This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
“Дуслык” беренчелекне алды!
 
Самарның “МТЛ-Арена” үзәгендә инде матур гадәткә әверелгән
“Халыклар дуслыгы” исемле спорт фестивале узды.
Биредә футбол һәм волейбол буенча төрле милләт командалары
үзара ярышалар.
Чараны Самар өлкәсенең спорт министрлыгы һәм Халыклар дуслыгы
йорты оештырды.
Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин исеменнән спорт
ярышларына җыелучыларга аның ярдәмчесе Руслан Мостафин
мөрәҗәгать итте.
“Кешенең сәламәтлеге – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән нигъмәт. Һәм
һәрберебез бу нигъмәтне сакларга тиешбез. Сәламәтлекне ныгытуда
спорт гаять тә зур роль уйный”, - диде Руслан Мостафин һәм,
спортчыларга уңышлар теләп, кем генә җиңмәсен, һәрхәлдә төрле
милләт вәкилләрен дуслык берләштерүен искә төшерде.
Көне буе футбол һәм волейбол мәйданнарында ярышлар барды.
Төрле халыкларның командалары спорт фестиваленең җиңүчесе
исемен алыр өчен җан-фәрманга тырышты.
Нәтиҗәдә мини-футбол һәм волейбол буенча беренче урынга
“Дуслык” татар командасы лаек булды.
Җиңүче спортчыларыбызны котлап, аларга киләчәктә дә уңышларга
ирешергә, яңа үрләр яуларга телибез!
 
Руслан МОСТАФИН.

Хәбәрләр

Татар жәмгыяте асыл кызын югалтты

Ибраhим кызы Сания Каюмова вафат. Самар татар хәрәкәтенең уңышлы хезмәт итүендэ Сания апаның керткән өлеше чиксез.

Бер татар шагыйренең сүзләре

Җырлап торам, торган җирем тар булса да, Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да; Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да.

«Беркайчан да бергә утырып ашамаган, эчмәгән, аралашмаган фәкыйрьнең хәлен белегез!»

Рамазан мөселманнар өчен нигә олуг бер айларның берсе булып тора? Ураза тотып кеше нәрсәгә ирешә? Аллаһы Тәгалә адәм баласына ураза гыйбадәтен нинди максат белән биргән? Рамил хәзрәт Юнысның Рамазан аена багышланган вәгазеннән шушы һәм башка сорауларга җавап табарсыз.

Фестиваль «Язлар моны» прошел в Тольятти в восьмой раз

4 апреля в Культурном центре «Автоград» в Тольятти прошёл фестиваль татарской культуры «Язлар моны-2021» («Весенняя мелодия души»). Проведение этого фестиваля стало уже традиционным и с каждым годом собирает все больше участников. Престиж весеннего фестиваля самодеятельного творчества растет с каждым годом. В нем принимают участие не только исполнители и коллективы со всей Самарской области, но и из соседних регионов.

1 из 213