This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Әхмәдулла углы Җәмил

Вәлиуллинның туган көне!


 

Менә инде чирек гасыр буена Җәмил әфәнде, җиң сызганып, милләтебезгә һәм динебез Исламга хезмәт итә.

Холкы буенча Вәлиуллин дәрйа дулкынын хәтерләтә, шул ук вакытта кинәт кенә язгы рәшә талпынуы халәтенә кайтуы да аңа берни тормый.

Җаны-тәне белән динебез өчен янып яши ул. Татар җитәкчеләреннән беренче булып намазлыкка басты, аңардан үрнәк алып, акыллылар Ходай Тәгаләгә якынайдылар.

Милләтпәрвәр һәм эшбатыр!

Татар милли хәрәкәтенең Данкосы!

Җәмил Вәлиуллин - бәхетле ир, чөнки аның хәләл җефете Наилә ханым да, балалары, киленнәре, оныклары да – намазлыкта.

Җәмил әфәнде, бәхетегез кимемәсен, озын-озак еллар милләтебезгә хезмәт итәргә язсын.

Сәлам” гәҗитәсенең җаваплы

сәркатибе,

хатлар бүлеге мөдире

Шамил Баһаутдин.

Хәбәрләр

Татарның әхлакый кодексы

1.Татар кешесе! Хәтереңә ал! Синең үз мөстәкыйль дәүләтең булган. Дәүләтле милләтнең генә җир йөзендә кадере була. Һәр татарның күңелендә йөргән дәүләтчелек идеясе саклансын. Шушы тарихи гаделлек өчен үзең һәм нәселең көрәшергә тиеш. 2. Татар кешесе! Кайда яшәвеңә карамастан, халыклар арасында үз урыныңны онытма, үз кадереңне бел. Тарихи традицияләрне, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне хөрмәтлә, дин-иманыңны сакла.

Шамил бабай урысча белми

Шамил һәм Римма Баһаутдиннарның бергә торуларына - 50 ел. Алар ул һәм кыз үстерделәр. Бүгенге көндә биш оныклары бар. Нур улының беренче малае Дамир аларга турун (правнук) бүләк итте. Әмир дә икенче яшь белән бара. Туруннар бүләк итү буенча Диләра, Зилә, Камил чиратта торалар.

Хисләр дөньясына күпер салып синең янга барам...

Мәңге яшәрдәй булып тырышып эшлибез. Әмма бирегә вакытлыча сынау өчен кунак булып килүебезне онытабыз. Язмышларыбыз төрлечә. Бәхет булса да, булмаса да язмышка сылтыйлар. Кайберләрен язмыш гомере буе камчылый. Икенчеләрен - уңайга сыпырып яши.

В Казани прошла Всероссийская олимпиада по исламским дисциплинам и арабскому языку

В Российском исламском институте прошла Всероссийская олимпиада по исламским дисциплинам и арабскому языку. Торжественное открытие олимпиады прошла в актовом зале института. Традиционно мероприятие началось чтением Священного Корана. В церемонии открытия олимпиады принял участие Шейх Абдул Разак Ас-саади, ректор РИИ Рафик Мухаметшин. Ректор отметил, что олимпиада является хорошим способом проверки для мусульманских учебных заведений.

3 из 126