This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

«Алтын Казан»: Опера театры сәхнәсендә беренче татар мюзиклы

  

Көнбатышны кабатлаумы, әллә үзебезчәме? М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры тамашачыны беренче тапкыр татарча мюзиклга җыйды. Композитор Эльмир Низамовның «Үзгәреш җиле» кагылган диплом эше сәхнәгә нинди рәвештә менде? 2011 елда рок-опера жанрында язылып, 2014тә беренче тапкыр күрсәтелгән әлеге сәхнә әсәрен узган ялларда кабаттан «Үзгәреш җиле» фестивале кысасында  карый алдык.

«Алтын Казан»ны кем койган?

«Алтын Казан»ны беренче татарча мюзикл дип атадылар. Аны танылган композитор Эльмир Низамов, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис иҗат иткән либреттога нигезләнеп, курс эше буларак язган.

– «Алтын Казан»ны бүгенге халәтенә китергәнче, бик күп эшләргә туры килде, тәҗрибә тупладым. Театрлар, режиссерлар белән аралашу тәэсирендә, әлеге әсәр зур гына үзгәрешләр кичерде. Минем аны рок-опера буларак күрәсем килгән иде, ләкин сәхнә һәм тамашачылар өчен жанрларның төрле булуы кызыклырак, дигән фикергә килдем, – дип сөйләде Эльмир Низамов. – Әлеге театрда мюзикл кую турында директор Рәүфәл Мөхәммәтҗәнов белән күптән сөйләшүләр алып бара идек. Һәм, ниһаять, «Үзгәреш җиле» әлеге зур әсәрне күрсәтергә мөмкинлек бирде. Гәрчә беребез дә Казанда тумасак та, «Алтын Казан» – безнең аңа мәхәббәт аңлатубыз ул.

Мюзиклның режиссеры Михаил Панджавидзе да, композиторның сүзләрен хуплап, инде 15 ел Казан белән бәйләнеше турында сөйләде, шәһәргә мәхәббәт аңлатырга тулы хакы барлыгын әйтте:

– Милли репертуар белән еш эшләргә туры килә. «Алтын Казан»ны да инде икенче тапкыр куябыз. Нинди генә милләтне алсаң да, аның үз үзенчәлекләре бар. Казан  ул – төрле милләтләрне, ә «Алтын Казан» – төрле жанрларны берләштергән «урын».

«Алтын Казан»да, мюзиклның таләпләре үтәлеп, алгы планга җыр һәм биюләр чыккан, ә алар гаять күп һәм төрле. Бу – музыкант Вадим Эйленкриг, хореограф Сергей Мандрик, дирижер Станислав Курбатский, хормейстер Любовь Дразнина, вокал педагогы Винера Ганиева хезмәте нәтиҗәсе.

Мюзиклда төп рольләрне, нәкъ 2014 елдагы кебек үк, Татарстанның атказанган артистлары Эльмира Кәлимуллина (Аксылу), Филүс Каһиров (Битимер), Алинә Шәрипҗанова (Сихәтбану), Артур Исламов (Ханзадә), Айдар Сөләйманов (Нукер) башкарды. Режиссер сүзләренчә, сайланган җырчыларның төрлелеге – әлеге сәхнә әсәрен баетучы тагын бер элемент. Җырчылар да, жанрлар да төрле. «Алтын Казан»ның кайбер урыннары Америка мюзиклын хәтерләтсә, Алинә Шәрипҗанова һәм Филүс Каһиров чыгышлары кире Татарстанга кайтарды.

Компьютер графикасы сәхнә әсәреннән чын мәгънәсендә шоу ясаган. Аның өчен исә мәскәүлеләр җавап биргән. Казан өстеннән очкан канатлы еланны да, үткәнгә илтүче юлны да, тарихи фотолар һәм декорацияләрне дә нәкъ менә графика ярдәмендә күрсәттеләр.

Визуаль планда игътибарны костюмнар һәм декорацияләр җәлеп итте. Алары – Германия рәссамы Гарри Гуммель иҗат җимеше.

«Казан кайный, күренмәсә дә уты»

Мюзиклның үзенә килгәндә, «Алтын Казан» – инде барыбызга диярлек билгеле булган Казансуга бәйле ике риваять синтезы. Беренчесе – канатлы Зилант, икенчесе – Казансу төбендәге алтын казан турында. Шуңа да тамашачыны сюжет белән әллә ни шаккатыра алмадылар. Хәер, мюзикл жанры өчен сюжет – әллә ни мөһим әйбер түгел, диләр.

«Алтын Казан»да ике вакыт: үткән һәм киләчәк күрсәтелде. Икесендә дә көрәш: явызлык һәм яхшылык көрәше. «Алтын җитми, шатлык бирә, ләкин бәхетле итми», «Чүкеч – җирдә иң зур көч», «Үчләшеп яшәгән кеше үзеннән-үзе чери», «Төпсез елгалар булмый, төпсез кешеләр, вәгъдәләр була» – әлеге мәңгелек проблемалар да «Алтын Казан»ны читләтеп үтмәгән. Ахырдан барлык ызгыш-талаш, сугыш, бәрелешләрне хатын-кызларның туктатуы да яңалык түгел кебек. Әсәрдә изге җанлылыкның, ышанычның утсыз килеш тә казандагы суны кайната алу көче дә күрсәтелә. Бүген дә «кайный» Казан. Димәк, авторлар күрсәтергә теләгән көч әлегә безнең арада да бар.

Лилия Гыймазова,

www.vatantat.ru

Хәбәрләр

10 апреля состоится годовое общее отчетно-выборное собрание СОТО «Туган тел»

10 апреля в 11.00 в актовом зале ГКУСО «Дом дружбы народов» (г.Самара, ул.Воронежская, 9) состоится годовое общее отчетно-выборное собрание Самарского областного татарского общества «Туган тел».

“Халыкка дәрсе гыйбрәттер - театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр...”

Театр – милләтебезнең иң яраткан сәнгать төре. Күренекле драматург Туфан Миңнуллин да: “Театрны, татар кебек, яраткан халык юк”, - дип дөрес бәя биргән. Хәтта бөек урыс язучысы В.Г. Белинский да: “Татарлар бик теләп театрга йөриләр һәм аны бик яраталар икән”, - дип язып калдырган. Татар халкын театрдан башка күз алдына китерү мөмкин түгелдер. Ә театрның дәвамчылары, аны яшәтүчеләр – ул, әлбәттә, тамашачылар.

Юрий Седов: “Замана зәхмәтеннән прививка ясатучылар саны бик аз”

Иске Мәчәләй авылына атнасына ике тапкыр безнең табибыбыз Юрий Валентинович Седов килеп йөри. Аның белән аралашканда, ул: ”Замана зәхмәтеннән прививка ясатучылар саны бик аз“, - ди. Халыкта сүлпәнлек һәм битарафлык күзәтелә.

Татарстанның фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин: “Татар кешесе үзенең кыйбласын сакларга тиеш”

“Татар телен саклап калу өчен аны яратырга һәм телгә карата яхшы мөнәсәбәт булдырырга кирәк. Беренчедән, татарча сөйләшүдән куркырга кирәк түгел. Русча ялгыш сөйлибез икән, кушымчаларны дөрес әйтмибез икән, суфикслар төшеп каламы, башкасымы — моннан куркырга да, оялырга да кирәк түгел.

1 из 212