This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Әбзалетдин кызы Дания Алиәкбәровага – 85 яшь!
 
Дания апа Мулла авылында тугыз балалы гаиләдә туып-үсә. 1953    
елда авыл мәктәбен тәмамлагач, Камышлы педагогия училищесына
укырга керә. 1957 елда үз авылына укытучы булып эшкә кайта һәм 35
ел шушы вазифаны башкара.
Дания апа безнең үзебезне дә укырга-язарга өйрәтте һәм аннан соң
безнең балаларны да укытты. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты
буенча тирән белем бирде ул безгә.
Хезмәт ветераны булып, лаеклы ялга чыккач, Гомәр хәзрәт
Әхмәтвәлиевтан дәресләр алып, гарәп телен үзләштерде, Коръән
укырга өйрәнде. Безнең дә Коръән укырга теләгебез тугач, Дания
апабыз дәресләр бирде һәм дөрес итеп Коръән укырга өйрәтте. Без
Дания апага мең рәхмәтле.
Аның тормышы, кешеләргә яхшы мөнәсәбәте, гаиләсе күпләребезгә
үрнәк булып тора.
Авыл егете Нурислам Алиәкбәров белән кушылып, тату гына яшәп, өч
бала үстерделәр. Нурислам абыйның әнисе Сәкинә әби белән 35 ел
бергә тордылар. Сәкинә әби 15 ел чирләде, ахыргы өч ел түшәктә
ятты. Дания апа аны яхшы карады, күтәреп йөртте.
2016 елда, авыл халкы берсүзле булып, Дания апаны остабикә итеп
сайладылар. Ул – Мулла авылында олуг хөрмәткә лаек шәхес.
Авыр вакытта кешеләргә һәрчак ярдәм кулын суза, акыллы киңәшләре
белән булыша. Аның бөтен күркәм сыйфатларын санап бетерерлек
түгел.
Бүгенге көндә Дания апа, каенанасы Сәкинә әби белән дус яшәгәнчә,
угылы һәм килене белән тату гомер кичерә.
Хөрмәтле Дания апабыз, сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, җан
тынычлыгы телибез. Киләчәктә дә остабикә буларак озак еллар
барыбызга да үрнәк булып яшәргә язсын!
 
Мулла авылы халкы исеменнән
Салюковлар гаиләсе.

Хәбәрләр

«Татар театры башкалардан талантлырак, кызыклырак булса гына җиңә ала»

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевның ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ясаган чыгышын тәкъдим итәбез.

Намаз

“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!” диеп кенә, Намазлыгын идәнгә Пөхтәләп җәеп кенә, Бабам укый Намазны Кәләпүш киеп кенә.

Рәшит хәзрәт Йосыпов: «Миңа өшкертергә килүчеләрнең 90 проценты – хатын-кызлар, чөнки алар арасында хөсетлек, үчлелек зур»

Ульян шәһәрендә яшәүче Рәшит хәзрәт Йосыпов – халык табибы да. Ул Сүриядәге ике ислам уку йортын тәмамлаган. 10 ел инде өшкерү белән шөгыльләнә. Соңгы вакытта Инстаграм сәхифәсендә «туры элемтә»ләр уздыра, онлайн вәгазьләр укый. Социаль челтәрләрдә аны иң яхшы өшкерүчеләрнең берсе дип тәкъдим итәләр. Рәшит хәзрәт белән замана зәхмәтләре турында сөйләштек.

Әбзалетдин кызы Дания Алиәкбәровага – 85 яшь!

Дания апа Мулла авылында тугыз балалы гаиләдә туып-үсә. 1953 елда авыл мәктәбен тәмамлагач, Камышлы педагогия училищесына укырга керә. 1957 елда үз авылына укытучы булып эшкә кайта һәм 35 ел шушы вазифаны башкара.

1 из 207