This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Үтенечебезне ишеттеләр...
 
Ислам динен тотканда, аның хөкемнәрен башкарганда без иң элек
Аллаһының ризалыгын алу һәм саваплы булу өчен тырышабыз.
Мәчәләй авылында без гади мөселманнар булсак та , арабызда шактый
ихлас, намаз әһелләре, дин исламны укып яшәүче кешеләр юк түгел.
 
Кызганыч ки бу фани дөньяда иман юлын кире каккан кешеләр,
шәригать кушканча яшәмәүчеләр дә бар. Иман, воҗдан, намус кебек
төшенчәләр фәкать китапларда гына калды бугай.
Бүгенгесе көндә пенсионерлар, яшь гаиләләр, инвалидлар һаман бик авыр
хәлдә яши. Аллаһының рәхмәте белән, бәлки киләчәктә гаделлек җиңәр,
иншалла! Аллаһы Тәгалә безгә бүгенгесе көнне бик ачулы булды,
корылык сәбәпле игенләргә вә хайваннарга зарар китерде.
 
Мәчәләй халкы бу эшне аңладылар һәм өч көн “Салпан” тавына менеп
Истиска намазын кыйлдылар.
Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорап, дога кыйлу өчен укыла торган ике
рәкагат нәфел намазлары укыдык.
Барча дүрт мәчет мөселманнары , җәяү кырга чыгып, кыйблага каршы
торып гыйбәдәт кылдылар.
 
Безнең яраткан Коръән-хафизыбыз –Наил хәзрәт Биктаев, бик күп
иттереп вәгазләр укыды.
Имам Галиулла Мамышев җыелган кешеләргә , вәгазләр сөйләде,
гөнаһларга тәүбә вә истикфар кыйлдык, арабызда дошман булышкан
кешеләргә бер-берсен илә бәхилләшергә кушылды. Һәркем ялгыз-ялгыз
икешәр рәкәгат намаз укыдылар.
 
Бу эштә актив катнаштылар безнең авылның “Восток” эшчеләре.
Аның җитәкчесе Ренат Искәндәров сарык суйдырып, аны пешереп тәмле-
тәмле ризыклар белән сыйладылар.
 
Бу эштә читтә калмады безнең эшкуар Рамил Иваев та, тәмле ризыклар
кибеттән алып китерде. Бик зур рәхмәтләр әйтелде, дога кыйлынды һәм
эшләрендә яңа уңышларга ирешергә Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иде
үзләренә.
 
Истиска намазыннан соң, дога кылдык.
“ Я Рабби,
әгәр дә гонаһларымыз күплеге сәбәпле үземезгә рәхмәт кыйлмасаң,
гонаһсыз сабыйларыбызга вә хайваннарыңа рәхмәт кыйлсаң иде.
Аллаһыга шөкер.
Бер атна инде яңгырлар ява.
Кырлар хәл алалар.
Аллаһының биргәннәренә шөкер итеп.
Ислам дине гыйлемен туплап, милләтебез алдында торган сынауларны
исән-имин үтеп фәкат Аллаһының коллары гына булып яшәргә язсын
иде.
 
Шамил Мамышев. Иске Мәчәләй авылы. Похвистнево районы.

Хәбәрләр

«Ватанны сөю – Иманнандыр»

«Бер көн вә бер төн чик буенда сакта тору көндезләрен Ураза тотып, төннәрен гыйбадәт кылып үткәрелгән бер айдан хәерлерәктер» Һәр милләтнең иң изге байлыгы – азатлыгы һәм хөрриятедер. Дөньяда кешечә яшәвебез азатлык, хөррият булуына бәйле. Сугыш – кешеләр өчен һич кенә дә тансык булмаган, ләкин халыклар тормышыннан юкка чыгару мөмкин түгел бер вакыйгадыр.

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре тапшырылды

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышына нәтиҗә ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашучыларга рәхмәт белдерде. “Пленар утырышта чыгыш ясаучыларның докладларында бик төпле фикерләр әйтелде. Бүгенге көндә мәркәзебез Казанда җыелып, уртага салып, татар милләте өчен алга бару юлларын эзләү, фикерләр белән уртаклашу бик мөһим. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сезгә рәхмәтемне җиткерәм.

Наше единство помогает успешно решать задачи развития региона

Ранним утром 13 мая мусульмане Самарской области и всего мира устремились в мечети для совершения праздничной молитвы. В течение светлого времени суток верующие не принимали ни пищу, ни воду, остерегались от зла, греха и старались, очистив свои души и сердца, выполнять веления Аллаха, отказаться от дурных мыслей и поступков, делать только добро, совершать самые благие дела, за которые нам обещано великое вознаграждение от Всевышнего.

«Гадел булыйк, башкаларны рәнҗетмик»

Яңа Фәйзулла авылында яшәгән Хәмзә абый Ибәтуллинны еш исемә төшерәм мин. 60 яшен тутырып, пенсиягә чыккач, ул мәсҗид ишеген атлап керә. Хәмзә абый, минем әтием Хариска - мәсҗид әһеленә, мөрәҗәгать итеп: «Харис бабай, бернәрсә дә белмим бит. Мәсҗидкә йөрүем бушка булмасмы соң?” – дип сорый. “Юк, буш булмый, йөрисең”. “Аяк киемен генә туздыру булмасмы?” – дип тагын сорау бирә Хәмзә абый. “Юк, йөрисең”, - ди аңа әтием.

1 из 215