This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
«Доганың кабул булуы өчен хәләл ризык ашагыз»
 
Тыелмаган йәисә исламият рөхсәте белән кабул ителгән вә мәҗбүри
саналган сәбәпләрнең берсенә таянып, тыелуы туктатылган нәрсәләр.    
Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә боерды ки:
“Әй, Иман китергән кешеләр, Аллаһы хәләл кылган яхшы, саф  
нәрсәләрне хәрәмгә чыгармагыз вә хәттин ашмагыз.
Хактыр ки, Аллаһы хәттин ашканнарны сөймәс”. (“Маидә” сүрәсенең
87нче аяте).
Бу җәһәттән сөекле Пәйгамбәребез с.г.в. боерды ки:
“Доганың кабул булуы өчен хәләл ризык ашагыз”.
“Бер кеше, һич хәрәм катыштырмыйча, кырык көн хәләл ризык ашаса,
Аллаһы Тәгалә аның калебен нур белән тутырыр. Йөрәгеннән,
елгалар кебек, хикмәт (файдалы гыйлем) агызыр. Калебеннән Дөнйага
мәхәббәт китерер”.
Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләренә әмер иткәнен мөэминнәргә дә әмер
итте һәм боерды ки:
“Шик-шөбһәсез, пәйгамбәрләребезгә вә Иман китергәннәргә һәм
Дөнйа тормышында, һәм шаһитләрнең шаһитлек итәсе (кыямәт)
көнендә ярдәм итәрбез”. (“Мөэмин” сүрәсенең 51нче аяте).
“Бәкарә” сүрәсенең 172нче аяте:
“Ий, Иман китергән адәмнәр, үзегезгә бирелгән ризыкларның саф-
таза, хәләл булганнарын гына ашагыз.
Бары тик Аллаһыга гына инанасыз икән, Аңа гына шөкер итегез”.
 
“Аллаһы Тәгаләгә итагать итү бер хәзинәгә охшар. Бу хәзинәнең
ачкычы – дога, ачкычның тешләре исә – хәләл ризыктыр”. (Хәдис-
шәриф).
“Хәләл булмаган ризык ашаганнарның җиде әгъзасы, теләсә дә,
теләмәсә дә, гөнаһ эшләр.
Хәләл ризык ашаганнарның һәр әгъзасы гыйбадәт итәр. Андый кешегә
изге эшләр эшләү рәхәт һәм ләззәтле булыр”. (Хәдис-шәриф).
Безнең гомер юлыбызда кулларыбыз - хәләл эштә, күңелебез исә -
хакыйкый ярдадыр (Аллаһы Тәгаләдәдер).
Һәркөн хәләл байлык белән алыш-биреш итү,
төннәрен - гыйбадәт,
көннәрен Ураза белән үткәрүдән тагын да хәерледер.
Хәләл ризык – рөхсәт ителгән, динебез тарафыннан тыелмаган ризык.
Хәләл булмаган ризык ашаган кешедә Аллаһы Тәгаләгә итагать итү
көче дә булмас.
Хәләл ризык ашаган кешедә Аллаһы Тәгалә каршында тәкәбберлек
хисе булмас.
 
Мөхәммәд хәзрәт ГАЛЛӘМ.

Хәбәрләр

Олуг шәхесебезне сагынып

Исмәгыйл угылы Илгиз Кәлүчне туган көнендә аеруча юксынабыз. Аллаhыга шөкер, Илгиз әфәндене исән чагында Дәүләтебез хезмәтен бәяләде. Күкрәген орден, медалләр бизәде.

Урыс императорларын Ислам белән таныштырган беренче кеше

XVIII гасыр башына Рәсәй империясе Исламга аеруча да кызыксыну белдерә башлый. Моңа Петр Iнең мөселман илләре белән сәүдә элемтәләрен җайларга теләве дә, Ислам динен тотучы гражданнарны аңларга тырышуы да, шулай ук Рәсәйнең Госманлы империясе һәм Иран белән сугышлар барлыкка килүгә китергән көньяк чикләрендәге геополитик активлыгы да йогынты ясый.

«Ватанны сөю – Иманнандыр»

«Бер көн вә бер төн чик буенда сакта тору көндезләрен Ураза тотып, төннәрен гыйбадәт кылып үткәрелгән бер айдан хәерлерәктер» Һәр милләтнең иң изге байлыгы – азатлыгы һәм хөрриятедер. Дөньяда кешечә яшәвебез азатлык, хөррият булуына бәйле. Сугыш – кешеләр өчен һич кенә дә тансык булмаган, ләкин халыклар тормышыннан юкка чыгару мөмкин түгел бер вакыйгадыр.

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре тапшырылды

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышына нәтиҗә ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашучыларга рәхмәт белдерде. “Пленар утырышта чыгыш ясаучыларның докладларында бик төпле фикерләр әйтелде. Бүгенге көндә мәркәзебез Казанда җыелып, уртага салып, татар милләте өчен алга бару юлларын эзләү, фикерләр белән уртаклашу бик мөһим. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сезгә рәхмәтемне җиткерәм.

2 из 217