This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Җәлил премиясе ни дәрәҗәдә популяр?


Лауреатларның халык тарафыннан быелгы кебек хуплануы булса да, сирәк булгандыр. Ике елга бер мәртәбә генә бирелсә дә, барыбер, «Ни өчен бу кеше лаек булды соң әле?» дигән сорау туа һәм зур бәхәсләргә сәбәпче була иде. Яшьләр иҗатын бәяли торган Муса Җәлил премиясе турында әйтүем.

Әлеге бүләк 53 ел элек Татарстанның интеллектуаль һәм рухи куәтен үстерү, сәләтле яшьләрне ачыклау, үсендерү өчен булдырылган. Аның номинацияләре дә, башка премияләрдән аермалы буларак, төрле. Җәлил премиясенә фән өлкәсендә эшләүчеләр, журналистлар, композиторлар, рәссамнар, кинематографистлар, мәгариф хезмәткәрләре, башкаручылар дәгъва кыла ала. Заманында аны Туфан Миңнуллин, Илдар Юзеев, Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллин алган. Берара әлеге премия бирелүдән туктап та торган.

Дәгъва кылучыларга үз өлкәләрендә оста булу һәм яшьләренең 30дан узмавы шарт. Дөрес, яшьләр белән эшләгән шәхесләргә искәрмә ясыйлар. Әмма бу искәрмәне кабул итәргә дә, итмәскә дә була.

Быел әлеге бүләккә татар телен һәм мәдәниятен саклауда, үстерүдә, популярлаштыруда зур өлеш керткәннәре өчен Камал театры артистлары Динә һәм Илнур Закировлар; «CLEAPL» инновацион проектын эшләгән, экологик куркынычсыз технологияләр төзегән өчен Иван Захаров; Татарстан Республикасы музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен композитор Ильяс Камалов; Яңа буын татар шигъриятендә зур әдәби-эстетик кыйммәткә ия булган өчен Булат Ибраһим; рәсем сәнгате өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен рәссам Роман Абдуллин лаек булды. Бүләкләрне Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узган тантанада Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева тапшырды.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе 1997 елдан бирле ике елга бер мәртәбә тапшырыла. Җиңүчеләргә диплом һәм күкрәк билгесеннән тыш, 200 000 сум күләмендә акчалата премия бирелә. Быел әлеге бүләккә 62 кеше дәгъва кылган. Бер караганда зур сан инде ул, икенче яктан әллә ни күп тә түгел. Нишләптер әлеге премия яшьләр арасында бик популяр түгел кебек. Ә бит нәкъ менә иҗат башында үсендерә торган бердәнбер премия. Ә инде Тукай премиясе күбрәк өлкәннәргә матди ярдәм күрсәтүгә кайтып калды кебек. Һәрхәлдә соңгы елларда аны Равил Фәйзуллин кебек яшьли алучылар күренми.

Быелгы лауреатларның уй-фикерләре белән дә танышыйк әле. Шагыйрь Булат Ибраһим аны иҗатына стимул дип бәяли:

– Минем өчен бу премия бик кадерле, беренчедән Җәлилнең 115 еллык юбилеенда лаек булу, икенчедән 30 яшь тулу сәбәпле, бу соңгы талпынышым иде. Бу – минем өчен стимул, синең иҗатыңны зурлап бәяләсәләр, ул һәр кеше өчен дә шулайдыр.

Камал театры артисты Илнур Закиров белән премия турында гына түгел, Җәлил шәхесе, аның батырлыгын бүгенге яшьләрнең ничек аңлавы турында да сөйләштек:

– Бәлки ул премияне алу хыялда булгандыр да, ләкин эшебезне андый максат куеп эшләмәдек. Ә премиягә тәкъдим ителгән эш ике ел элек Мәскәүдә башланып киткән иде. Без гастрольдә идек, Камал театры директоры Илфир Якупов шунда таушалып беткән русча әкиятләр җыентыгын күрсәтте. Баксаң, әлеге җыентыктагы әкиятләр бер җирдә дә татарча басылмаган булган. Мин аларны татарчага тәрҗемә итә башладым. Әлеге басма мине бик тә әсәрендерде, чөнки кайберләрендә 1800 елны, фәлән авылда яшәгән кешедән язып алынган, дигән мәгълүматлар бар иде. Димәк, бу – хәтерне саклау да бит әле. Премия – зур дәрәҗә дә, бәлки Аллаһы Тәгаләнең зур сынавыдыр да. Бүләкләр кайчак кешене үсендерә, ә кайвакыт кирәкмәгән сыйфатларның калкып чыгуына китерергә дә мөмкин. Премиянең Җәлил исемен йөртүе турында да уйланам. Яшерен-батырын түгел, без шәхесләрне туган һәм вафат булган көннәрендә искә алабыз, һәйкәлләренә чәчәк салабыз да аннары көндәлек мәшәкатьләр белән яши башлыйбыз. Җәлилне дә 15 февральдә генә искә алабыз кебек. Шулай да быел искә алу чараларында мәктәп балаларының күплеге сөендерде һәм өмет уятты. Җәлил батырлыгын аңлыйлар, кызыксыналар, кабул итәләр дигән фикер ныгыганнан-ныгый миндә. «Моабит дәфтәрләре» белән таныштырган мизгелдә берсе: «Бу шигырьләрне чыннан да Муса Җәлил язганмы?» – дип сорады. Аңа бик тәфсилләп аңлаттылар. Аңлы, фикерле буын үсеп килә, шөкер. Сәйдә Мөхәммәтҗанова «Җырларым»а яңа сулыш бирде, аңа сокландым. Татар үз батырларын онытмас дип уйлыйм. Дөньябыз тыныч булсын дип телисе кала.

Скрипкачы Динә Закирова әйтүенчә, эшнең матди ягын уйламаганда гына уңышка ирешеп була:

– Бу – хыялланырга да курыккан вакыйга минем тормышымда. Горурлык ташып тора, болай сөенгәнем юк иде әле минем. Әкиятләргә килгәндә, үзем – әкият тыңлап, әкият укып тәрбияләнгән бала. Әкиятнең көче, фантазияне арттыруда роле әйтеп бетергесез аның. Әкиятләр җыр-моң белән үрелеп барды, без аны татар халык музыкасы, үзебезгә хас уен кораллары белән баеттык. Бу эшләр ниндидер материаль максатларны күздә тотып эшләнмәде, безнең максат телне саклауга өлешебезне кертү иде. Әкиятләрне мирас буларак балаларга тапшырырга кирәк. Шуңа әкиятләрне аудиовариантта эшләдек һәм шушы юнәлештә эшне дәвам иттерәбез. Бу зур проект буларак планлаштырыла, аңа шигырьләр дә керәчәк. Хәзерге вазгыятьтә бу – бик кирәк эш дип саныйм.

Ихлас кешеләрнең уңышларына сөеник әле без. Юкса, бер-берең өчен сөенә белүнең дә тансыкка әйләнүе бар.

Гөлинә Гыймадова,

www.vatantat.ru

Хәбәрләр

Татар жәмгыяте асыл кызын югалтты

Ибраhим кызы Сания Каюмова вафат. Самар татар хәрәкәтенең уңышлы хезмәт итүендэ Сания апаның керткән өлеше чиксез.

Бер татар шагыйренең сүзләре

Җырлап торам, торган җирем тар булса да, Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да; Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да.

«Беркайчан да бергә утырып ашамаган, эчмәгән, аралашмаган фәкыйрьнең хәлен белегез!»

Рамазан мөселманнар өчен нигә олуг бер айларның берсе булып тора? Ураза тотып кеше нәрсәгә ирешә? Аллаһы Тәгалә адәм баласына ураза гыйбадәтен нинди максат белән биргән? Рамил хәзрәт Юнысның Рамазан аена багышланган вәгазеннән шушы һәм башка сорауларга җавап табарсыз.

Фестиваль «Язлар моны» прошел в Тольятти в восьмой раз

4 апреля в Культурном центре «Автоград» в Тольятти прошёл фестиваль татарской культуры «Язлар моны-2021» («Весенняя мелодия души»). Проведение этого фестиваля стало уже традиционным и с каждым годом собирает все больше участников. Престиж весеннего фестиваля самодеятельного творчества растет с каждым годом. В нем принимают участие не только исполнители и коллективы со всей Самарской области, но и из соседних регионов.

1 из 213