Сорагыз – җавап бирәбез
“Раббыбыз адәмнәрне сыный. Ә Ул Пәйгамбәребез Мүхәммәд с.г.в.не
авырлыклар белән сынаганмы?”
Бала хәсрәте – иң зур кайгы
“Кеше башына күп кайгы-хәсрәт килә.
Алар төрле.
Ачлык.
Су басу.
Янгын.
Сугыш кырларында якыннарны югалту.
Ләкин дә адәм баласына килгән иң зур хәсрәт – ул бала хәсрәте.
Пәйгамбәребез Мүхәммәд с.г.в.нең өч угылы сабый вакытларында ук
вафат булалар.
Дүрт кызының өчесе үзе исән вакытта ук мәңгелеккә күчәләр.
Кече кызы Фатыйма да, әтисе үлгәч, озак яшәми.
Ләкин дә Пәйгамбәребез с.г.в.гә нинди генә хәсрәт килмәсен, ул
халыкны Иманга өндәүдән туктамый”.
Шамил Баһаутдин соравына
Наил хәзрәт МОСТАФИН җавап бирде.
«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевның ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ясаган чыгышын тәкъдим итәбез.
“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!” диеп кенә,
Намазлыгын идәнгә
Пөхтәләп җәеп кенә,
Бабам укый Намазны
Кәләпүш киеп кенә.
Ульян шәһәрендә яшәүче Рәшит хәзрәт Йосыпов – халык табибы да. Ул Сүриядәге ике ислам уку йортын тәмамлаган. 10 ел инде өшкерү белән шөгыльләнә. Соңгы вакытта Инстаграм сәхифәсендә «туры элемтә»ләр уздыра, онлайн вәгазьләр укый. Социаль челтәрләрдә аны иң яхшы өшкерүчеләрнең берсе дип тәкъдим итәләр. Рәшит хәзрәт белән замана зәхмәтләре турында сөйләштек.
Дания апа Мулла авылында тугыз балалы гаиләдә туып-үсә. 1953
елда авыл мәктәбен тәмамлагач, Камышлы педагогия училищесына
укырга керә. 1957 елда үз авылына укытучы булып эшкә кайта һәм 35
ел шушы вазифаны башкара.