This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
«Гадел булыйк, башкаларны рәнҗетмик»
 
Яңа Фәйзулла авылында яшәгән Хәмзә абый Ибәтуллинны еш исемә төшерәм
мин. 60 яшен тутырып, пенсиягә чыккач, ул мәсҗид ишеген атлап керә.
Хәмзә абый, минем әтием Хариска - мәсҗид әһеленә, мөрәҗәгать итеп:
«Харис бабай, бернәрсә дә белмим бит.
Мәсҗидкә йөрүем бушка булмасмы соң?” – дип сорый.
“Юк, буш булмый, йөрисең”.
“Аяк киемен генә туздыру булмасмы?” – дип тагын сорау бирә Хәмзә абый.
“Юк, йөрисең”, - ди аңа әтием.
Хәмзә абыйның мәсҗидкә йөрүе бушка булдымы соң!
Ул шулхәтле барысына да өйрәнеп китте ки, хәтта аннары 13 ел имам булып хезмәт
итте.
Була бит шундый кешеләр – бер тиен тормыйлар, ә үзләрен әллә кемгә куеп
йөриләр.
Шундыйларны гаепләгәннәргә Хәмзә абый сабыр гына:
“Ярар инде, яшьлектә күбебез кыланчык булдык. Берсен дә тикшермик. Анда баргач,
тикшерерләр”, - дия иде.
Хәмзә абыйның акыллы сүзләрен сагынып искә алам.
Аның хәләл җефете Минемәрьям дә бик уңган, чиста, лаеклы хатын иде.
Сыер савучы булып эшләде. Хәмзә абый үзе комбайнчы булды.
Икесе дә ачык йөзле, ярдәмчел.
Аларны бөтен авыл халкы бик хөрмәт итте. Һәрвакыт дини мәҗлесләр уздырып
яшәделәр.
Кешенең күңелен күрик, туганнар.
Хәмзә абый кебек, гадел булыйк.
Башкаларны рәнҗетмик.
Үзебезне әллә кемгә куеп яшәмик.
Мөселман мөселманны хөрмәт итеп яшәр, ди изге Китабыбыз!
 
Нурислам МИНГАЛИЕВ.

Хәбәрләр

В Самарской области в 7-й раз отметят День дружбы народов

День дружбы народов отмечается в нашем регионе 12 сентября. Он был учрежден Законом Самарской области от 10 ноября 2014 года № 104-ГД «О памятных датах Самарской области» как «День народов и национальных культур Самарского края». 11 октября 2017 года Законом Самарской области этому празднику было официально присвоено название «День дружбы народов».

Тәртипле балалар гына белемле була

Самарның “Яктылык” мәктәбе елдан-ел уңышлары белән шатландыра. Быел мәктәпне 33 бала тәмамлаган, шуның тугызы алтын медальгә лаек булган. Укучыларның барысы да диярлек, бердәм дәүләт имтиханнарыннан яхшы баллар җыеп, югары уку йортларына бюджет урыннарына керделәр.

«Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналы җиңүчеләре билгеле булды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Татар кызы» бәйгесенең ярымфинал этабында җиңүчеләре билгеле булды. Финалга чыгучыларны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров бүләкләде, дип яза конгрессның матбугат хезмәте.

«Ил төкерсә – күл була»

Безнең Үзәк мәсҗидебезнең карты - 85 яшьлек Мөхәммәтрасих Абушманов - бик актив шәхес. Ул флотта подводник-водолаз булып хезмәт иткән. Мөхәммәтрасих бабай: ”Адәм баласын яшәтүче, аңарда ышаныч тудыручы, бүгенгесен, иртәгәсен искә төшереп, һәр кылган гамәлен-эшен ихласлыкка илтүче - Иман.

1 из 219