This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

«Татар театры башкалардан талантлырак, кызыклырак булса гына җиңә ала»


«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевның ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ясаган чыгышын тәкъдим итәбез.



Илгиз Зәйниев
"Әкият" курчак театрының сәнгать җитәкчесе
Бүгенге иң зур проблемаларыбызның берсе — Россия Федерациясендә милли телләрне саклау. Проблеманың чишелеш юлларын беребез дә белми дип уйлыйм, һәрберебез үз юлы белән бер үк максатка таба бара. Без — театр әһелләре — бу максатка театр аша киләбез.

Озак еллар дәверендә телне авыл саклап килгән. Әле без үскәндә дә авылда русча сөйләшү юк иде. Моның сәбәбе гади, без рус телен ул кадәр әйбәт белми идек. Сөйләшерлек дәрәҗәдә белгән очракта да, без татарча уйлый, фикер йөртә идек, шуңа туган телебездә аралашу безгә күпкә җайлырак булды.

Соңгы елларда авылдагы көнкүреш нигездән үк үзгәрде. Элек авыл җирлегендә ике телевизион каналы булса (аның берсе татарча), хәзер, спутник тәлинкәләре керү белән, телевизион каналлар йөзләгән, ә алар арасында татарчалары нибары 2-3. Аның артыннан ук авылга югары тизлектәге интернет килеп керде — монысы инде шәһәр белән авыл арасында аерманы бөтенләй сөртеп ташлады. Хәзер авыл баласы шәһәрнеке белән бер тәрбия ала дисәң дә, ялгыш булмас. Димәк, без бу ачы хакыйкатьне кабул итәргә тиеш — бүгенге көндә без авыл телне саклап калачак дип өметләнә алмыйбыз.

Бүгенге көндә без авыл телне саклап калачак дип өметләнә алмыйбыз.
Тел яшәсен өчен ул яңгырарга тиеш. Тел яңгырасын өчен ул кирәк булырга тиеш. Әгәр дә безнең ипиебез телне белүгә бәйле булса, без һичшиксез, барыбыз да аны өйрәнер, белер идек, ләкин бүгенге көндә тормышны алып бару, җәмгыятьтә тулы вәкил булып яшәр өчен татар теле кирәк дип, мактанып булмый. Без андый җәмгыять кора алмадык, моңа безгә бәйле һәм бәйле булмаган төрле сәбәпләр бар.

Бүгенге көндә кеше өчен нәрсә иң кадерле? Акчамы? Дәрәҗәме? Төрлечә җавап бирергә буладыр, әмма күп кенә акыллы кешеләр «вакыт» диләр. Мин моның белән килешәм, чөнки бердәнбер кире кайтарып булмаган нәрсә - вакыт. Без — иҗат кешеләре: «Мин бөек сәнгать белән шөгыльләнәм», - дип әйтергә яратабыз. Ә асылда исә, бүген көрәш бара. Вакыт өчен көрәш. Без барыбыз да тамашачының вакыты өчен көрәшәбез. Әгәр дә кеше безнең спектаклебезгә килә икән, димәк, ул хәләл эшләп тапкан акчасын гына сарыф итми, ә иң кадерле ике сәгать гомерен, кире кайтарып булмаган вакытын безгә багышлый. Һәм без барыбыз да аның шул вакыты өчен көрәшәбез. Әгәр дә күпмедер дистә еллар элек татар сәнгате үз казанында кайнаса, татар тамашачысының вакыты өчен татар сәнгать әһелләре генә көрәшсә, соңрак моңа рус телле контент килеп кушылды.

Халкыбыз, Аллага шөкер, русча да, хәтта башка чит телләрдә дә сөйләшә. Һәм әлбәттә, ул үзенең коралын — телләрне белү сәләтен, вакытын сыйфатлы итеп сарыф итүдә куллана. Халыкның сайлау мөмкинлеге бар. Без башкалардан талантлырак, тырышрак, кызыграк, остарак булсак кына, вакыт өчен көрәштә җиңеп чыга алачакбыз.

Бу уйларның телгә ни катнашы бармы? Бар. Турыдан-туры. Бүген без татар телендә сыйфатлы, дөньякүләм конкурентлы иҗат җимешләре тудыра алсак кына, залларыбыз буш булмас. Ә залларыбызның буш булмавы - ул татар теле яңгыраячак, кирәк булачак дигән сүз. Иманым камил, иҗатыбыз кызык булса, аны татар гына түгел, башка милләтләр дә бик теләп кабул итәчәк, чөнки һәркемнең вакытын сыйфатлы итеп үткәрәсе килә.

Без башкалардан талантлырак, тырышрак, кызыграк, остарак булсак кына, вакыт өчен көрәштә җиңеп чыга алачакбыз.
Бу юлда эшлисе эшләребез әле шактый. Әмма инде эшләнгән эшләр дә бар һәм аларның беразын атап үтәргә кирәктер. Билгеле, телне саклап калу юлында Камал театры өлешен ассызыкламыйча мөмкин түгел. Театр 1906 елда барлыкка килгән көненнән алып, бүгенгәчә бары тик татар телендә генә уйнап килә. Телне саклар өчен моннан да зур өлеш булырга мөмкинме? Биредә төрле яшьтәге, төрле фикердәге, төрле карашлы кешеләр өчен рухи азык табарга мөмкин.

Мин, балалар театры җитәкчесе буларак, бүген балалар өчен соңгы чыккан спектакльләрне үрнәккә алып сөйләрмен.

Соңгы елларда Кариев исемендәге яшь тамашачы театры ирешкән уңышларны күрмәс өчен йә битараф булу, йә күрмәмешкә салышу кирәктер. Кариев театры куйган «Хикмәт Әкиятләре», «Мио, минем Мио» спектакльләре татар сәхнәсендә дөнья классикасы ничек табигый итеп яңгырарга мөмкин булу үрнәге булса, «Кәҗүл читек» — татар классикасы бүгенге көндә дә актуаль яңгырашка ирешә алуын һәм гайрәтне чигерә торган нотык укымыйча, үрнәк күрсәтү алымы белән, балаларга тәрбия биреп булу мисалы.

Әлмәт татар дәүләт драма театры шулай ук төрле юнәлештә эзләнүләр алып бара һәм аларның уңышларын санап кына китү дә күп вакытны алыр иде. Мин бәби-театр өлкәсендә җитди көчләр юнәлтеп, иң бәләкәй тамашачыларны «Җир» һәм башка спектакльләре белән куандырганнарын мактауга һәм хуплауга лаек дип саныйм.

Соңгы елларда балалар өчен куелган спектакльләр арасында Әтнә театрының «Бәхет кошы» спектакле зур игътибарга лаек, минемчә. Шулай ук Чаллы курчак театрының янәдән татар спектакльләре куя башлавы да җанны куандыра.

«Әкият» курчак театры соңгы ел ярым вакыт эчендә татар телендә биш спектакль чыгарды. Иң бәләкәйләр өчен «Хәерле көн!» бәби-спектакле булса, гаилә белән карап, татар телен ишетеп, татар моңына төренеп кайту өчен бөек җырчыбыз Әлфия Авзалова иҗатына багышланган «Әлфия», татар драматургиясе җәүһәре «Әлдермештән Әлмәндәр», дөньякүләм танылган татар музыкаль әсәре «Шүрәле» балеты нигезендә «Шүрәле: яңа фантазия» спектакльләре.

Туган телне саклауга махсус юнәлтелгән «Тыпырдык» спектакленә бераз туктап китәсем килә. Әлеге спектакльне куяр өчен без милләтебезнең асыл көчләрен: әйдәп баручы композитор Эльмир Низамов, хореограф, Россиянең «Алтын битлек» милли премиясе лауреаты Нурбәк Батулла, шагыйрә Резеда Гобәеваны чакырдык. Төп максатыбыз — спектакльдән башка да яши алырлык балалар җырлары тудыру иде. Әлеге унлап җырның һәркайсы балаларны нәрсәгәдер өйрәтә: санарга, хайваннар исеменә, ел фасыллары аталышына һ.б. Күзәтүебез буенча, балалар аларны тиз отып ала һәм бик теләп кабатлыйлар. Димәк, максатка ирешкәнбез. Шул аерым игътибарыгызны сорыйм: без әлеге спектакльне, заманча әйткәндә, франшиза буларак: (спектакльнең видеоязмасы, пьесасы, шигырьләре, җырларның ноталары, + һәм — (плюс һәм минус) фонограммалары, хореографиясе һәм рәссам эскизларын) Казаннан читтә булган һәрбер татар театрына бүләк итәргә әзербез. Безнең әлеге тәкъдимебез белән Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры инде файдаланды: «Тыпырдык» спектакле декабрь азагында аларның сәхнәсендә дә уйналды.

Иң аянычлы мисал ул, әлбәттә, дәүләт планын үтәр өчен кайбер татар театрларының рус телендә уйнарга мәҗбүр булуы.
Киләчәктә дә «Әкият» театры татар телендә милләткә хезмәт итүен дәвам итәчәк.

Горурланырлык эшләр шактый, әмма камиллекнең чиге юк — шуңа күрә яулыйсы үрләр җитәрлек.

Иң аянычлы мисал ул, әлбәттә, дәүләт планын үтәр өчен кайбер татар театрларыбызның рус телендә уйнарга мәҗбүр булуы. Әлеге юлдан киткән күрше республикалар театрлары бик аяныч нәтиҗәләргә иреште дип әйтсәң дә, арттыру булмас. Бу мәсьәләне милләткә дә, театрның оешма буларак эшчәнлегенә дә зыян китермичә чишү юлларын табу кирәктер, минемчә.

 Рузилә Мөхәммәтова,

www.intertat.ru

Хәбәрләр

Милләтләр дуслыгы – иң зур байлык ул

Сентябрьнең 12ндә Самар төбәгендә гомер итүче төрле милләт халыклары өчен бик зур вакыйга булды. Шәһәребезнең “Волгарь” бистәсендә “Халыклар дуслыгы паркы” милли-мәдәни комплекс ачылды.

Рәсүлебезнең беренче көрәше

Шәех рәхмәтуллаһи галәйһи әйтте: “Заман әүвәлдә Мәккә егетләрендә бер мәйданга җыелышып, көрәшү гадәте бар иде. Шул тарика көннәрдән беркөнне җыелып көрәшкәннәрендә Әбү Җәһел батырга калды. Анарга каршы чыгучы булмады. Бәс, Әбү Җәһел, егетләнеп, миңа кем чыга, дип нәгърә (каты тавыш) орды. Рәсүл галәйһиссәлам, мин көрәшәм, дип, сикереп торды. Ул торганны күргәч, Әбү Талиб урыныннан торып, әйтте: “Әй, кардәшем, кем белән көрәшәсеңне аңлыйсыңмы”.

«Бердәмлек» газетасы: Гали авылы мәктәбендә укучылар саны кимеми, укытучылар җитәрлек

«Яктылык» татар мәктәбендә укырга теләүче балаларны ничек сыйдырып бетерик икән, дип баш ваталар, дип яза Эльмира Сәйфуллина. Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның татар мәктәпләренең торышы, борчулары һәм шатлык-сөенечләре турында мәкалә чыкты.

В Самарской области в 7-й раз отметят День дружбы народов

День дружбы народов отмечается в нашем регионе 12 сентября. Он был учрежден Законом Самарской области от 10 ноября 2014 года № 104-ГД «О памятных датах Самарской области» как «День народов и национальных культур Самарского края». 11 октября 2017 года Законом Самарской области этому празднику было официально присвоено название «День дружбы народов».

1 из 220