This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Үткәннән оялу дөресме?

 
 

Ил өчен үтә дә мөһим дата билгеләнмичә, бернинди искә алынуларсыз гына узды да китте. Югыйсә шушы елның февралендә Россиядә крепостнойлык хокукын бетергәнгә 160 ел тулган иде. Крестьянны сатмый, сатып алмый, кәрткә оттырмый, бүләк итми башлаганга – 160 ел. Әлеге дата һаман бәйрәм дә, хәтта истәлекле көн дә түгел. Дөресме икән болай эшләү?..

Мәктәпне бетергәч, Казанга укырга керергә паспортсыз гына киттем. Туу турында таныклык бар, ә паспорт юк, бирмиләр. Беркайда да «сала баласына ул тиеш түгел, авылда тугансың – шунда берек, гомерең буе җирдә казын» дип язылмаса да. Кердем укырга. Колхоз рәисе укырга кергәнлек турындагы белешмәне кат-кат әйләндереп карагач кына паспорт алырга рөхсәт кәгазе (!) бирде. Узган гасырның җитмешенче еллар уртасы иде ул. 1861 елда бетерелгән крепостнойлыкның, ихтимал, соңгы кайтавазы булган, заманга яраклаштырылган «коллык»тан – авыл кешесен бәйдә тоткан баулардан шулай котылдым…

Без – татарлар, бер уйлаганда, бәхетле халык: без классик крепостнойлыкны күрмәдек. Аның җиңеләйтелгән вариантларын, төрле кайтавазларын соңрак җилкәбездә татысак та. Әмма ки без халкының күпчелеге (Россия элекке заманнарда тулысынча аграр ил булган) ике йөз ел буе коллыкта яшәгән, аңы, холык-фигыле шундый шартларда формалашкан милләт кулындабыз. Бу исә бер дә шатлыклы нәрсә түгел. Ни өчен дигәндә, антик чордан ук билгеле, менталитетка кагылышлы хакыйкать бар: колга ирек кирәкми, ул бары үз коллары булуын гына тели. Бүгенге рус кешесенә минем дәгъвам юк. Аның язмышны, үткәнне сайлап алу мөмкинлеге юк. Ул үзе дә – ничарадан бичара. Аның бабаларын гасырлар буе изгәннәр, чорлар буе геннарына буйсыну, ирексезлек сеңдереп килгәннәр. Нәтиҗәсе шул – хөрлекне аңламау, аны кабул итмәү әле дә исән. Башкача була да алмыйдыр, риваятьләрдә генә ул Муса пәйгамбәр 40 ел чүлдә йөртүгә, яһүдләр коллык аңыннан бөтенләй дә арынган. Чынлыкта хромосомалар алай тиз генә чистармый. Генетик хәтер эшли һәм халыкның холкын, холык аша язмышын, шул исәптән бүгенгесен дә билгеләп тора. Үзенекен генә дә түгел. Аның белән янәшә яшәүчеләрнекен дә. Россиядәге тетрәнүләрдән, биредә булган яман вакыйгалардан татар берничек тә читтә кала алмады. Инкыйлабмы ул, сугышмы, реформамы, торгынлыкмы – барысы да уртак булды. Әле дә уртак.

ХХI гасырда, әлбәттә, коллык, «җан»нарны сату, бүләк итү була алмый. Тик кыерсыту, үзеңне булмаса, милләтеңне, телеңне җәберләү беркая да китмәде. Бу хәлләрдә кемнәрнеңдер коллыктан калган холкы төп сәбәпче түгел, дип кем әйтә ала? Гомумән алганда да башларда калган шул ирексезлек илне ирекле итүдә төп киртә бүген. Крепостнойлык мирасы чабудан тартмый башлаганда гына без күпсанлы бәлаләрдән, алдынгы илләр күптән оныткан проблемалардан котыла алыр идек. Тик, ни кызганыч, ул мирас әлегә бар, яши һәм җибәрми.

Россия крепостнойлыктан 160 ел элек түгел, ә Европаның андый бәла урап узмаган илләре белән бер чордарак котылган очракта, ихтимал, бүген биредә гел башка халык яшәр иде. Холкы һәм аңы бүтән булган. Төньяк Европа илләрендә, мәгълүм ки, “крепостное право” гомумән дә булмаган. Ул халыклар корган хәзерге яшәеш, дөньяда иң яхшы тормыш дәрәҗәсе, шул ук «швед социализмы» бары тик аларның андый бәлане күрмәве белән аңлатыла. Россия үз халкын үзе җәберләүдән тиз арынган яисә аның ишене белмәгән тәкъдирдә Октябрь инкыйлабы, Гражданнар сугышы, совет чоры дип аталган, дөнья тарихында тиңе күрелмәгән, 70 елга сузылган сәяси-социаль тәҗрибә дә, миңа калса, булмас иде. Биредә ХХ гасыр буе барган «кире селекция» дип аталган затсыз күренешне дә без белмәс идек. Гади кеше, обыватель артык кызыксынмаган, крепостнойлык мирасының состав өлеше булган шул күренешкә ныграк тукталасы килә.

Селекция, белүебезчә, биология термины. Ул сайлау һәм сайланганны кушу юлы белән яңа, яхшырак токым тудыруны аңлата. Ә «кире селекция» төшенчәсе күбрәк сәяси социологиягә, халык сыйфатына кагылышлы кулланыла һәм генофондны мәҗбүри начарлатуны белдерә. Октябрь революциясеннән соң ничә дулкын эмиграция яралуын искә төшерик: халыкның каймагын тәшкил иткән затлы, гыйлемле катлауның чит илләргә китәргә мәҗбүр булуын яки куылуын. Исемнәре билгеле табиб, инженерлардан, сәләтле идарәчеләрдән башлап, галимнәргә, фикер ияләренә, язучыларга чаклы – барысының да кирәксезлеген. Шундыйларны шыплап тутырып читкә сөргән, соңыннан «философик» дип аталган пароходларны тагын кайсы ил белә? Сталин репрессияләре вакытында да зарарны күбрәк бәйсез фикерле, куштанланырга яратмаган интеллигенция вәкилләре күрә. Бу да – кире селекция. Җирне яраткан, эш рәтен белгән кулакның тамырын корытып, алда телгә алынган колхоз системасы төзү дә крепостнойлыкның яңа форматы иде. Хезмәт көне бәрабәренә иртәдән кичкә кадәр эшләүче эш аты – крестьян яшәгән урынына күзгә күренмәс чылбырлар белән бәйләп куелган. Эш нәтиҗәләре – алпавыт урынын алган дәүләткә. Ватан сугышы да кире селекциягә үз өлешен кертми калмады. Инкыйлаб, Гражданнар сугышы, репрессияләр тегермәне аша үтеп тә исән калган затлыларның соңгылары шунда башын салды.

Татар да – кире сайланыш үткән кавем. Бездәге кире селекция – алда саналганнар өстенә әле тагын дәүләтсезлек тудырган бәлаләр дә. Дүрт гасыр ярым буе барган кагулар татар генофондын көрәшче, гысъянчы, башбирмәсләрдән аралады. Яраклаша, килешә, буйсына белгәннәрне күбәйтеп, милләтнең Гумилев әйткән пассионарлыгын киметте.

Крепостнойлык фарватерыннан тулысынча чыгу, ул тудырган кире селекциядән арыну авыр бара. Яшь буынга тормышта үзен табу бүген дә җиңел түгел. Социаль лифтлар начар эшли. Син кемнеңдер агай-энесе түгел икән, читтәрәк тор. Язуларынча, хәтсез төбәкләрдә кая гына, нинди генә эшкә барып төртелсәң дә, сиңа 20–25 меңнән артыкны түләмиләр. Белемең дә, сәләтең дә ярдәм итми. Система аларны күрми, күрергә теләми. Шуңа күрә үз-үзенә ышанган белемле яшьләр чит илләргә китүне хуп күрә, аларны күтәрә. Эмиграция дәвам итә…

Һәр илнең, дәүләтнең дә тарихында искә аласы килмәгән хурлыклы чорлар бар. Тик аларны күрмәмешкә салышу зарарлы. Алар мирасыннан арынасы килгәндә, андый хәлләр кабатланмасын дигәндә, аларны белеп тору, сабак алу, нәтиҗәләр ясап яшәү мөһимдер.

Наил Шәрифуллин,

www.vatantat.ru

Хәбәрләр

Татар жәмгыяте асыл кызын югалтты

Ибраhим кызы Сания Каюмова вафат. Самар татар хәрәкәтенең уңышлы хезмәт итүендэ Сания апаның керткән өлеше чиксез.

Бер татар шагыйренең сүзләре

Җырлап торам, торган җирем тар булса да, Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да; Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да.

«Беркайчан да бергә утырып ашамаган, эчмәгән, аралашмаган фәкыйрьнең хәлен белегез!»

Рамазан мөселманнар өчен нигә олуг бер айларның берсе булып тора? Ураза тотып кеше нәрсәгә ирешә? Аллаһы Тәгалә адәм баласына ураза гыйбадәтен нинди максат белән биргән? Рамил хәзрәт Юнысның Рамазан аена багышланган вәгазеннән шушы һәм башка сорауларга җавап табарсыз.

Фестиваль «Язлар моны» прошел в Тольятти в восьмой раз

4 апреля в Культурном центре «Автоград» в Тольятти прошёл фестиваль татарской культуры «Язлар моны-2021» («Весенняя мелодия души»). Проведение этого фестиваля стало уже традиционным и с каждым годом собирает все больше участников. Престиж весеннего фестиваля самодеятельного творчества растет с каждым годом. В нем принимают участие не только исполнители и коллективы со всей Самарской области, но и из соседних регионов.

1 из 213