This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Аллаһыны танымаган кешеләргә нәсыйхәт бирү тамырсыз агачка су сибү кебек

 Аллаһ Раббыбыз безгә пәйгам­бәрләр җибәрде, китаплар иңдерде, хикмәт ияләрен җибәрде, һәммәбезгә шуларның нәсыйхәт­ләрен, сүзләрен хикмәт белән тор­мышта куллануыбыз зарур.

Балаларыбыз әхлаклы булсын өчен, иң әүвәл Аллаһны таныту зарур.

Мәшһүр татар дин әһеле Ризаэддин бине Фәхреддин: "Динсез тәрбия - тәрбиясезлек", - дигән.

Аллаһны танымаган кешеләргә нә­сыйхәт бирү тамырсыз агачка су сибү кебек.

Бөек Раб­быбыз әйтә:

«Яхшы сүз (иман) тамыры җирдә, ботаклары югарыда булган нигъ­мәт агачына охшаган. Ул агач Раббыңның рәхмәте илә һәрвакыт җимеш бирә" ("Ибраһим" сүрәсе, 24-25 нче аять).

Аллаһы Тәгалә калган гомер­ләребезне хәерле гомерләрдән кылып, телләребезгә, күңелләре­безгә сабырлыклар биреп, Үзе ри­за булырлык итеп үтүләребезне насыйп итеп, актык урыннары­бызны җәннәттә кылса иде.

Әмин.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ.

Хәбәрләр

"Ялкынлы яшлек" ансамблендә җитәкче алмашынды

2021 ел. Июннең 12се. Самарның Юрий Гагарин исемендәге паркы гөжләп торды. Дистәләгән мәйданчыкта күңелләренә хуш килгән уеннарны hәркем сайлап алды.

Үтенечебезне ишеттеләр...

Ислам динен тотканда, аның хөкемнәрен башкарганда без иң элек Аллаһының ризалыгын алу һәм саваплы булу өчен тырышабыз. Мәчәләй авылында без гади мөселманнар булсак та , арабызда шактый ихлас, намаз әһелләре, дин исламны укып яшәүче кешеләр юк түгел.

Илгиз абый Кәлүчнең истәлегенә багышланган тантанага килегез!

Илгиз абый Кәлүчнең истәлегенә багышланган тантанага килегез! Тамаша июньнең 6-да "Чайка" мәдәният сараенда узачак.

Олуг шәхесебезне сагынып

Исмәгыйл угылы Илгиз Кәлүчне туган көнендә аеруча юксынабыз. Аллаhыга шөкер, Илгиз әфәндене исән чагында Дәүләтебез хезмәтен бәяләде. Күкрәген орден, медалләр бизәде.

4 из 220