This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Урыс императорларын Ислам белән таныштырган беренче кеше
 
XVIII гасыр башына Рәсәй империясе Исламга аеруча да кызыксыну
белдерә башлый. Моңа Петр Iнең мөселман илләре белән сәүдә
элемтәләрен җайларга теләве дә, Ислам динен тотучы гражданнарны   
аңларга тырышуы да, шулай ук Рәсәйнең Госманлы империясе һәм
Иран белән сугышлар барлыкка килүгә китергән көньяк чикләрендәге
геополитик активлыгы да йогынты ясый.
 
Югары катлам кешеләрен Ислам дине белән таныштыруда Рәсәйнең
һәм Молдавиянең танылган галиме, Петр I заманында дәүләт
эшлеклесе һәм дипломат Дмитрий Константин угылы Кантимер (1673-
1723) зур роль уйный.
 
Ул Молдавиянең хөкүмәт җитәкчесе Константин Кантимер угылы, ә
аның бабасы – татар морзасы Кантимер, Нугай Урдасына нигез
салучы Алтын Урда башлыгы Идегәй нәселеннән була.
Константин Кантимер идарә иткән елларда Молдавия Госманлы
империясенә вассал рәвештә, ягъни икътисадый һәм сәяси яктан
бәйле иде. Ул вакытлардагы традицияләр буенча, 15 яшьлек
Дмитрийны Стамбулга тоткын итеп җибәрәләр. 1693 елда ул кыска
вакытка Молдавия җитәкчесе булып ала, әмма озакламый
вазифасыннан алына һәм яңадан Стамбулга җибәрелә.
 
Госманлы башкаласында булган вакытта Дмитрий төрек, гарәп һәм
фарсы телләрен өйрәнә. Ул үз заманының бик укымышлы кешесе
була. Санап үтелгән көнчыгыш телләреннән тыш, ул молдав, латин,
урыс, грек, итальян һәм француз телләрен дә белгән. Үз вакытында
хәтта Петербургтагы Фәннәр Академиясе президенты вазифасына
кандидат буларак та каралган.
 
Госманлы империясе белән Рәсәй арасында барган сугыш вакытында,
1710 елда, Дмитрий Кантимер Молдавия господаре (Молдавия
җитәкчесе титулы) була. Әмма үз илен госманлылырга бәйлелектән
азат итәргә теләп, Петр I белән союз төзи һәм урыслар ягына күчә.
Моннан соң ул Петербургта, Мәскәүдә һәм Дмитровкадагы утарында
(хәзерге Орловка өлкәсе) яши һәм эшли.
 
1719 елда Дмитрий Кантимер тарафыннан «Книга Систима, или
Состояние мухаммеданския религии», шулай ук «Система турецкого
вероисповедания» исеме белән танылган китап языла. Аның нигезенә
Кантимер «Коран» китабының латин текстын куллана.
1722 елда китап Иван Ильин тарафыннан латин теленнән урыс теленә
тәрҗемә ителә.
1722 елның 18 июлендә Петр I дини эшләр белән идарә итә торган төп
орган – Синодка аны кичектермичә басмага куярга һәм Каспийдагы
армиягә җибәрергә куша.
1722 елда, декабрьнең 22ндә китап нәшер ителә. Бу императорның
түземсезлек белән китапның басылуын көткәнен күрсәтә. Әлеге китап
- Ислам турындагы бар мәгълүматны үз эченә алган урыс телендәге
беренче хезмәт.
Дмитрий Кантимер аны көнбатыш Аурупа һәм урыс чыганакларына
гына түгел, ә мөселман чыганакларына һәм шәхси күзәтүләренә дә
таянып яза. Кантимер үзенең китабында Исламны гомуми
үзенчәлекләрдә аңлата, әмма күп вакыт Стамбулда яшәгәнгә күрә,
төрекләр арасында таралган Исламның үзенчәлекләренә зур игътибар
бирә.
 
Мәсәлән, Дмитрий Кантимер Изге Коръән Китабы турында
түбәндәгеләрне яза:
«Куран сложен есть на Арапском языке, изряднейшим штилем, и по
болшеи части рифмическим, речию Арапскою, так глубокою, что не
токмо подражать того, всячески несть мощно, но и ко истолкованию
зело труден есть, паче же рещи, весма не объятен. Аще сам Муфти,
или кто от ученнеиших Турков, и в Арапском языке искуснеишии,
вопрошен бы был, может ли хотя един каковыи стих, или Сентенцию
Курана, по словам и по разуму купно, и совершенно разумети? по
правде ответствуют, что никакоже разумеют, но отсылают к
древнеишым Курана толкователем, и в них слова, или Сентенции, о
которых сумнение есть, искать повелевают».
 
Рәсәйнең югары җәмәгатьчелеге китапны төрлечә кабул итә.
Кайберәүләр, автор Ислам турында артык яхшы фикер белдерә, дип
саный. Гәрчә Кантимер христиан динендә була һәм Исламга христиан
дине күзлегеннән карап язган була. Әмма үзенең күп әйберләргә аек
акыллы карашы белән бу хезмәт шул чорның башка христиан
хезмәтләреннән аерылып тора. Биредә Кантимер үзен Ислам белгече,
шул исәптән Коръән, суфичылык, гарәп, фарсы, госманлы телләре
белгече буларак күрсәтә алган.
 
Һичшиксез, Кантимерның китабы үз вакыты өчен алга киткән хезмәт
була. Көнбатыш Аурупада «Книги Систима» кебек хезмәт 150 ел үткәч
кенә языла. Ул И. Гольдциерның немец телендә язылган
«Магометанские исследования» (1889–1890) китабы була.
 
Мөхсин НУРУЛЛА.
(“Шура” журналы)

Хәбәрләр

«Ватанны сөю – Иманнандыр»

«Бер көн вә бер төн чик буенда сакта тору көндезләрен Ураза тотып, төннәрен гыйбадәт кылып үткәрелгән бер айдан хәерлерәктер» Һәр милләтнең иң изге байлыгы – азатлыгы һәм хөрриятедер. Дөньяда кешечә яшәвебез азатлык, хөррият булуына бәйле. Сугыш – кешеләр өчен һич кенә дә тансык булмаган, ләкин халыклар тормышыннан юкка чыгару мөмкин түгел бер вакыйгадыр.

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре тапшырылды

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышына нәтиҗә ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашучыларга рәхмәт белдерде. “Пленар утырышта чыгыш ясаучыларның докладларында бик төпле фикерләр әйтелде. Бүгенге көндә мәркәзебез Казанда җыелып, уртага салып, татар милләте өчен алга бару юлларын эзләү, фикерләр белән уртаклашу бик мөһим. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сезгә рәхмәтемне җиткерәм.

Наше единство помогает успешно решать задачи развития региона

Ранним утром 13 мая мусульмане Самарской области и всего мира устремились в мечети для совершения праздничной молитвы. В течение светлого времени суток верующие не принимали ни пищу, ни воду, остерегались от зла, греха и старались, очистив свои души и сердца, выполнять веления Аллаха, отказаться от дурных мыслей и поступков, делать только добро, совершать самые благие дела, за которые нам обещано великое вознаграждение от Всевышнего.

«Гадел булыйк, башкаларны рәнҗетмик»

Яңа Фәйзулла авылында яшәгән Хәмзә абый Ибәтуллинны еш исемә төшерәм мин. 60 яшен тутырып, пенсиягә чыккач, ул мәсҗид ишеген атлап керә. Хәмзә абый, минем әтием Хариска - мәсҗид әһеленә, мөрәҗәгать итеп: «Харис бабай, бернәрсә дә белмим бит. Мәсҗидкә йөрүем бушка булмасмы соң?” – дип сорый. “Юк, буш булмый, йөрисең”. “Аяк киемен генә туздыру булмасмы?” – дип тагын сорау бирә Хәмзә абый. “Юк, йөрисең”, - ди аңа әтием.

1 из 215