This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Әхмәдулла углы Җәмил

Вәлиуллинның туган көне!


 

Менә инде чирек гасыр буена Җәмил әфәнде, җиң сызганып, милләтебезгә һәм динебез Исламга хезмәт итә.

Холкы буенча Вәлиуллин дәрйа дулкынын хәтерләтә, шул ук вакытта кинәт кенә язгы рәшә талпынуы халәтенә кайтуы да аңа берни тормый.

Җаны-тәне белән динебез өчен янып яши ул. Татар җитәкчеләреннән беренче булып намазлыкка басты, аңардан үрнәк алып, акыллылар Ходай Тәгаләгә якынайдылар.

Милләтпәрвәр һәм эшбатыр!

Татар милли хәрәкәтенең Данкосы!

Җәмил Вәлиуллин - бәхетле ир, чөнки аның хәләл җефете Наилә ханым да, балалары, киленнәре, оныклары да – намазлыкта.

Җәмил әфәнде, бәхетегез кимемәсен, озын-озак еллар милләтебезгә хезмәт итәргә язсын.

Сәлам” гәҗитәсенең җаваплы

сәркатибе,

хатлар бүлеге мөдире

Шамил Баһаутдин.

Хәбәрләр

126 из 126