This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Мәчәләй авылында "Восток" фирмасы үзенә яңа офис төзеде. Шул тантанага фирма җитәкчесе Ринат Искәндәрев барлык хезмәткәрләрен, авыл башлыгын, имамнарны чакырды. Тантана Коръән уку белән башланып китте. Аннары хуҗалык җитәкчесе Ринат Искәндәрев язгы чәчүгә әзерлек турында сөйләде. Баш инженер Мамышев белдерүенчә, Язгы чәчүгә техника әзер. Шулай да яңадан карап чыгу кирәк гамәл. Орлыклар әзер. Быел игеннәрне 2300 гектар мәйданда чәчү көтелә. Бер генә проблем бар. Ягулыкларның хаклары артып тора. Телевизордан авылга акчалата ярдәм бирү турында ялтыравыклы сүзләр күп сөйләнсә дә, чынбарлыкта авыл хезмәткәрен кабалага батыралар. Биргән акчаларын ике-өч мәртәбә арттырып тартып алалар. Кредитлар белән сак булырга кирәк.
Табындагы сөйләшү язгы чәчү турында гына бармады. Авыл советы рәисе Урәзмәтов: "Авылда "Җәмәгатьчелек шура"сын төзү кирәк. Безнең проблемнарны читтән килеп хәл итмәячәкләр. Без үзебезне-үзебез генә саклап кала алабыз", диде.
Авылның әхлагы яхшы якка борыла. Җыелышларда исерек килеш акыру-бакырулар бетте. Оят дигән нәрсә барлыкка килде. Олыларны хөрмәтләү арта. Авыл юлларын чистартып торалар. Авыл халкына ашлык,терлек-туар тотучыларга печән, салам бирәләр. Барлык мәсәләләрне уртага салып киңәшләчкәч, чәйле табында сыйланып, күңелләребез күтәрелеп өйләребезгә таралыштык.

 

 

Шамил Мамышев.
Мәчәләй авылы.

Хәбәрләр

Мәчәләй хәбәрләре

Сиксән яшьлек мәзинебез бар Нигмәтулла углы Дамир бабайга сиксән яшь. Ул авылыбызның күрке. Аның белән горурланып яшибез.Ничек горурланмыйсың. Һәр көнне биш вакыт намазга чакырып азан әйтә. Азан авазлары һәммәбезне рухландыра. Җаннарыбызга тынычлык, күңелләребезгә сафлык, яшәү дәрте өсти. Сиксән яшьлек мәзин Дамир абыйга каян килә соң шундый дәрт-дәрман?

Дуслыгыбызны "Сәлам"га язылу белән белгертик

Аллаһыга шөкер, айдан-айга, әкрен генә булса да, "Сәлам" гәҗитәсенә язылучылар саны арта бара. Самарның үзендә һәм Кошка, Чаллы Баш районнарында бу аеруча күзгә ташлана. Безнең максатыбыз изгеләрдән-изге.Халкыбызны дөрес юлга чыгару. Төрле сәбәпләр аркасында, динебез Ислам таләпләрен белмәүчеләр бар. "Сәлам" гәҗитәсенең һәр санында Изге Китабыбыз Коръәни Кәрим, Пәйгамбәребезнең хәдисләре һәм татар халкының рухи байлыгы язылып килә.

Апрельдәге тамашалар

Апрельнең өчендә 17 сәгатьтә Киров мәйданындагы мәдәният Сараенда "Татар балалары җырлый" исемле зур тамаша. Барлык ата-аналарны балалары белән җыр-бию карарга чакырабыз.

Иске Ярмәктә исән калган бердән-бер сугыш ветераны

Фронтларда имгәнеп, чирләрдән интексәләр дә, сугыш ветераннары колхозны, авыл тормышын үсеш юлына бастыру өчен күп тырыштылар. Кулсыз, яисә аяксыз калган кешеләрнең янталашып печән чабуын, утын әзерләвен һәм башка авыр эшләрне башкаруын күргәндә йөрәк әрнесә дә, аларга һәрвакыт олы хөрмәт белән карадык. Авырлыкларга бирешмичә, алар уңай тормыш үрнәкләре күрсәтеп, бер дигән балалар үстерделәр.

217 из 219