This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Үз телемдә
Үз телемдә дога укыйм,
Үз телемдә уйланам.
Гашыйкмын туган телемә,
Аһәңле ул, сокланам!
 
Үз телемдә оныгыма
Бишек җырларын көйлим,
Үз илемдә үз телемдә
Горурланып сүз сөйлим.
 
Тәннәр – төсле, телләр – төрле,
Аллаһы шулай яралткан.
Бер кояш, бер ай астында
Тату яшәргә кушкан.
 
Телен-динен кадерләгән –
Аллаһының сөйгәндер.
Гөлләр кебек телләребез –
Җиребез күркәмедер.
 
Үз телемдә дога укыйм,
Үз телемдә уйланам.
Үз телемә рәхмәтлемен,
Аһәңле ул, сокланам!
 
Фәнисә ФӘХРЕТДИНОВА.
Башкортостанның
Кушнаренко районы,
Әхмәт авылы.

Хәбәрләр

10 апреля состоится годовое общее отчетно-выборное собрание СОТО «Туган тел»

10 апреля в 11.00 в актовом зале ГКУСО «Дом дружбы народов» (г.Самара, ул.Воронежская, 9) состоится годовое общее отчетно-выборное собрание Самарского областного татарского общества «Туган тел».

“Халыкка дәрсе гыйбрәттер - театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр...”

Театр – милләтебезнең иң яраткан сәнгать төре. Күренекле драматург Туфан Миңнуллин да: “Театрны, татар кебек, яраткан халык юк”, - дип дөрес бәя биргән. Хәтта бөек урыс язучысы В.Г. Белинский да: “Татарлар бик теләп театрга йөриләр һәм аны бик яраталар икән”, - дип язып калдырган. Татар халкын театрдан башка күз алдына китерү мөмкин түгелдер. Ә театрның дәвамчылары, аны яшәтүчеләр – ул, әлбәттә, тамашачылар.

Юрий Седов: “Замана зәхмәтеннән прививка ясатучылар саны бик аз”

Иске Мәчәләй авылына атнасына ике тапкыр безнең табибыбыз Юрий Валентинович Седов килеп йөри. Аның белән аралашканда, ул: ”Замана зәхмәтеннән прививка ясатучылар саны бик аз“, - ди. Халыкта сүлпәнлек һәм битарафлык күзәтелә.

Татарстанның фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин: “Татар кешесе үзенең кыйбласын сакларга тиеш”

“Татар телен саклап калу өчен аны яратырга һәм телгә карата яхшы мөнәсәбәт булдырырга кирәк. Беренчедән, татарча сөйләшүдән куркырга кирәк түгел. Русча ялгыш сөйлибез икән, кушымчаларны дөрес әйтмибез икән, суфикслар төшеп каламы, башкасымы — моннан куркырга да, оялырга да кирәк түгел.

1 из 212