This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Татарстанның фән һәм мәгариф министры
Илсур Һадиуллин:
“Татар кешесе үзенең кыйбласын сакларга тиеш”
 
 
“Татар телен саклап калу өчен аны яратырга һәм телгә карата яхшы
мөнәсәбәт булдырырга кирәк. Беренчедән, татарча сөйләшүдән
куркырга кирәк түгел. Русча ялгыш сөйлибез икән, кушымчаларны
дөрес әйтмибез икән, суфикслар төшеп каламы, башкасымы —
моннан куркырга да, оялырга да кирәк түгел. Татар беркайчан
да башка милләт булмый. Үз милләтеңне югалтып, үзеңнең телеңнән
бизеп, башка кемгә дә булса ярарга тырышып, ниндидер калыпка
кереп, шул җырны җырлау гына дөрес түгел.
Телне ничек сакларга соң?
Беренчедән, гаилә, мәктәпкә кенә сылтап калдырмаска кирәк. Безнең
балалар чын татарча сөйләшәләр, алар шулай ук шәһәрдә тудылар.
Татарчасын да, русчасын да, инглизчәсендә дә шартлатып
аралашалар. Гаиләдә татарча сөйләшмәсәләр, соңыннан сөйләшергә
оялып йөрсәләр, татарча тапшырулар карамасалар, татарча гәҗитә-
журнал укымасалар, интернет аша татар массакүләм мәгълүмат
чараларын күзәтеп бармасалар, кызыксынмасалар, язучыларыбызны,
җырчыларыбызны белмәсәләр, рәссамнәребезнең кем икәнен
белмәсәләр, кыйблаларын югалтсалар, әлбәттә, ул вакытта телебез
дә югала.
Телне югалтмас өчен һәр татар кешесе үзенең кыйбласын сакларга
тиеш. Аның кыйбласы - ана теле белән кергән татар теле.
Чувашларга - чуваш теле, мариларга - мари теле, үзбәкләргә - үзбәк
теле. Кайбер вакытта шаккатып карап торам: үзләре «татарча
укытырга, татарча белергә кирәк», - дип сөйләп йөриләр, ә үзләренең
балалары да, оныклары да татарча белми. Аннан соң «Мәктәпкә-
бакчага барганда белгән иде, бакчада онытты», - дип сөйләнәләр.
Эшләмәс өчен, телеңне белмәс өчен, үзеңнең ялгышыңны башка
берәүгә сылтап калдыру өчен бакча бар, мәктәп бар. Ярый, бакчаны
бетерә, мәктәпне бетерә, югары уку йортын бетерә. Аннары кемне
гаепләргә? Тормышта да гаепләргә кеше табылып тора — йә хатынын
гаепли, йә ирен гаепли инде. Сөйләшергә урын юк, вакыт юк, мохит
юк, ди. Әби-бабайны гаеплиләр. Авылда әби белән бабай безне инде
үстергәннәр.
Оныкларны үстерү, ашату, карау, татарчага өйрәтү - ул аларның
миссиясе түгел. Алар ярдәм итәргә генә мөмкин. Бездә әйтәләр иде:
кем тапкан - шул үстерсен, Аллаһы шулай насыйп итсен. Тапкансың
икән, үзең үстер, тәрбиялә, телгә өйрәт, беркемне дә гаепли
алмыйсың: мәктәпне дә, балалар бакчасын да, әбине дә, бабайны
да...”
 
Рәмис ЛАТЫЙПОВ
әңгәмәсеннән.

Хәбәрләр

10 апреля состоится годовое общее отчетно-выборное собрание СОТО «Туган тел»

10 апреля в 11.00 в актовом зале ГКУСО «Дом дружбы народов» (г.Самара, ул.Воронежская, 9) состоится годовое общее отчетно-выборное собрание Самарского областного татарского общества «Туган тел».

“Халыкка дәрсе гыйбрәттер - театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр...”

Театр – милләтебезнең иң яраткан сәнгать төре. Күренекле драматург Туфан Миңнуллин да: “Театрны, татар кебек, яраткан халык юк”, - дип дөрес бәя биргән. Хәтта бөек урыс язучысы В.Г. Белинский да: “Татарлар бик теләп театрга йөриләр һәм аны бик яраталар икән”, - дип язып калдырган. Татар халкын театрдан башка күз алдына китерү мөмкин түгелдер. Ә театрның дәвамчылары, аны яшәтүчеләр – ул, әлбәттә, тамашачылар.

Юрий Седов: “Замана зәхмәтеннән прививка ясатучылар саны бик аз”

Иске Мәчәләй авылына атнасына ике тапкыр безнең табибыбыз Юрий Валентинович Седов килеп йөри. Аның белән аралашканда, ул: ”Замана зәхмәтеннән прививка ясатучылар саны бик аз“, - ди. Халыкта сүлпәнлек һәм битарафлык күзәтелә.

Татарстанның фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин: “Татар кешесе үзенең кыйбласын сакларга тиеш”

“Татар телен саклап калу өчен аны яратырга һәм телгә карата яхшы мөнәсәбәт булдырырга кирәк. Беренчедән, татарча сөйләшүдән куркырга кирәк түгел. Русча ялгыш сөйлибез икән, кушымчаларны дөрес әйтмибез икән, суфикслар төшеп каламы, башкасымы — моннан куркырга да, оялырга да кирәк түгел.

1 из 212