This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Гомәр Батршин академик дипломына ия булды
Самарда борынгы болгар бабаларыбызның мирасын саклаучы   
эшкуар Мулланур угылы Гомәр Батршинны күпчелек татарлар беләдер.
Болгар дәүләтенең төньяк чигендә – Ширяево авылы тавында “Канатлы барс” сынын куючы да, Зубчаниновка бистәсендә “Болгар мирасы” мәсҗиден төзүче дә ул.
Шулай ук Гомәр әфәнде татар милли хәрәкәтендәге башка эшләрдә дә актив катнаша, иганәчелек ярдәме күрсәтеп яши.
Гомәр Батршин җитәкләгән “Болгар мирасы” исемле тарихи-мәдәни фонд, 2008 елдан бирле гамәлдә булып, Бөек Болгар дәүләте тарихын яктыртуда һәм популярлаштыруда, аның мәдәни мирасын
саклауда, җәмгыятьнең рухи-әхлаки кыйммәтләрен формалаштыруда, халыклар арасында килешү һәм дуслыкны ныгытуда зур роль уйный.
 
“Болгар мирасы” фонды попечительләр Шурасы рәисе Гомәр Батршинның лаеклы хезмәтен югары бәяләп, аны “Европа-Азия” Халыкара гуманитар академиясенең хөрмәтле әгъзасы (академигы)
итеп сайладылар һәм март аенда Казанда тантаналы рәвештә академик дипломы һәм тасма тапшырдылар.
 
“Европа-Азия” Халыкара гуманитар академия” региональ иҗтимагый оешмасының президенты – Советлар Союзы һәм Россия Федерациясенең тарихчысы, җәмәгать эшлеклесе, тарихи фәннәр
докторы, профессор, Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры
Риза угылы Энгел Таһиров. Ул – тарихчы Индус Таһировның
бертуганы.
 
Әлеге мөһим вакыйга турында Гомәр әфәндедән фикер-тәэсирләре
белән уртаклашуын сорадык.
 
“Әлеге хәбәр, минем өчен көтелмәгән булып иреште. Тантанада
катнашырга алдан әзерләнеп тә өлгермәдем хәтта.
Мин инде 15 – 20 еллар дәвамында Татарстанда уздырылган “түгәрәк
өстәл”ләрдә, конференцияләрдә, башка чараларда катнашып киләм.
Тарихчылар белән очрашып, тарихи, дини темаларга аралашып
торам. Алар белән сөйләшкән арада, төрле чараларда яңгыраткан
кайбер уй-фикерләрем, тәкъдимнәрем тарихи хезмәтләр, китаплар
язганда ярдәмгә дә килде. Моны билгеләп үткән академиклар
арасында миңа кандидат диссертациясен якларга киңәш итүчеләр дә
булды.
Шулай ук “Болгар мирасы” фондының эшчәнлеген дә күздә тотып, 
миңа шушы исемне бирергә булганнардыр инде.
Тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин, күренекле татар
галиме, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин һәм башкалар
да Самарга төрле чараларда катнашырга киләләр бит. Лекцияләр
укыйлар, әһәмиятле сөйләшүләр алып баралар. Ягъни Самар
татарларының тормышы, тарихыбызга кагылышлы ниятләре, эшләре
белән алар таныш инде, дип әйтәсем килә.
Мин галимнәребезне, академикларыбызны бик хөрмәт итәм. Алардагы
гыйлем, алардагы акыл – исләрең китәр бит! Әлбәттә, Халыкара
гуманитар академиясенең хөрмәтле әгъзасы итеп сайлануым
күңелемдә җылы хисләр уятты, моның өчен мин бик рәхмәтлемен.
Самар төбәге белән Татарстан арасында салынган күпер киләчәктә
тагын да ныгый барып, өлкәбездә яшәүче татарларның милли
тормышы гөрләсен, чәчәк атсын, ана телебез, динебез, тарихыбыз,
милләтебез сакланып калсын, үссен өчен барлык көчемне куеп
эшләргә тырышам. Киләчәкккә ниятләрем дә зурдан. Аллаһы Тәгалә
аларны гамәлгә ашырырга ярдәм итсен. Амин”, - дип сөйләде Гомәр
Батршин.
 
Миләүшә ГАЗЫЙМ.

Хәбәрләр

Татар жәмгыяте асыл кызын югалтты

Ибраhим кызы Сания Каюмова вафат. Самар татар хәрәкәтенең уңышлы хезмәт итүендэ Сания апаның керткән өлеше чиксез.

Бер татар шагыйренең сүзләре

Җырлап торам, торган җирем тар булса да, Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да; Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да.

«Беркайчан да бергә утырып ашамаган, эчмәгән, аралашмаган фәкыйрьнең хәлен белегез!»

Рамазан мөселманнар өчен нигә олуг бер айларның берсе булып тора? Ураза тотып кеше нәрсәгә ирешә? Аллаһы Тәгалә адәм баласына ураза гыйбадәтен нинди максат белән биргән? Рамил хәзрәт Юнысның Рамазан аена багышланган вәгазеннән шушы һәм башка сорауларга җавап табарсыз.

Фестиваль «Язлар моны» прошел в Тольятти в восьмой раз

4 апреля в Культурном центре «Автоград» в Тольятти прошёл фестиваль татарской культуры «Язлар моны-2021» («Весенняя мелодия души»). Проведение этого фестиваля стало уже традиционным и с каждым годом собирает все больше участников. Престиж весеннего фестиваля самодеятельного творчества растет с каждым годом. В нем принимают участие не только исполнители и коллективы со всей Самарской области, но и из соседних регионов.

3 из 215