This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Бәхетле булыгыз!                                                              
 

                                                                                       
Кадерле вә хермәтле Ватандашларыбыз!
Ай буена Ураза тоту бәхетенә ирешкәннәргә

Рамазан бәйрәме аеруча олуг бәйрәм!

Без сафландык. Пакландык. Туганлык хисләребезне ныгыттык.
Барчагызны да динебез Исламның Зур тантанасы белэн котлыйм.
Ишекләрегезне кайгы җиле какмасын.
Барчагызга да Иман байлыгы телим.

Сайт мехәррире Наилә Сабирҗанова.

Хәбәрләр

Тәртипле балалар гына белемле була

Самарның “Яктылык” мәктәбе елдан-ел уңышлары белән шатландыра. Быел мәктәпне 33 бала тәмамлаган, шуның тугызы алтын медальгә лаек булган. Укучыларның барысы да диярлек, бердәм дәүләт имтиханнарыннан яхшы баллар җыеп, югары уку йортларына бюджет урыннарына керделәр.

«Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналы җиңүчеләре билгеле булды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Татар кызы» бәйгесенең ярымфинал этабында җиңүчеләре билгеле булды. Финалга чыгучыларны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров бүләкләде, дип яза конгрессның матбугат хезмәте.

«Ил төкерсә – күл була»

Безнең Үзәк мәсҗидебезнең карты - 85 яшьлек Мөхәммәтрасих Абушманов - бик актив шәхес. Ул флотта подводник-водолаз булып хезмәт иткән. Мөхәммәтрасих бабай: ”Адәм баласын яшәтүче, аңарда ышаныч тудыручы, бүгенгесен, иртәгәсен искә төшереп, һәр кылган гамәлен-эшен ихласлыкка илтүче - Иман.

«Ватанны сөю – Иманнандыр»

«Бер көн вә бер төн чик буенда сакта тору көндезләрен Ураза тотып, төннәрен гыйбадәт кылып үткәрелгән бер айдан хәерлерәктер». Һәр милләтнең иң изге байлыгы – азатлыгы һәм хөрриятедер. Дөньяда кешечә яшәвебез азатлык, хөррият булуына бәйле.

2 из 220