This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

                                                                                                 Гали Сабан туе - 2015

Бүген бездә Сабан туе,
бәйрәм белән котлыйбыз!
Матур мизгелләр кичереп
Күңелле ял итегез.

Барлык төбәк татарларын
Дуслык җепләре бәйли.
Кунакларны каршы ала
Туган аулым Гали.

Бүген бездә Сабан туе,
беркем читтә калалмый.
Уеннарда көч сынашып,
Һәркем сәләтен барлый.

Чәчүләр тәмам, Аллага шөкер,
Тамак тук, өс-баш бөтен.
Динебез көчле, авылыбыз төзек,
Бүген бездә Сабан туе!

Татар моңы, татар көйләре
Тирә якларга таралсын!
Бүгенге көн күңелләргә
Урнашып кереп калсын.

Авылдашлар сынатмагыз,
Эшегез уңай барсын.
Яңа җиңүләр яуларга
Ходаем насыйп кылсын!

Саимә Морзаханова
бу шигырен Гали Сабан туенда сөйләде.

Шунысы күңелле күренеш - Гали Сабан туен Рафаэл һәм Динә Латыйповлар
"Гали авылым" исемле җыр белән ачып җибәрделәр.
Җырның сүзләрен Саимә Морзаханова язган иде.

Түрәләр Гали Сабан туе сәхнәсеннән авылга кар чистарту машинасын бүләк иттеләр.
Татарстанның Күгәрчен аулыннан килгән кунаклар бүләк итеп аул Мәдәният Сараена синтезатор бирделәр.
Көрәшче Хәйдәр Гәрәевка туган көне уңае белән кесә телефоны бүләк иттеләр.
Өйлә намазын халык чирәмдә укыды.
Ат чабышларында бүләкләр Гали аулы атларына эләкте.
Хәттә ахырдан килгән атка да бүләк бирделәр.
Көрәштә дә төрле категорияләрдә батыр булып Гали аулының 14 ир-егетләре калды.
Абсолют батыр булып Раил Кәлимуллин саналды.
Шунысы куанычлы - барлык уеннарда да барлык бүләкләрне диярлек Гали кешеләре алды. Бу мактауга лаек күренеш!
Гали Сабан туенда хәмер-шәрәб, аракы сатылмады. Чалыш-полыш йөрүчеләр күзгә ташланмадылар.

Саимә Морзаханованың 10 битле хатыннан мәгълүматны Шамил Баһаутдин сайлады.

Хәбәрләр

Апрельдәге тамашалар

Апрельнең өчендә 17 сәгатьтә Киров мәйданындагы мәдәният Сараенда "Татар балалары җырлый" исемле зур тамаша. Барлык ата-аналарны балалары белән җыр-бию карарга чакырабыз.

Иске Ярмәктә исән калган бердән-бер сугыш ветераны

Фронтларда имгәнеп, чирләрдән интексәләр дә, сугыш ветераннары колхозны, авыл тормышын үсеш юлына бастыру өчен күп тырыштылар. Кулсыз, яисә аяксыз калган кешеләрнең янталашып печән чабуын, утын әзерләвен һәм башка авыр эшләрне башкаруын күргәндә йөрәк әрнесә дә, аларга һәрвакыт олы хөрмәт белән карадык. Авырлыкларга бирешмичә, алар уңай тормыш үрнәкләре күрсәтеп, бер дигән балалар үстерделәр.

Приближение 70-летия Победы

Мой отец Ахметзыя родился в 1925 году, в селе Мочалеевка Куйбышевской области. В 1943 году был призван в армию. После переподготовки воевал в курском направлении. С сентября 1944 года по май 1945 года воевал в 1-й, 2-ой, 3-ий Прибалтийских фронтах, освобождал Эстонию, Латвию и Литву. С 9 августа по 2-ое сентября 1945 года он - боец Дальневосточного фронта. В очень тяжелых условиях они форсировали разлившийся Амур и буквально на себе тащил по бездорожью всю технику.

Минем карт бабам

Минем карт бабам – Шәрифҗан углы Әбүбәкер Исхаков 1925 нче елда Самар өлкәсенең Гали авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа нибары 16 яшь кенә була. Шундый яшь булуына да карамастан, үсмер егет фронтка омтыла. 1943 нче елда ул яшьтәшләре белән илебезне якларга китә. Анда яшь солдат пехотага эләгә. Әйтергә кирәк, 1943 нче елда совет гаскәрләре немец фашистларын безнең илебездән куа башлыйлар инде.

212 из 213