This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Салават уналты «Жигули» бүләк итте
 
 
Салават Йосыпов 1950 елда, гыйнварның өчендә Самар өлкәсе Камышлы
районының Иске Ярмәк авылында туган. 1971 елда Әлмәткә килеп, андагы нефть
һәм газ чыгару идарәсендә эшли башлады.
Тренер Миннеәхмәт Мөхәммәтҗанов, Илгизәр Димиев туплаган төркемнәрдә
шөгыльләнеп, ике милли төр – гер күтәрү һәм татарча көрәш буенча спортостасы
исемнәренә ия булды. Татарстан һәм Россия чемпионы, Урта Азия һәм Төньяк
Кавказ республикаларында, Мәскәүдә үткән көрәш бәйгеләрендә катнашып, ул
яклардан командалар чакырып, Әлмәттә зур күләмле көрәш бәйгеләре оештырды.
Нефть яклары электән дә Рәшит Фәсәхов, Иван Максимов, Миннеәхмәт
Мөхәммәтҗанов кебек батырлар белән билгеле иде инде. 1970 елларда Әлмәттәге
таза-таза егетләр “Татэлектромонтаж” тресты идарәсенең кызыл почмагына, шул
оешмада мастер булып эшләгән, профсоюз оешмасын җитәкләгән Илгизәр Димиев
тирәсенә җыелып, гер күтәрде, келәм җәеп көрәште – алда торган Сабан туйларына,
ярышларга әзерләнде. Янәшәдә генә физкультура техникумы булу, анда да көрәш
секциясе эшләү бер-берсе белән ярышу, көндәшлек кебек нәрсә дә тудырды. Һәм бу
яхшыга булды.
Казан ул елларда “Социалистик Татарстан” гәҗитәсенең герой-шагыйрь Муса Җәлил
исемендәге бәйгесе белән шауласа, әлмәтлеләр “Нефтяник” гәҗитәсе призына
ярышлар оештырды, “Труд” спорт җәмгыяте беренчелеген үзләренә алырга
омтылды. Әлеге бәйгеләргә безнең як батырлары белән бергә Үзбәкстан,
Төрекмәнстан, Мәскәү команлары да килеп йөрү Әлмәт көрәшенең дәрәҗәсен
күтәрде. Карачай-Черкас автономияле республикасында Советлар Союзы Герое
Асмән Касаев исемендәге призга
оештырылган Бөтенсоюз турнирына да безнекеләрдән тәүге сукмакны әлмәтлеләр
салды.
Самар өлкәсеннән килгән Салават Йосыпов, Азнакайдан Әсләм Шакиров, Нәфис
Кәлимуллин, Нәзиф Әхмәтшин, Ринат Ногъманов, Зиннур Шәвәлиев, Нәфис
Ярмиев, Чирмешәннән Марат Яруллин, Мөслимнән Рим Синәкәев, Лениногорскидан
абыйлы-энеле Алмаз һәм Ильяс Билаловлар, Сирень Дәүләтов, Дамир Вагыйзов
үзләренең спорттагы бәхетләрен шушында таптылар. Алай гына да түгел,
Әлмәттәге көрәш рухын алар үзләренең туган якларына да таратты.
 

1979 елда “Әлмәтнефть” идарәсенең физкультура йорты киңәйтелгәч, нефть ягы
пәһлеваннары Салават Йосыпов – көчле егет, гер күтәреп Россиягә танылды,
көрәшкә кереп китте – берәүгә дә билен бирмәде, оештыра да белде, шәһәрдә сүзе
үтте. Ул егетләрне хөрмәтләде, егетләр аны үз итте – көрәшчеләр бер үзәккә
җыелды. Алар Әлмәт көрәшенең данын башка якларга да алып китте.
Әйтик, 2000 елда мондый хәл дә булды: Ильяс Галимов Самар Сабан туенда баш
батыр булып калгач, өлкә губернаторы Константин Титов көрәшче егеткә бөтен
халык алдында бер бүлмәле фатир ачкычын тапшырды.
Ә 1993 елда Әлмәт Сабан туена Италиядән “Техносервиз” фирмасы вәкиле
Джорджио Понци килгән иде. Көрәштә батырга ул 16 миллион сум торган “Ниссан-
Самми” машинасы куйды. Аның өчен көрәш ахырдан Илшат Фәрдиев, Дамир
Вагыйзов, Ильяс Билалов, Салават Йосыпов арасында барды. Дамир Салаватны
екты, ә үзе Ильяска оттырды. Тик Ильяс Салаватка каршы тора алмады. Шулай итеп,
“Ниссан-Самми” “Әлмәтнефть” идарәсенең өлкән мастеры, 43 яшьлек Салаватка
эләкте. Ә ул нишләде? Кыйбатлы машинаны алты
“Жигули”гә алыштырып, аларны Әлмәттә көрәшне күтәрүгә зур өлеш керткән
батырларга таратты...


“Сабантуй” исемле китаптан.

Хәбәрләр

Яңа елда тик куанычлар гына булсын!

Кадерле вә гыйззәтле милләттәшләребез! Барчагызны да 2021 ел белән кайнар тәбриклим. Сәламәтлек, тынычлык, мул тормыш, бәхет вә сәгадәт телим. Туганлык хисләре ташып торсын. Дусларыбыз ишәйсен.

Салават уналты «Жигули» бүләк итте

Салават Йосыпов 1950 елда, гыйнварның өчендә Самар өлкәсе Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туган. 1971 елда Әлмәткә килеп, андагы нефть һәм газ чыгару идарәсендә эшли башлады.

Дмитрий Азаров: “У нас с Татарстаном сотрудничество по многим направлениям. Бик зур рәхмәт”.

В этом году Татарстану – 100 лет, важное событие. Как соседей, нас многое связывает, - общая история, человеческие судьбы и сотрудничество по многим направлениям.

Приглашаем к участию онлайн в VII Всероссийском форуме национального единства

16-19 декабря 2020 года в г. Пермь пройдёт VII Всероссийский форум национального единства. Форум – единая общероссийская площадка для обмена опытом по реализации Стратегии государственной национальной политики в различных регионах нашей страны, а также для обсуждения перспектив развития сферы межнациональных отношений. К участию в Форуме приглашаются как руководители, так и специалисты, работающие в сфере государственной национальной политики, и лидеры институтов гражданского общества.

1 из 204