This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

                                                                                                 Гали Сабан туе - 2015

Бүген бездә Сабан туе,
бәйрәм белән котлыйбыз!
Матур мизгелләр кичереп
Күңелле ял итегез.

Барлык төбәк татарларын
Дуслык җепләре бәйли.
Кунакларны каршы ала
Туган аулым Гали.

Бүген бездә Сабан туе,
беркем читтә калалмый.
Уеннарда көч сынашып,
Һәркем сәләтен барлый.

Чәчүләр тәмам, Аллага шөкер,
Тамак тук, өс-баш бөтен.
Динебез көчле, авылыбыз төзек,
Бүген бездә Сабан туе!

Татар моңы, татар көйләре
Тирә якларга таралсын!
Бүгенге көн күңелләргә
Урнашып кереп калсын.

Авылдашлар сынатмагыз,
Эшегез уңай барсын.
Яңа җиңүләр яуларга
Ходаем насыйп кылсын!

Саимә Морзаханова
бу шигырен Гали Сабан туенда сөйләде.

Шунысы күңелле күренеш - Гали Сабан туен Рафаэл һәм Динә Латыйповлар
"Гали авылым" исемле җыр белән ачып җибәрделәр.
Җырның сүзләрен Саимә Морзаханова язган иде.

Түрәләр Гали Сабан туе сәхнәсеннән авылга кар чистарту машинасын бүләк иттеләр.
Татарстанның Күгәрчен аулыннан килгән кунаклар бүләк итеп аул Мәдәният Сараена синтезатор бирделәр.
Көрәшче Хәйдәр Гәрәевка туган көне уңае белән кесә телефоны бүләк иттеләр.
Өйлә намазын халык чирәмдә укыды.
Ат чабышларында бүләкләр Гали аулы атларына эләкте.
Хәттә ахырдан килгән атка да бүләк бирделәр.
Көрәштә дә төрле категорияләрдә батыр булып Гали аулының 14 ир-егетләре калды.
Абсолют батыр булып Раил Кәлимуллин саналды.
Шунысы куанычлы - барлык уеннарда да барлык бүләкләрне диярлек Гали кешеләре алды. Бу мактауга лаек күренеш!
Гали Сабан туенда хәмер-шәрәб, аракы сатылмады. Чалыш-полыш йөрүчеләр күзгә ташланмадылар.

Саимә Морзаханованың 10 битле хатыннан мәгълүматны Шамил Баһаутдин сайлады.

Хәбәрләр

Аллаһы аеның мөбарәк кичләре

Адәм баласы дөньяга үз теләге белән килми, шулай ук үз теләге белән китми. Җиргә ул үзенең яшәү программасы белән килә. Шуның өчен аңа гомер бирелә. Табигый асылы көчләп тагылган системага каршы килеп, кеше яшәү мәгънәсен югалта. Гомер программасын үтәү урынына рухына ят мохиткә яраклаша башлый.

Тарихи мәсҗиднең 130 еллык юбилеен лаеклы итеп уздырырга язсын!

Самарда Алексей Толстой урамында (элек Казанский урамы булган) урнашкан бай тарихлы гыйбадәтханәбез бар. Аның исеме дә “Тарихи мәсҗид”, дип яңгырый. Биредә унөч ел буена совет рәисе вазифаларын Усман әфәнде Илингин башкара. Наил хәзрәт Биктаев – мәсҗиднең өлкән имамы.

Самар татар милли хәрәкәте үзенең әйдаманың югалтты

Исмәгыйль угылы Илгиз Кәлүч мәңгелеккә күчте. Намуслы. Эчкерсез. Кешелекле. Пакъ күңелле. Ышанычлы ир. Сердәш.

“Аллах не любит расточительных”

Не убивайте самих себя, совершая то, что ведёт к гибели. Хвала Аллаху, Который дозволил нам чистое для нашей пользы и запретил плохое, вредящее нашему телу, здоровью, разуму, имуществу. Я свидетельствую, что нет божества, кроме Аллаха, и Мухаммед с.г.в. - Его посланник, которого Он отправил как милость для миров.

5 из 213