Юрий Седов: “Замана зәхмәтеннән прививка ясатучылар саны бик аз”
Иске Мәчәләй авылына атнасына ике тапкыр безнең табибыбыз Юрий
Валентинович Седов килеп йөри. Аның белән аралашканда, ул:
”Замана зәхмәтеннән прививка ясатучылар саны бик аз“, - ди.
Халыкта сүлпәнлек һәм битарафлык күзәтелә.
Дымлы, яңгырлы-карлы яз килде. Бөтен чирләр күтәрелә, халык
гаиләләре белән авырый, ә прививка ясатырга бармыйлар.
Иске Мәчәләй авылында бу зәхмәт бик күп кешене алып китте, әле
терелгәннәре дә хәлсез йөриләр.
Бер әби һәрвакыт: “Рамазан аенда үлсәм ярар иде“, - дип, Аллаһыдан ялварып яшәгән.
Ураза ае кергәч, авырып киткән. Үләм икән, дип куркып, дога кылган:
”Ий, Раббым, мин бит шушы Рамазан аенда димәгән идем бит”.
Әйе, кемнең дә үләсе килми шул.
Иртән уянып, Аллаһының яңа бер матур көненә аяк басабыз икән, сау-
сәламәт икән, шатланып, елмаеп, “Әлхәмдүлилләһ”, - дип әйтәбез.
Бу авыруны табиблар бик тырышып дәвалыйлар, үзләре барысы да
шушы чирне кичерделәр.
Безнең яраткан шәфкать туташларыбыз - Рәмзия Канюкаева,
Фатыйма Уразмәтова, машина йөртүче Рафик Субеевка дога кылабыз.
Авыру килгәнче, саулыкның кадерен белергә тырышабыз.
Раббым, тормышыбызда авыр сынауларны күтәрүче бәндәләреңә
сабырлык бир. Сәламәт кешеләргә мөмкинлекләре чикле булганнар
дөньясын күрә-аңлый белергә, ярдәмгә килеп, бергәләшеп яшәргә
насыйп итсәң иде.
Шамил Мамышев.
Иске Мәчәләй авылы.
Хәбәрләр
10 апреля в 11.00 в актовом зале ГКУСО «Дом дружбы народов» (г.Самара, ул.Воронежская, 9) состоится годовое общее отчетно-выборное собрание Самарского областного татарского общества «Туган тел».
Театр – милләтебезнең иң яраткан сәнгать төре. Күренекле
драматург Туфан Миңнуллин да: “Театрны, татар кебек,
яраткан халык юк”, - дип дөрес бәя биргән. Хәтта бөек урыс
язучысы В.Г. Белинский да: “Татарлар бик теләп театрга
йөриләр һәм аны бик яраталар икән”, - дип язып калдырган.
Татар халкын театрдан башка күз алдына китерү мөмкин
түгелдер. Ә театрның дәвамчылары, аны яшәтүчеләр – ул,
әлбәттә, тамашачылар.
Иске Мәчәләй авылына атнасына ике тапкыр безнең табибыбыз Юрий
Валентинович Седов килеп йөри. Аның белән аралашканда, ул:
”Замана зәхмәтеннән прививка ясатучылар саны бик аз“, - ди.
Халыкта сүлпәнлек һәм битарафлык күзәтелә.
“Татар телен саклап калу өчен аны яратырга һәм телгә карата яхшы
мөнәсәбәт булдырырга кирәк. Беренчедән, татарча сөйләшүдән
куркырга кирәк түгел. Русча ялгыш сөйлибез икән, кушымчаларны
дөрес әйтмибез икән, суфикслар төшеп каламы, башкасымы —
моннан куркырга да, оялырга да кирәк түгел.
1 из 212