This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
«Балаларыбызга кече яшьтән Пәйгамбәрен сөйдерегез»
 
 
Баланы иң элек динебез Ислам гыйлеменә өйрәтергә кирәк.
Барча галәмнәрне барлыкка китереп, аларны тәрбия кылучы, безне
нигъмәтләндереп торучы, мөэмин-мөселманнар өчен каберне
Җәннәтнең бер бакчасы итеп кылучы, Имансыз бәндәләр өчен
каберне Җәһәннәмнең бер утлы чокыры итүче Аллаһы Сөбханә вә
Тәгаләгә хәмед вә сәналәребез булса иде!
 
Аның хак хәбибе, кешелеккә туры юлны өйрәтеп калдырган,
мөселманнарны Җәннәт белән сөендергән вә имансызларны
Җәһәннәм белән кисәткән, Дөньяда яшәгән иң яхшы мөселман,
иң яхшы хәләл җефет,
иң яхшы әти,
иң яхшы дус,
иң күркәм үрнәк әһеле булган Пәйгамбәребез Мүхәммәд с.г.в.гә
күңелебезнең иң түрләреннән чыккан салават-шәрифләребез булса
иде!
 
Аллаһы Тәгалә үзебезгә дә күңел тынычлыгы, нык сәламәтлек насыйп
итсә иде!
Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә:
“Ий, Иман китерүчеләр! (Әмерләрне тотып, тыюлардан тыелып) үз-
үзләрегезне һәм гаиләләрегезне уттан саклагыз, (башка утларның
ягулыгы утын булса) аның ягулыгы (кяфер) кешеләр һәм (бик тиз
кабынып, бик күп яндыра торган күкерт) ташлар”.
(“Тәхрим”/”Тыю”, 66:6).
 
“Менә Локман угылына вәгазьләп әйтте: “Ий, угылым! (Бернәрсәне дә)
Аллаһыга ширек кушма.
Һичшиксез, ширек – бик зур золым”.
(“Локман”, 31:13).
Пәйгамбәребез с.г.в. болай дип әйткән:
“Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез.
Аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез”.
Кеше өч кыз бала тудырып тәрбияләсә, аларны тормышка чыгарса
һәм аларга игелек кылуны дәвам итсә, ул кешенең Җәннәттә урына
бар”.
“Һичбер ата баласына затлы әдәп һәм тәрбиядән башка файдалырак
нәрсә бирә алмас”.
 
Ата-ананың балаларына карата булган вазифалары.
Балага Ислам диненә муафыйк булган күркәм исем кушу.
Аллаһы каршында иң матур исем “Габд” сүзеннән башлана.
Мисал өчен:
Габдулла,
Габдрахман,
Габдрахим,
Габдессәлам.
Аннары Мүхәммәд исеме.
Шуннан пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең исемнәре. Һәм татар
халкына хас, күркәм, мәгънәле булган исемнәр.
Балага иң элек Азан ишеттерергә кирәк.
Азан укып, баланың уң колагына исем кушабыз. Аннары, камәт
төшереп, баланың сул колагына исем әйтелә.
 
Сөннәтләү.
Гадәттә ир баланы җиде көннән соң сөннәткә утыртырга кирәк.
Беренчедән, бу – Ислам дине символы.
Икенчедән, Ибраһим галәйһиссәламнең юлына иярү (Ибраһим
галәйһиссәлам 80 яшендә сөннәткә утыртыла).
Өченчедән, мөселман булуның билгесе.
Дүртенчедән, бу Аллаһы һәм Пәйгамбәребез с.г.в. Мүхәммәд с.г.в.нең
әмерләренә буйсыну.
Бишенчедән, табиблар да моны хуплый, чөнки бу – чисталык, пакьлек.
 
Хәләл ризык.
Баланы ана ике елга кадәр имезә.
Баланы имезгән чакта: “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим”, - дип
әйтергә кирәк.
Аннары хәләл ризык ашату зарур.
Хәләл ризыкның файдасы: ризык чиста, бәрәкәтле була, изге эшләргә
көч һәм куәт бирә, Аллаһының ризалыгына ирешелә, кылган догалар
кабул ителә.
 
Дин гыйлеме.
Әлбәттә, балаларыбыз
бакчада,
мәктәптә,
югары уку йортларында белем алалар.
Әмма аларны иң элек дин гыйлеменә өйрәтергә кирәк.
Баланың теле ачыла башлагач, башта “Аллаһы”,
“Ләә иләәһә илләллаһ, Мүхәммәдүр-расүлүллаһ”
сүзләренә өйрәтергә хаклыбыз.
 
Һөнәргә өйрәтү.
Бөтен пәйгамбәрләр галәйһимуссәлам нинди дә булса һөнәргә ия
булганнар. Баланың нәрсәгә сәләте булса,
шуны үстерергә һәм куәтләргә кирәк. Һәр һөнәр кирәкле.
 
Балигълыкка ирешкәч,
баланы өйләндерү
яки
кияүгә бирү.
“Шура” журналы.
 
2021 ел. Кырлач (Гыйнвар) ае. Самар Җәмигъ мәсҗиде. Акыллы
әтиләр малайларын сабый чактан үзләре белән Намазга алып
киләләр.
Бу нарасыйлар калйан төтенен дә, тәмәке төтенен дә суырмаслар,
хәмер -шәрәт дигән шайтан сидеген дә эчмәсләр, Аллаһы теләсә.
Әле мин әти кешене 4 малае белән Намазга килгәнен күрдем. Шуннан
соң Намазга телефонымны алып бара торган булдым.
Үрнәк алыйк шундый бәхетле аталардан.
 
Шамил Баһаутдин.

Хәбәрләр

«Татар театры башкалардан талантлырак, кызыклырак булса гына җиңә ала»

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевның ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ясаган чыгышын тәкъдим итәбез.

Намаз

“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!” диеп кенә, Намазлыгын идәнгә Пөхтәләп җәеп кенә, Бабам укый Намазны Кәләпүш киеп кенә.

Рәшит хәзрәт Йосыпов: «Миңа өшкертергә килүчеләрнең 90 проценты – хатын-кызлар, чөнки алар арасында хөсетлек, үчлелек зур»

Ульян шәһәрендә яшәүче Рәшит хәзрәт Йосыпов – халык табибы да. Ул Сүриядәге ике ислам уку йортын тәмамлаган. 10 ел инде өшкерү белән шөгыльләнә. Соңгы вакытта Инстаграм сәхифәсендә «туры элемтә»ләр уздыра, онлайн вәгазьләр укый. Социаль челтәрләрдә аны иң яхшы өшкерүчеләрнең берсе дип тәкъдим итәләр. Рәшит хәзрәт белән замана зәхмәтләре турында сөйләштек.

Әбзалетдин кызы Дания Алиәкбәровага – 85 яшь!

Дания апа Мулла авылында тугыз балалы гаиләдә туып-үсә. 1953 елда авыл мәктәбен тәмамлагач, Камышлы педагогия училищесына укырга керә. 1957 елда үз авылына укытучы булып эшкә кайта һәм 35 ел шушы вазифаны башкара.

1 из 207