This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
“Халыкка дәрсе гыйбрәттер - театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр...”
Театр – милләтебезнең иң яраткан сәнгать төре. Күренекле
драматург Туфан Миңнуллин да: “Театрны, татар кебек,
яраткан халык юк”, - дип дөрес бәя биргән. Хәтта бөек урыс
язучысы В.Г. Белинский да: “Татарлар бик теләп театрга
йөриләр һәм аны бик яраталар икән”, - дип язып калдырган.
Татар халкын театрдан башка күз алдына китерү мөмкин
түгелдер. Ә театрның дәвамчылары, аны яшәтүчеләр – ул,
әлбәттә, тамашачылар.
 
 
Самар өлкәсенең Камышлы авылы Мәдәният йорты
каршында да мәшһүр татар халык театры эшләп килә. Аңа
быел 100 яшь тулды! Шушы уңайдан Камышлыда бик матур
кичә уздырдылар.
 
1920 елда оешкан театрның беренче артистлары авылның
актив яшьләре, беренче комсомоллары була.
Ул чакларда махсус клуб булмау сәбәпле, репетицияләрне
укытучы Әгълә Яруллин өендә үткәрәләр, коллективның
беренче җитәкчесе дә ул була, ә тамашалар мәктәптә куела.
Коллектив үз чыгышлары белән тирә-як авылларга да бара.
Үзешчән артистларны бар җирдә дә яхшы каршы алалар, һәм
алар зур уңышларга ирешәләр.
 
Соңрак Камышлыда клуб бинасы салына һәм үзешчәннәр
өчен уңайлы шартлар тудырыла, театрның мөмкинлекләре дә
киңәя. Уңышлары белән рухланган, дәртләнгән һәвәскәр
артистлар тагын да эчтәлеклерәк әсәрләрне сәхнәләштерә
башлыйлар.
 
Ә 1972 елда Камышлы театрында олуг вакыйга була –
РСФСРның мәдәният министрлыгы карары буенча, аңа халык
театры исеме бирелә. Һәм үзешчән артистлар, режиссерлар
тырышлыгы белән театр 50 ел дәвамында шушы мактаулы
исемне яклап килә.
 
“Илебез тормышында һәм милли сәясәттә төрле үзгәрешләр
булуга карамастан, театрыбыз туган илебезгә
мәдәниятебезгә тугры калып, милли гореф-гадәтләребезне,
татар халкының көнкүрешен армый-талмый пропагандалап
килде. Әби-бабаларыбыз теленең, гореф-гадәтләренең
милли мирас булып сакланып килүендә шушы үзешчән
сәнгать коллективыбызның роле гаять тә зур.
Камышлы татар халык театры оешуга – бер гасыр... Әлбәттә,
ул бер театр коллективы юбилее буларак кына билгеләнеп
үтәргә тиеш түгелдер. Чөнки безнең төбәк халкы өчен бу
тантаналы кичә - татар милли сәнгатен яңа баскычка күтәргән
иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе һәм аны бөтен халык
белән бергә бәйрәм итәргә хаклы без!” – дип тантананы
башлап җибәрделәр алып баручылар Линар Абсатдаров һәм
Светлана Хәлимова.
 
Иң беренче булып, коллективны котлар өчен сәхнәгә
Камышлы районы башлыгы Рафаэл Баһаутдинов күтәрелде.
“Театрыбыз артистлары профессиональ дәрәҗәдә чыгыш
ясыйлар. Күңелләрен биреп, алар безгә халкыбызның
көнкүрешен, уй-хисләрен, эчке тойгыларын түкми-чәчми
җиткерәләр. Көчле артистлар, булдыралар. Чиксез рәхмәт
сезгә. Ветеран артистларыбызга исә аерым рәхмәт
белдерәсем килә. Алар – театрга нигез салучылар.
Шунысы куандыра – театр эшчәнлегендә балалар да
катнашалар. Бу инде аның киләчәге бар, дигән сүз.
Без, тамашачылар, театрыбыз белән горурланабыз.
Коллективка исәнлек-саулык, иҗади уңышлар,
ниятләрегезнең тормышка ашуын телим. Театрыбыз мәңге
яшәсен!” – диде Рафаэл Баһаутдинов һәм бүләк итеп театрга
тавыш аппараты алыр өчен 100 меңлек сертификат
тапшырды.
 
Самар өлкәсенең мәдәният министрлыгы вәкиле Ольга
Кравченко да җылы сүзләрен җиткерде:
“Барлык сәнгать төрләре театр сәнгатеннән башланганын
күпләр ишетеп беләдер. Ә инде аның чишмә башы нәкъ
һәвәскәр театрга барып тоташа. Театрга – 100 ел. Исең
китәр! Бу бит ун үзешчән артистлар буыны, дигән сүз. Шушы
дәвер эчендә алар тамашачыларга күпме шатлык бүләк
иткәннәр! Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын.
Тамашачылар сезне, йөз ел буе көткән кебек, тагын йөз ел
дәвамында зарыгып көтеп торсыннар. Һәм бу шулай булачак
та, чөнки ихластан, тәнен-җанын биреп уйнаган артистларга
тамашачы да рәхмәт хисләре кичерә бит ул”.
 
Камышлы театры - бик күп сәхнәләрдә халыкның күңелен
яулаган театр. Район һәм өлкә күләмендә генә түгел,
илебезнең төрле төбәкләрендә дә, Татарстан
Республикасының зур сәхнәләрендә дә чыгыш ясап, ул
дипломант, лауреат исемнәренә лаек булды. Тамашачы
Камышлы театры артистларын сагынып көтеп ала.
Ерак араны якын итеп, театрны юбилее белән котларга рухи
мәркәзебез Казаннан да килделәр.
 
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиле,
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе,
танылган шагыйрә, язучы, журналист Шәмсия
Җиһангированың тәбрикләү сүзләре күңел түренә үтеп кереп,
аның иң нечкә кылларын тибрәттеләр.
 
“Мин бирегә бик шатланып килдем. Камышлының даны
Татарстанда да киң таралган. Монда милләт яши, монда тел
яши, монда гореф-гадәтләр яши, сәнгатебез яши. Бөек
шагыйребез Габдулла Тукай:
“Халыкка дәрсе гыйбрәттер - театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә...” - дип язган.
Чыннан да, театр ул кайсы гына чорда да, кайсы гына
вәзгыятьтә дә үзенең йөзен югалтмый. Менә уйлап карагыз
әле - 100 ел... Башта бу артистларның спектакльләр куярга
махсус урыннары да булмаган бит!
Заманалар үзгәрде, хәзер, шөкер, барлык шартлар да бар.
Театрның бинасы бар. Халык театры дигән дәрәҗәле,
мәртәбәле исеме бар. Һәм бу театр фәкать яшәргә генә
хөкем ителә ала, фәкать киләчәккә атларга гына хөкем ителә
ала. Ә аның киләчәге, әлбәттә, яшьләр кулында. Мин
сораштым – биредә династияләр бар, әби-бабайлары, әти-
әниләре уйнаган, һәм инде хәзер балалары уйный. Алга таба,
Аллаһы бирсә, оныклары да сәхнәгә тартылырлар, дип
ышанырга кирәк. Чөнки безнең бик тә нәзакәтле, зәвыклы,
саллы, моңлы телебез беркемгә дә комачаулык итми. Ул
яшәргә тиеш. Татар теле, буыннан-буынга күчеп, халкыбызга
ирешергә тиеш”, - дип сөйләде Шәмсия Җиһангирова.
Камышлыларны олуг вакыйга белән Самар өлкәсенең татар
милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Әнвәр Горланов
тәбрикләде.
 
“Мин 100 еллык юбилей чарасында беренче тапкыр
катнашам. Һәр кеше үзенчә сәләтле. Әмма бу театр
артистлары аеруча талантка ия, дияр идем. Үз теләкләре
белән, төрле авырлыкларга карамастан, алар театр
оештырганнар һәм аны менә инде 100 ел яшәтеп киләләр. Бу
– соклангыч. Барысына да олуг рәхмәтләремне белдерәм.
Киләчәктә дә халыкны тирән эчтәлекле спектакльләрегез
белән куандырып гомер итәргә насыйп булсын үзегезгә!” –
диде Әнвәр Горланов.
 
Шулай ук ул Самар өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте
президенты Ильяс Шәкүров һәм “Дуслык” иҗади-иҗтимагый
җәмгыятенең президенты Фәхретдин Канюкаев исеменнән
кайнар сәламнәр тапшырды.
 
Әйе, Камышлы театрына 100 ел. Шушы вакыт эчендә
меңләгән кешегә спектакльләр күрсәтелгән, биредә йөзләгән
артист уйнаган, дистәләгән пьесалар сәхнәләштерелгән. Ә
бит шул ук вакытта артистлар төп хезмәтләрендә дә
эшләгәннәр, балалар да үстергәннәр, куанычлар белән
янәшә хәсрәтләр дә чабуга ябышып йөргән. Театрның бик күп
артистлары инде мәңгелеккә күчкән. Кичәдә аларның да
исемнәре әйтелеп үтелде.
 
Театрның башы – ул режиссер. Йөз ел эчендә театрда күп
талантлы режиссерлар эшләгән. Бәйрәмдә аларның
исемнәре дә яңгырап үтте.
Камышлы татар халык театры үзешчәннәренең лаеклы
хезмәтен, югары осталыгын бәяләп, кичәдә алар Самар
өлкәсенең мәдәният министрлыгы, өлкә татар милли-мәдәни
мөхтәрияте, Камышлы районы администрациясе, Камышлы
районының мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте
комитеты, Камышлы авылы башлыгы тарафыннан
Мактаунамәләр белән бүләкләнделәр.
 
Ә театр коллективына Самар өлкәсе Губернаторы Дмитрий
Азаров исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.
Күп еллар театрның режиссеры, артисты булган Атлас
Төхфәтов “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен”
Бөтендөнья татар конгрессы халыкара берлеге медале белән
бүләкләнде.
 
Без аңардан, театр турындагы истәлекләре белән
уртаклашып, берничә сүз әйтүен сорадык.
“Безнең һәвәскәр артистларыбыз - сәхнә яратучы, чын
күңелләре белән сәхнәгә бирелгән кешеләр. Алар, һава
шартларына карамастан, эштән арып-талып кайтканнан соң,
репитицияләргә йөрделәр, төн йокыларын, исәнлекләрен
жәлләмичә, ачык машиналарга, тракторларга утырып, ерак
авылларга барып, спектакльләр куйдылар. Һәвәскәр
артистлар түгел, хәтта режиссерлар да бер тиен дә алмыйча
эшләделәр.
Коллективыбыз зур сәнгатьнең кечкенә генә бер өлешен
авылдашларыбызга җиткерүне төп бурычы итеп санады
Халкыбыз театрыбызның тамашаларын бүгенге көнгә кадәр
бик яратып карый. Спектакль нинди генә көнне куелмасын,
Мәдәният йорты шыгрым тулы була. Әйе, Камышлы халкы
үзенең театрын бик хөрмәт итә. Чөнки аның
спектакльләрендә халык белән эшләгән, үзенең хезмәтен
үтәгән, халыкка якын булган авыл кешеләре, алдынгы
эшчәннәр катнаша.
 
Камышлы халык театрының бүгенге режиссеры Гүзәлия
Шакировага һәм барлык һәвәскәр артистларга исәнлек,
шәхси тормышларында бәхет, иҗади уңышлар телим”, - диде
Атлас әфәнде Төхфәтов.
Әйе, без - театрлы халык. Татар театры яшәргә тиеш! Ул
бездә күркәм сыйфатлар тәрбияли, үзеңдәге кимчелекләрне
күрә, аңлый һәм аларны төзәтә белергә өйрәтә.
Театр – ул тормыш көзгесе. Һәм, бөек Тукаебыз әйткәнчә, ул
көлдерә дә, елата да, уйлата да...
 
Руслан МОСТАФИН.
“Сәлам” гәҗитәсе.
 

Хәбәрләр

Татар жәмгыяте асыл кызын югалтты

Ибраhим кызы Сания Каюмова вафат. Самар татар хәрәкәтенең уңышлы хезмәт итүендэ Сания апаның керткән өлеше чиксез.

Бер татар шагыйренең сүзләре

Җырлап торам, торган җирем тар булса да, Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да; Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да.

«Беркайчан да бергә утырып ашамаган, эчмәгән, аралашмаган фәкыйрьнең хәлен белегез!»

Рамазан мөселманнар өчен нигә олуг бер айларның берсе булып тора? Ураза тотып кеше нәрсәгә ирешә? Аллаһы Тәгалә адәм баласына ураза гыйбадәтен нинди максат белән биргән? Рамил хәзрәт Юнысның Рамазан аена багышланган вәгазеннән шушы һәм башка сорауларга җавап табарсыз.

Фестиваль «Язлар моны» прошел в Тольятти в восьмой раз

4 апреля в Культурном центре «Автоград» в Тольятти прошёл фестиваль татарской культуры «Язлар моны-2021» («Весенняя мелодия души»). Проведение этого фестиваля стало уже традиционным и с каждым годом собирает все больше участников. Престиж весеннего фестиваля самодеятельного творчества растет с каждым годом. В нем принимают участие не только исполнители и коллективы со всей Самарской области, но и из соседних регионов.

1 из 213