This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Мөхәммәд пәйгамбәр сакалыннан төшкән чәч бөртеген Казандагы күргәзмәдә карап булачак

Мөхәммәд пәйгамбәр сакалыннан төшкән чәч бөртеген Казандагы күргәзмәдә карап булачак

Күргәзмә Төмән өлкәсе музейлары белән берлектә оештырылган. Экспозициядә Себер татарларының традицион костюмы, зәркән бизәнү әйберләре, Төмән өлкәсендә яшәүче татарларның этник үзенчәлекләрен чагылдыра торган фотодокументлар тәкъдим ителә.

1808 елда Емельян Корнеев ясаган һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларында саклана торган офортлар Себер татарларының типажларын, аларның костюмнарын, бизәнү әйберләрен һәм көнкүрешен чагылдыра.

XVII гасыр ахыры — XX гасыр башында барлыкка килгән гарәп, фарсы, госманлы һәм иске татар телләрендә язылган кулъязмалар һәм басма китаплар экспозициядә аерым урын алып тора.

Күргәзмә 2021 елның 10 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

www.tatar-congress.org

Хәбәрләр

“Дуслык” беренчелекне алды!

Самарның “МТЛ-Арена” үзәгендә инде матур гадәткә әверелгән “Халыклар дуслыгы” исемле спорт фестивале узды. Биредә футбол һәм волейбол буенча төрле милләт командалары үзара ярышалар.

Үз телемдә

Үз телемдә дога укыйм, Үз телемдә уйланам. Гашыйкмын туган телемә, Аһәңле ул, сокланам! Үз телемдә оныгыма Бишек җырларын көйлим, Үз илемдә үз телемдә Горурланып сүз сөйлим.

Хак сүзләр

Хәерле гамәлләр кылуга карамастан, кешеләр бер-берсеннән барыбер гаеп таба. Бөек имам Шәфигый: “Син барча кешеләрне дә разый итә алмаячаксың. Шул сәбәпле, Раббың белән элемтәңне ныгыт, Раббың белән араң яхшы булганнан соң, кешеләргә игътибар итмә”, - дигән.

10 апреля состоится годовое общее отчетно-выборное собрание СОТО «Туган тел»

10 апреля в 11.00 в актовом зале ГКУСО «Дом дружбы народов» (г.Самара, ул.Воронежская, 9) состоится годовое общее отчетно-выборное собрание Самарского областного татарского общества «Туган тел».

2 из 213