халык тугрылыгы һәм энтузиазмы нәтиҗәсендә дөнья күрә.
туплау, милли мәнфәгатьләрне яклау, татар булып яшәргә ярдәм итү. Быел
исә бөтен Россия халык саны алу барыбыз өчен дә зур имтихан. Хәзерге
мөмкинлекләрне чикли. Туган телне белгән өлкән буын ничек тә милли
ычкындырмаска иде.
интернет порталы ачып җибәрдек.
Закиров тора.
Фикер алышуларны модератор Катифә Гайнетдинова алып бара.
үтә.
милли рухлы татар белгечләре катнаша. Бу чараларны оештыруда Бөтен
дөнья татар конгрессы һәм "Татмедиа" агентлыгы зур ярдәм күрсәтә.
чараларда катнашалар. Пандемия чикләүләре чорында мондый канал аша
аралашу кызыклы һәм файдалы булды дип әйтә алам.
бирә. Милләт тормышына, тарихына һәм заман хәбәрләренә багышланган
ресурслар арасында Мәскәү, Самар татарлары эшләтеп җибәргән интернет
порталлар да бүгенге мәгълумат кырында үз урынын таба алды.
Мондый рухтагы милли
порталларны
татарлар яшәгән барлык
регионнарда да ачарга мөмкин дип уйлыйм. Шул рәвешчә, көнүзәк
мәсьәләләрне вакытында яктыртып, максатчан эш алып бару белән бергә,
шул җирлектә яшәгән барлык татарларны берләштереп торучы уңышлы
механизм да эшләп була. Кайбер татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә әлегә
кадәр үз сайтлары юк, гәҗитләр чыгару яки тарату да шактый зәгыйфь
хәлдә. Бу очракларда матди мөмкинлекләр җитмәү яңа проблем түгел, бу
күптән билгеле. Ләкин алга карап эшли белү, заманча фикер йөртү, яңа
форматта эшләү тагы да зуррак дефицит булып тора.
Мәгълүмат кырында шоу-бизнес,
гыйбрәтле хәлләр,
фаҗигале язмышлар,
маҗаралар яктырту өскә чыккан хәзерге заманда,
милли матбугатның тәрбия мәктәбе булуын оныту,
дин,
әдәбият,
әхлак тарату миссиясеннән ваз кичү мөмкин түгел.
Татар телле матбугатның төп проблемы булып татар телен белүчеләр
кимү тора. Шул сәбәптән күпләр гәҗит-журналның да бүтән телдәгесен
алдыра һәм нәтиҗәдә үзе дә сизмәстән милли мохиттән чыга. Шулай ук
кечкенә редакцияләр, түбән эш хаклары, гонорарлар түләмәү, татар телен
яхшы белгән квалификацияле журналистларның җитмәве төбәкләрдә чыгучы
татар гәҗит-җурналларны авыр хәлгә куялар.
Минем тәкъдимнәр:
1 Хәзерге милли матбугатның авырткан җире - эчтәлекнең ярлылыгы,
актуаллек җитмәү, контент йомшаклыгы. Татар матбугаты, чын мәгънәсендә,
укучыга гамәли ярдәм күрсәтүче булырга тиеш. Хәзерге вакытта гәҗит-
җурнал укучыга, үзен алдыручыга мохтаҗ ә бу вәзгыять киресенчә булып,
укучы гәҗиткә мохтаҗ булсын. Ул анда үзенә кирәк бөтен сорауларга да
җавап таба алган очракта гәҗиткә язылачак.
2 Бүген басма матбугатка интернет ресурсларын каршы кую комачаулый.
Интернет никадәр алга китсә дә, экспертлар фикеренчә, халык басма
матбугатка ныграк ышана. Татар редакцияләренә төрле социаль челтәрләрдә
аккаунтларын булдырып, аларны актуалләштерергә була. Минем кебек
массовый укучының теләге шундый: оператив мәгълүмат телевидение һәм
интернет аша барсын, җитди тирән мәкаләләр һәм этномәдәниятка караган
темалар басма матбугатта чыксын. Интенретта чыккан төпле аналитиканы
басма матбугата аша да тарату бары тик файда гына китерер иде.
3 Республикабызда чыгып килүче татар басмаларын Татарстаннан читтә
яшәүче татарлар арасында киңрәк таныту максатыннан, регионнарда эшләп
килгән татар порталларын, сайтларын актив куллану дөрес булыр иде.
Аларда татар гәҗитәсенең яки журналының аерым колонкасы ачыла, анда
гәҗит басылган кызыклы мәкаләләр куела, архив материалларына урын
бирелә. Шул ук колонкада басмага язылу кнопкасы куела. Шулай ук
порталда узган төрле бәйгеләрдә бүләк итеп гәҗит-журналга бушка язылу
бүләк ителү уңай нәтиҗә бирәчәк.
4 Россия регионнарында hәм чит илләрдә эшләп килүче татар сайтлары hәм
татар басма органнары җитәкчеләре татар блогерларының онлайн форматта
эшли торган берлеген булдырырга вакыт җиткәндер. Мондый канал көнүзәк
темалар турында хәбәрләрне тиз арада тарату, дөрес бәя бирү, тактик
бурычларны тормышка ашыру, үзара hәрдаим элемтәдә булу өчен кирәк.
Питер нокта татар порталы базасында без бу берлекне инде оештыра
башладык дисәк тә була. Питер татар медиофорумнарыннан соң безнең
регионнардагы республикадагы татар гәҗит-җурналлары баш мөхәррирләре
ватсап группасы оешты, анда фикерләшү башланды. Шушы ук берлек
нигезендә без татар хештегларының бердәм исемлеген булдырып аны бар
җирдә мөмкин кадәр активрак куллана башлауга күчәргә тиешбез.
5 Рус телле, әмма татар милли мәйданында эш алып барган hәм күпчелек
укучылары татарлар булган портал, сайт, гәҗит, җурналларда татар телен
өйрәнүгә кызыксыну уятырга тырышу, аның өчен яңа форматларда эшләү
үгет-нәсихәт белән генә түгел ә укучының үзендә телне өйрәнүгә кызыксыну
уяту мөhим.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: милли үзаң тәрбияләү, халкыбыз
тарихы, мәдәнияте һәм мәгърифәте турында мәгълумат тарату милли
матбугатебезнең төп максаты булсын иде. Бүген ярдәмгә мохтаҗ гәҗит-
журналларыбызны, китап
һәм
интернет
мөмкинлекләрен
югалудан,
мәгълумат инкыйразыннан бары тик татар халкы үзе генә һәм аның
этномәдәният мөhите генә коткара ала. Ничек кенә булмасын, безнең милли
матбугатны югалтырга хакыбыз юк. Рәхмәт.
Нәкыйфь угылы Ренат Валиуллин.
Татарстан Республикасының
Санкт-Петербург hәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле.