беррәттән, Татарстан укучылары да ял итә. Бөтендөнья татар конгрессы, әлеге проектны хуплап, безгә әйдаманнар, татарча китаплар, дәреслекләр һәм башка кулланма әсбаплар  җибәрде. Һәр елны без балалар белән берлектә татарча фильм төшерәбез. Менә монысы безнең өчен аеруча зур горурлык, чөнки балалар фильмда бик теләп төшә, кыска вакыт арасында дуслашып бетә. Кайберләрендә чын мәгънәсендә артистлык сәләтләре ачыла.

Испаниядә татар лагере юктан гына барлыкка килмәде. Ул туган телне саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан булдырылды. Беркемгә дә сер түгел,  Европада яшәүче татар гаиләләрендә тәрбияләнгән балалар башлыча Европа телләрендә аралаша.   Европа телләрендә сөйләшәләр дип кенә  аларга кул селтәп булмый. Ничек тә туган телне өйрәнергә кирәклеген балачактан ук күңелләренә сеңдерергә кирәк. Испаниядәге татар лагере әнә шул максатны күз уңында тота. Лагерьга Татарстан балаларының ял итәргә һәм сәламәтлеген ныгытырга килүе дә тик файдага гына. Алар Европада яшәүче балаларны татар теле нечкәлекләренә өйрәтә. Ә мондагы балалар исә, киресенчә, аларга инглиз телен камилләштерергә ярдәм итә.

Ни генә дисәң дә, бүгенге интернет заманында өлкәннәргә дә, балаларга да якыннан аралашу җитми. Балаларны кәрәзле телефоннардан, планшетлардан, гаджетлардан аерып алу өчен әнә шундый лагерьлар, башка төрле профильле берләшмәләр һәм аларның дәвамлы булуы кирәк.

 

Татарстанда еш буласызмы?

 

 Бик еш булам. Иремнән сорасагыз, ул минем хакта, гел Казанга йөреп тора, дип әйтер иде. Узган елның октябрендә кайткан идем, быел рамазан аен биредә үткәрдем. Ватандашларым белән бергә ураза тоттым, тәравих намазларына йөрдем.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова, 

www.vatantat.ru

Хәбәрләр

Милләтләр дуслыгы – иң зур байлык ул

Сентябрьнең 12ндә Самар төбәгендә гомер итүче төрле милләт халыклары өчен бик зур вакыйга булды. Шәһәребезнең “Волгарь” бистәсендә “Халыклар дуслыгы паркы” милли-мәдәни комплекс ачылды.

Рәсүлебезнең беренче көрәше

Шәех рәхмәтуллаһи галәйһи әйтте: “Заман әүвәлдә Мәккә егетләрендә бер мәйданга җыелышып, көрәшү гадәте бар иде. Шул тарика көннәрдән беркөнне җыелып көрәшкәннәрендә Әбү Җәһел батырга калды. Анарга каршы чыгучы булмады. Бәс, Әбү Җәһел, егетләнеп, миңа кем чыга, дип нәгърә (каты тавыш) орды. Рәсүл галәйһиссәлам, мин көрәшәм, дип, сикереп торды. Ул торганны күргәч, Әбү Талиб урыныннан торып, әйтте: “Әй, кардәшем, кем белән көрәшәсеңне аңлыйсыңмы”.

«Бердәмлек» газетасы: Гали авылы мәктәбендә укучылар саны кимеми, укытучылар җитәрлек

«Яктылык» татар мәктәбендә укырга теләүче балаларны ничек сыйдырып бетерик икән, дип баш ваталар, дип яза Эльмира Сәйфуллина. Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның татар мәктәпләренең торышы, борчулары һәм шатлык-сөенечләре турында мәкалә чыкты.

В Самарской области в 7-й раз отметят День дружбы народов

День дружбы народов отмечается в нашем регионе 12 сентября. Он был учрежден Законом Самарской области от 10 ноября 2014 года № 104-ГД «О памятных датах Самарской области» как «День народов и национальных культур Самарского края». 11 октября 2017 года Законом Самарской области этому празднику было официально присвоено название «День дружбы народов».

1 из 220