This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Хак сүзләр
Хәерле гамәлләр кылуга карамастан, кешеләр бер-берсеннән
барыбер гаеп таба.
Бөек имам Шәфигый:
“Син барча кешеләрне дә разый итә алмаячаксың. Шул сәбәпле,
Раббың белән элемтәңне ныгыт, Раббың белән араң яхшы булганнан
соң, кешеләргә игътибар итмә”, - дигән.
Хак сүзләр!
Еш кына, хәерле гамәлләр кылуга карамастан, кешеләр бер-
берсеннән гаеп табарга ашыга. Шуңа игелекләрне мактау яки рәхмәт
сүзләрен ишетү өчен түгел, ә Аллаһы ризалыгы өчен генә башкарырга
кирәк.
Ә тәнкыйть турында имам болай әйткән:
“Көлгән идем, нигә оялмыйсың, диделәр.
Елаган идем, нигә елмаймыйсың, диделәр.
Көләч йөзле булган идем, икейөзле, диделәр.
Йөземне бозган идем, чын йөзе күренде, диделәр.
Эндәшми торган идем, теле тотылган, диделәр.
Сөйләшкәч, күп сөйләшә, диделәр.
Йомшак булган идем, куркак, диделәр, көче булса, җавап бирер иде,
диделәр.
Кыюлык белән җавап биргән идем, акылга җиңел, диделәр. Акыллы
булса, шулхәтле кыю булмас иде, диделәр.
 
Юк, дисәм, хыянәтче, диярләр.
Алар белән бер фикердә булсам, ялагай, диярләр.
Аңладым ки: кеше ризалыгы артыннан күпме генә чапсам да,
тәнкыйтьтән котыла алмам”.
Җәмәгать! Аллаһы Тәгалә Үзе риза булырлык гамәлләр кылырга
насыйп кылса иде.
Динне аңлату, тарату һәм бу юлда хезмәт итү дә әгъзалар белән
шөкер итүгә керә.
 
Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН.

Хәбәрләр

10 апреля состоится годовое общее отчетно-выборное собрание СОТО «Туган тел»

10 апреля в 11.00 в актовом зале ГКУСО «Дом дружбы народов» (г.Самара, ул.Воронежская, 9) состоится годовое общее отчетно-выборное собрание Самарского областного татарского общества «Туган тел».

“Халыкка дәрсе гыйбрәттер - театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр...”

Театр – милләтебезнең иң яраткан сәнгать төре. Күренекле драматург Туфан Миңнуллин да: “Театрны, татар кебек, яраткан халык юк”, - дип дөрес бәя биргән. Хәтта бөек урыс язучысы В.Г. Белинский да: “Татарлар бик теләп театрга йөриләр һәм аны бик яраталар икән”, - дип язып калдырган. Татар халкын театрдан башка күз алдына китерү мөмкин түгелдер. Ә театрның дәвамчылары, аны яшәтүчеләр – ул, әлбәттә, тамашачылар.

Юрий Седов: “Замана зәхмәтеннән прививка ясатучылар саны бик аз”

Иске Мәчәләй авылына атнасына ике тапкыр безнең табибыбыз Юрий Валентинович Седов килеп йөри. Аның белән аралашканда, ул: ”Замана зәхмәтеннән прививка ясатучылар саны бик аз“, - ди. Халыкта сүлпәнлек һәм битарафлык күзәтелә.

Татарстанның фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин: “Татар кешесе үзенең кыйбласын сакларга тиеш”

“Татар телен саклап калу өчен аны яратырга һәм телгә карата яхшы мөнәсәбәт булдырырга кирәк. Беренчедән, татарча сөйләшүдән куркырга кирәк түгел. Русча ялгыш сөйлибез икән, кушымчаларны дөрес әйтмибез икән, суфикслар төшеп каламы, башкасымы — моннан куркырга да, оялырга да кирәк түгел.

1 из 212