This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Татарча сөйләшә торган курчакларның беренче үрнәкләре чыккан
«Гомәр» белән «Гөлбикә» балалар бакчаларына да кайтарылачак.

 Татарча сөйләшә торган курчакларның беренче үрнәкләре чыккан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә проект авторы Эльза Хөснетдинова сөйләде.

Милли киемнәрдәге Гомәр һәм Гөлбикә исемле курчаклар 12-13 җөмлә әйтә. Малайны — малай, кыз курчакның сөйләмен кыз яңгырата. «Проектның мәгънәсе шул: кечкенәдән баланы милли мохиткә җәлеп итү, баланың татар телен өйрәнүгә кызыксынуын уяту өчен», — диде Эльза Хөснетдинова.   

Ул һәр курчакка методик кулланма каралганын әйтте. Курчак әйткән һәр җөмлә анда тирәнрәк ачып бирелә. Кулланмада Гомәр һәм тагын берничә татар исеменең мәгънәләре бирелгән.

«Бу балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен дә файдалы, эчтәлекле әсбап. Анда татарча сәламләү вариантлары, милли киемнәр, бизәкләр, уен кораллары турында мәгълүмат бар. Һәр балалар бакчасына дәүләт заказы буенча шул курчаклар кайтарылачак», — диде проект авторы.  

Курчаклар халыкара сәүдә мәйданчыкларында сатылачак. Тиздән интернет кибет тә эшли башлаячак. «Һәр милләт безнең үрнәкләр буенча үз милләте курчагын ясый ала. Франшиза алучыларга барысын да сөйләячәкбез», — дип әйтте Эльза Хөснетдинова. 

 Гөлнар Гарифуллина, 

www.tatar-inform.ru

 

Хәбәрләр

“Һәр бала өчен ишекләребез ачык”

Телләр өйрәнергә бервакытта да соң түгел. Мин – 80нче елларда Казан мәктәбендә белем алган татар кешесе. Ул елларда ана теле җиденче дәрес булып кына керә иде. Билгеле, нигездә, урысча аралашабыз. Укытучыларыбыз Наҗия Сәлаховна, Туйгөл Зиннәтовна йогынтысы зур булды безгә

Һәммәбезгә Рәсүлебез шәфәгатен насыйп итсәң иде

Иске Мәчәләй авылының “ Үзәк” мәсҗидендә Мәүлед бәйрәмен үткәрдек. Мәүледне хөрмәтләп, туганнарны, дус-ишләрне җыйдык. Хатын- кызларның да саны унбишкә җитте. Мәхәллә картлары һәм яшьләре дә бик актив катнаштылар. “Кешелек тарихында, Мүхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. кебек, бик күпләрнең мәхәббәтен казанган башка берәүне табып булмый”,- дип башлап җибәрдем сүземне. Кыскача Мүхәммәд Пәйгамбәр с.г.в.нең тормышын сөйләп киттем.

Самар мөселман дөньясы зур югалту кичерде. Яна Куйбышев мулласы Сәгыйр углы Әхмәткәрим хәзрәт Минекаев вафат

Самар меселман деньясы зур югалту кичерде. Яна Куйбыш мулласы Сэгыйр угылы Эхмэткэрим хэзрэт Минекаев вафат. Эхмэткэрим хэзрэт Яна Куйбыш шэhэрендэ мэсжид салуны башлап ахырына кадэр житэкчелек итте.

Шенталада 30 ел элек ай калыкты

30 ел элек Шентала мәсҗиденә манара утырдылды. Шентала станциясе бер үк вакытта район үзәге дә булып тора. Биредә татар халкының затлы дәвамчылары яши. Кайсын гына алсаң да, горурланырлык шәхес. Халык көче белән мәсҗид бинасы калкып чыкты. Еллар белән гыйбадәтханә зурайтылды.

5 из 204