This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Коелабыз...

Соңгы елларда Самар татар җәмәгатьчелеге бер-бер артлы югалтулар кичерә.

Гамил Галиуллин,                              
 
Марат Сафин,

Дания Нафигина,

Исмәгыйл Әминев,

Рәшит Морзакаев,

Равил Яһудин, 
 
Фәния Хәкимова,
 
Рәшид Нурмөхәммәтов,

Расыйх Латыйпов ...

Күп алар.

Менә шул китүчеләр исемлегенә

"Бердәмлек" гәҗитәсенең мөхәррире

Нәбиулла угылы 

Рәфкат Әһлиуллин өстәлде.

Рәфкат әфәнде атаклы 

Казан Университетының журналистика

факультетын тәмамлап гомерен каләмчелек хезмәтенә багышлаган

талант иясе булды

.Шуны да искәртеп узасы килә.

Ватаныбызда Казан журналистикасы иң көчлеләрдән санала.

Нәбиулла угылы Рәфкат Әһлиуллин

иҗатының төп өлешен милләтенә багышлады.

Шул ук вакытта,

чирек гасыр буена берничә буын татар журналистларын тәрбияләде.

Көзге яфраклар белән бергә милләтебезнең асыл балалары да коелып баралар.

Самар татар журналистикасы үзенең әйдаманын югалтты.

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.

Гаиләсенә сабырлык телибез.


Шамил Баһаутдин.

Хәбәрләр

«Ватанны сөю – Иманнандыр»

«Бер көн вә бер төн чик буенда сакта тору көндезләрен Ураза тотып, төннәрен гыйбадәт кылып үткәрелгән бер айдан хәерлерәктер» Һәр милләтнең иң изге байлыгы – азатлыгы һәм хөрриятедер. Дөньяда кешечә яшәвебез азатлык, хөррият булуына бәйле. Сугыш – кешеләр өчен һич кенә дә тансык булмаган, ләкин халыклар тормышыннан юкка чыгару мөмкин түгел бер вакыйгадыр.

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре тапшырылды

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышына нәтиҗә ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашучыларга рәхмәт белдерде. “Пленар утырышта чыгыш ясаучыларның докладларында бик төпле фикерләр әйтелде. Бүгенге көндә мәркәзебез Казанда җыелып, уртага салып, татар милләте өчен алга бару юлларын эзләү, фикерләр белән уртаклашу бик мөһим. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сезгә рәхмәтемне җиткерәм.

Наше единство помогает успешно решать задачи развития региона

Ранним утром 13 мая мусульмане Самарской области и всего мира устремились в мечети для совершения праздничной молитвы. В течение светлого времени суток верующие не принимали ни пищу, ни воду, остерегались от зла, греха и старались, очистив свои души и сердца, выполнять веления Аллаха, отказаться от дурных мыслей и поступков, делать только добро, совершать самые благие дела, за которые нам обещано великое вознаграждение от Всевышнего.

«Гадел булыйк, башкаларны рәнҗетмик»

Яңа Фәйзулла авылында яшәгән Хәмзә абый Ибәтуллинны еш исемә төшерәм мин. 60 яшен тутырып, пенсиягә чыккач, ул мәсҗид ишеген атлап керә. Хәмзә абый, минем әтием Хариска - мәсҗид әһеленә, мөрәҗәгать итеп: «Харис бабай, бернәрсә дә белмим бит. Мәсҗидкә йөрүем бушка булмасмы соң?” – дип сорый. “Юк, буш булмый, йөрисең”. “Аяк киемен генә туздыру булмасмы?” – дип тагын сорау бирә Хәмзә абый. “Юк, йөрисең”, - ди аңа әтием.

1 из 215