This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Похвистневоның руки мәркәзе

Похвистнево шәһәренең Рокосовский урамында урнашкан мәхаллә-115 мәчетендә еш булырга туры килә.

“Мөэмин мөселман булу өчен, һич кимендә җиде буыныңның Ислам кануннары буенча яшәве кирәк “ дип әйтә иделәр

безнең бабайлар. Шундый бәндәләр генә үз өсләренә имамлык вазифаларын ала алалар.


Похвистнево шәһәрендә беренче мәчет ачылганчы, үз өйләрендә 
мөселманнар саклап кала алганнар гореф- гадәтләрне, мөселман бәйрәмнәрен. Бөтен булган шатлыкларны да, хәсрәтле көннәрне дә
мөселманча, милләтнең бердәмлеген саклап калу өчен һәр имам үзен иманлы, әхлаклы, төрле халыкларны хөрмәт итеп тотканнар.


Габдулла Иксанов-1958-1973- нче елларда эш алып барган.

Исмаил Габидулла улы Хамидуллин—1973-1976-елларда.

Шарифзян Шакир улы Булатов- 1976-1978- нче елларда.


1978-нче елдан- Минигали Миннәхмәт улы Мәҗитов. Сугыш ветераны.


1986-нчы елда шушы Рокосовский урамыннан сатып алганнар бер фатирны һәм аны ясаганнар “ Молельный дом”,-дип. Шушы елдан бирле мәчетле булганнар. Кассир вазифасын алып барган –Хеснулла Гатаулла улы Яруллин.


1991-нче елда- шушы бинага манара күтәргәннәр. Ягфәр Сыраев Гомер улы- шушы елдан бирле, экзамен биреп “
Исламский религиозный статус” алган. Похвистнево шәһәрендә бик атаклы, гамәл кылучы булып торган. Халык бик зур дәрәҗәгә
күтәргәннәр ул хазрәтне. Бик күп булышкан имамнарга, укырга теләүчеләргә һәм үзенең якташларына.


2006-нчы елдан имам вазифасы яшләргә күчкән Илнур –хазрәт Гайнутдиновка. Ул бик актив кеше, халыкны шәһәрдә һәм авылларда да укытучы булып намаз тәртипләрен, гарәпчә укырга өйрәткән. Кышкы кичләрне Похвистневодан килеп Мәчәләйдә дә бик күп вәгаз кичәләре үткәрде. Мәчәләй халкы бүген дә искә алалар- аның моңлы тавышын, диннең гореф- гадәтләрен тулысынча аңлата белүен. 2016-нчы елда ул күчә яңа мәчеткә.

Бүген имам булып эш алып бара 115-нче мәхалләдә - Сөләйман Мухтар
улы Ибраев. Ул җитәкче имам хатып, вакытны исраф итүдән куркып яши,
иң кыммәт әйберләрдән дә кадерле булуын белә. Үзенең үгет- нәсихәте
белән динебезгә мәхәббәт тәрбияли, һәм гаиләне дә онытмый. Аңарда
бик зур энергетика, армый-талмыйча җиренә җиткереп , хак юлга өнди
һәрбер кешене.
Аның халәл җәфете Мәриям Вилдан кызы белән бергә торуларына 46-
ел булды. Өч бала үстергәннәр.
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, бергә Хаҗга барганнар. 2015-нче
елда Умра Хаҗына да барганнар. Сөләйман әйтә:” Әти-әнием,
бабаларым бик укымышлы кешеләр булганга- безгә күп белем
бирделәр.”
Бүгенгесе көндә мәчетне ямле итеп тота мөәзин вазифасын алып
баручы- Әбүзәр Әнвәр улы Исхаков. Ул үзе –кассир да, отчетларны да ,
түләүләрне дә алып бара, бик тырыш һәм ягымлы мөселман. Шушы
материалларны язган көнне аңа- 70-яш
тулды. Исәнлек- саулыклар телибез, гел шулай матур- ягымлы караш
белән , ул кешеләрне үзен яраткан кебек яратучы булып калсын иде.
Ике дөньяның сәгадәтләренә лаек булырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен
иде. Аллаһының ризалыгын алып, гыйбадәтләре дәвамлы булып,
тормыш иптәше Әминә белән тигез гомер итәргә насыйп итсен иде.
Сөләйман хазрәт белән Әбүзәр Әнвәрович бик күп тырышлыклар куеп
хатын-кызлар бүлмәсен дә бик матур ясап чыгарганнар. Әбиләр
 
һәрвакыт телефон аша белешәләр, кайчан намазга килергә дип.
Мәчеттән бәләкәй генә бүләкләр биргәндә әбиләргә, алар елыйлар һәм
әйтәләр: ”Безне онытмыйлар икән әле мәхаллә мөселманнары “.
Менә бу инде хатын-кызларга булган хөрмәтнең әҗере.
“Милләтебезнең соңгы өмете, аны рухландыручы көч фәкать ислам
кушканча яшәү рәвеше. Башка юл юк. Бу мәчетнең дә бабалары ислам
кушканча яшәргә тырышалар.
Бабаларыбыз бу сафка катгый тәлапчелек күрсәткәннәр. Милләтнең
бүгенге яшәве-алар фатихасының җимеше.
 
Шамил Мамышев.

Хәбәрләр

«Татар театры башкалардан талантлырак, кызыклырак булса гына җиңә ала»

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевның ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ясаган чыгышын тәкъдим итәбез.

Намаз

“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!” диеп кенә, Намазлыгын идәнгә Пөхтәләп җәеп кенә, Бабам укый Намазны Кәләпүш киеп кенә.

Рәшит хәзрәт Йосыпов: «Миңа өшкертергә килүчеләрнең 90 проценты – хатын-кызлар, чөнки алар арасында хөсетлек, үчлелек зур»

Ульян шәһәрендә яшәүче Рәшит хәзрәт Йосыпов – халык табибы да. Ул Сүриядәге ике ислам уку йортын тәмамлаган. 10 ел инде өшкерү белән шөгыльләнә. Соңгы вакытта Инстаграм сәхифәсендә «туры элемтә»ләр уздыра, онлайн вәгазьләр укый. Социаль челтәрләрдә аны иң яхшы өшкерүчеләрнең берсе дип тәкъдим итәләр. Рәшит хәзрәт белән замана зәхмәтләре турында сөйләштек.

Әбзалетдин кызы Дания Алиәкбәровага – 85 яшь!

Дания апа Мулла авылында тугыз балалы гаиләдә туып-үсә. 1953 елда авыл мәктәбен тәмамлагач, Камышлы педагогия училищесына укырга керә. 1957 елда үз авылына укытучы булып эшкә кайта һәм 35 ел шушы вазифаны башкара.

1 из 207