This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

«Ватанны сөю – Иманнандыр».


«Бер көн вә бер төн чик буенда сакта тору көндезләрен Ураза
тотып, төннәрен гыйбадәт кылып үткәрелгән бер айдан
хәерлерәктер»
Һәр милләтнең иң изге байлыгы – азатлыгы һәм хөрриятедер.
Дөньяда кешечә яшәвебез азатлык, хөррият булуына бәйле. Сугыш –
кешеләр өчен һич кенә дә тансык булмаган, ләкин халыклар
тормышыннан юкка чыгару мөмкин түгел бер вакыйгадыр. Сугышка
әзерлексез, кирәк чагында йорты-иле, азатлык вә хөррияте өчен
матди-мәгънәви бөтен барлыгын бирмәгән милләтләр тарих
сәхнәсеннән югалалар яисә әсир буларак яшәргә мәҗбүр булалар. Бу
җәһәттән азатлык һәм хөрриятебезне саклау өчен һәр караштан көчле
дошман явына каршы торырга һәрвакыт әзер булырга мәҗбүрбез.


Нәкъ халык дастанында әйткәнчә:
“Байракларны байрак иткән – өстендәге кандыр,
Туфрагы өчен үлсәм дә, лаек Ватандыр”.
Әйе, бу мәсьәләдә Бөек Раббыбыз “Әнфәл” сүрәсенең 60нчы аятендә:
“Аларга каршы, көчегездән килгәнчә, куәт туплагыз, җиһад өчен яхшы
атлар әзерләгез, шулай итеп, Аллаһының дошманнарын, үзегезнең
дошманнарыгызны вә үзегез белмәгән, әмма Аллаһыга мәгълүм
дошманнарыгызны куркытыгыз. Аллаһы юлында сарыф иткәннәрегез
кимчелексез үзегезгә кайтыр, сез гаделсезлеккә дучар булмассыз”, -
дип әмер итте.
Бу аять җәлиләдәге “куәт” төшенчәсе сугышта дошманнан өстенлек
тәэмин итүгә яраган һәртөрле корал һәм техниканы эченә ала.

Пушка, мылтык, танк, самолет, юллар, гаскәр, ашамлык-эчемлек,
гыйлем, фән, сәнгать, мәдәният, икътисад, кеше көче... Менә
шуларның барчасы “куәт” төшенчәсенә бәйледер. Җир йөзендә
шәрәфле бер милләт буларак калуыбыз өчен, боларны тулысынча
һәм җәһәт шәкелдә әзерләү зарури. Дин буенча да бу мәсьәләдә
бөтен көчне куллану мотлак. Чөнки Раббыбызның әмере вә сөекле
Пәйгамбәребез с.г.в.нең үгетләре моны таләп итәдер.
Аллаһы илчесе беркөн минбәрдән бу аять җәлиләне укыганнан соң өч
мәртәбә:
“Яхшы белегез ки, куәт – ату димәктер”, - дип боера.
Игътибар итсәгез, Пәйгамбәр с.г.в. “куәт – ату”, - дип бәян иткән, ләкин
ни атылачагын ачыкламаган. Чөнки атылачак нәрсә заманга, урынга
һәм гасырга күрә үзгәрүчәндер. Иң башта кул белән таш яисә җәядән
ук атудан гыйбарәт булган сугыш кораллары вә чаралары бүгенге
көндә материклар арасында ракеталар һәм снарядлар ату
дәрәҗәсенә җитте.
Һәрнәрсәнең гыйльми вә гамәли мәктәбе булган кебек, сугыш һәм ил
саклауның да үз гыйлеме вә сәнгате бар. Бу гыйлемне өйрәтү урыны -
гаскәр сафларыдыр. Динебезне, йортыбызны, азатлыгыбызны саклау
хакына, хәрби хезмәткә чакырылганда, каһарман гаскәребезнең
сафларына сөенеч белән кушылсак иде.
Хәрби дәрәҗә вә хезмәт иткән җир кайда гына булса да, гаскәрилек –
иң мөкатдәс вазыйфабыздыр. Бөек Раббыбыз бу бурычны безнең
милләтләребезгә йөкләтмештер. Шуңа күрә тарихыбыз башка
милләтләргә насыйп булмаган җиңүләр белән тулыдыр. Чөнки
гаскәрдә хезмәт итүчеләребез, олысы-кечесе, яше-карты, зәгыйфь-
куәтлесе, ире-хатыны белән бөтен милләтләребезнең рәхәт йокысы
өчен үз йокысын фида кыла.
 
Ватан, милләт, азатлык, намус, дин хакына кирәккәндә сөенеч һәм
горурлык белән канын агызыр, җанын бирер. Милләтләребезнең
тынычлыгы өчен үз гомерен төрле куркынычлар астына куяр.
Әнә шундый каһарманнар өчен Аллаһы Рәсүле боерды ки:
“Ул шундый бәхетле колдыр ки, Аллаһы юлында вә милләт хакына,
атының тезгененә сарылып, дошманга каршы башыннан аягына кадәр
тузанга баткан бер хәлдә сугышыр, хезмәт итәр. Беренчесе булса да,
соңгысы булса да, вазыйфасын тугры үтәр, арысландай гайрәт итәр”.
Икенче бер мөбарәк хәдистә исә болай диелә:
“Бер көн вә бер төн чик буенда сакта тору көндезләрен Ураза тотып,
төннәрен гыйбадәт кылып үткәрелгән бер айдан хәерлерәктер. Чик
буенда сакта торган егет хәрби вазыйфасын башкару өстендә үлсә,
ният иткән эшенең савабы вә ризыгы кыямәткә кадәр артыр вә дәвам
итәр. Кабер газапларыннан да азат ителер”.
 
Мөхәммәт ГАЛЛӘМ.

Хәбәрләр

Олуг шәхесебезне сагынып

Исмәгыйл угылы Илгиз Кәлүчне туган көнендә аеруча юксынабыз. Аллаhыга шөкер, Илгиз әфәндене исән чагында Дәүләтебез хезмәтен бәяләде. Күкрәген орден, медалләр бизәде.

Урыс императорларын Ислам белән таныштырган беренче кеше

XVIII гасыр башына Рәсәй империясе Исламга аеруча да кызыксыну белдерә башлый. Моңа Петр Iнең мөселман илләре белән сәүдә элемтәләрен җайларга теләве дә, Ислам динен тотучы гражданнарны аңларга тырышуы да, шулай ук Рәсәйнең Госманлы империясе һәм Иран белән сугышлар барлыкка килүгә китергән көньяк чикләрендәге геополитик активлыгы да йогынты ясый.

«Ватанны сөю – Иманнандыр»

«Бер көн вә бер төн чик буенда сакта тору көндезләрен Ураза тотып, төннәрен гыйбадәт кылып үткәрелгән бер айдан хәерлерәктер» Һәр милләтнең иң изге байлыгы – азатлыгы һәм хөрриятедер. Дөньяда кешечә яшәвебез азатлык, хөррият булуына бәйле. Сугыш – кешеләр өчен һич кенә дә тансык булмаган, ләкин халыклар тормышыннан юкка чыгару мөмкин түгел бер вакыйгадыр.

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре тапшырылды

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышына нәтиҗә ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашучыларга рәхмәт белдерде. “Пленар утырышта чыгыш ясаучыларның докладларында бик төпле фикерләр әйтелде. Бүгенге көндә мәркәзебез Казанда җыелып, уртага салып, татар милләте өчен алга бару юлларын эзләү, фикерләр белән уртаклашу бик мөһим. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сезгә рәхмәтемне җиткерәм.

2 из 217