This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Иман сүзен оныттырма
 
Илаһым, сорыйм синнән                                               
Җиңел кылгыл хисабымны
Кыямәт көне булганда
Кулыма бир Китабымны.
 
Илаһым, сорыймын Синнән,
Шул дүрт нәрсәне бир миңа.
Бере – тәүфыйк, бере – дәүләт,
Берсе – Җәннәт, берсе – Иман.
 
Илаһым, мин күтәрдем
Догага дип кулымны.
Гафу итче, ий, Аллаһым,
Минем гөнаһларымны.
 
Изге юлдан барган чакта
Яманнарга юлыктырма.
Җанымны тәслим кылганда
Иман сүзен оныттырма.
 
Күземнең нуры бетәр,
Тәнемнең куәте китәр.
Иман белән ал җанымны,
Миңа шул хөрмәт җитәр.
 
Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре. Бу догамны 80 яшьлегемә яздым.
Аллаһы рәхмәтеннән булсын. “Сәлам” гәҗитәсен яратып укыйм.
Шушы шигъри юлларымны бастырып чыгарсагыз иде.
Миләүшә кызым, исән-сау гына эшлә.
Минем бүләгем юк сиңа, Миләүшә,
Тел бүләкләрем сиңа.
Аллаһы биргән бүләгем бар,
Хәер-дога кылам сиңа.
 
Гаяз кызы Минсара.
Чаллы Баш авылы.

Хәбәрләр

Балага социаль челтәргә куелган фото аша күз тияме?

Тормыш иптәшем социаль челтәрләргә өч айлык улыбызның фотоларын керткән. «Күз тия бит, ник алай эшләдең?!» – диюемә: «Мин аның йөзен капладым бит», – ди. Болай эшләгәндә балага чынлап та күз тимиме?

«Кесәң калынайган саен күңелең тараймасын»

Гошер бирергә онытмаска иде. Безнең мәхәллә бабаларыбыз гошер бирүнең бик күп саваплы булуына өметләнәләр. Үткән елда уңыш аз булса да, гошерен чыгардылар.

Татар телендә гәжитә - журналларга язылмаган гаилә милләтне улемгә әзерләучеләр

Каберстанга юл тотучылар. Балаларыгыз, оныкларыгыз, туруннарыгыз татарча укымасалар, Cезгә догачылар калмаячак Жирдә!

Рабит Батулла туган телне ана теле дип әйтергә өндәде

«Ана теле дип сөйләшмисез! Ул бит ана теле. Бөтен төрки халыклар „анам теле“ дип сөйләшә», — диде язучы. Язучы Рабит Батулла фикеренчә, туган телне ана теле дип әйтергә кирәк. Бу хакта ул «Әдәби марафон» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында әйтте.

3 из 204