This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Татарча сөйләшә торган курчакларның беренче үрнәкләре чыккан
«Гомәр» белән «Гөлбикә» балалар бакчаларына да кайтарылачак.

 Татарча сөйләшә торган курчакларның беренче үрнәкләре чыккан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә проект авторы Эльза Хөснетдинова сөйләде.

Милли киемнәрдәге Гомәр һәм Гөлбикә исемле курчаклар 12-13 җөмлә әйтә. Малайны — малай, кыз курчакның сөйләмен кыз яңгырата. «Проектның мәгънәсе шул: кечкенәдән баланы милли мохиткә җәлеп итү, баланың татар телен өйрәнүгә кызыксынуын уяту өчен», — диде Эльза Хөснетдинова.   

Ул һәр курчакка методик кулланма каралганын әйтте. Курчак әйткән һәр җөмлә анда тирәнрәк ачып бирелә. Кулланмада Гомәр һәм тагын берничә татар исеменең мәгънәләре бирелгән.

«Бу балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен дә файдалы, эчтәлекле әсбап. Анда татарча сәламләү вариантлары, милли киемнәр, бизәкләр, уен кораллары турында мәгълүмат бар. Һәр балалар бакчасына дәүләт заказы буенча шул курчаклар кайтарылачак», — диде проект авторы.  

Курчаклар халыкара сәүдә мәйданчыкларында сатылачак. Тиздән интернет кибет тә эшли башлаячак. «Һәр милләт безнең үрнәкләр буенча үз милләте курчагын ясый ала. Франшиза алучыларга барысын да сөйләячәкбез», — дип әйтте Эльза Хөснетдинова. 

 Гөлнар Гарифуллина, 

www.tatar-inform.ru

 

Хәбәрләр

Әгәр кешедә әлеге өч сыйфат булса, Аллаһы Тәгалә кешене саклар…

* Әгәр кешедә шушы өч сыйфат булса, Аллаһы Тәгалә кешене саклар, Үз кайгыртучанлыгына алыр, Үз рәхмәте белән аның кимчелекләрен яшерер һәм колын Үзенең мәхәббәт даирәсенә кертер: беренчесе – кешенең үзенә нигъмәт бирелгәндә рәхмәтле булуы һәм Аллаһы Тәгаләгә мактау-хәмед әйтүе;

«Алтын Казан»: Опера театры сәхнәсендә беренче татар мюзиклы

Көнбатышны кабатлаумы, әллә үзебезчәме? М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры тамашачыны беренче тапкыр татарча мюзиклга җыйды. Композитор Эльмир Низамовның «Үзгәреш җиле» кагылган диплом эше сәхнәгә нинди рәвештә менде? 2011 елда рок-опера жанрында язылып, 2014тә беренче тапкыр күрсәтелгән әлеге сәхнә әсәрен узган ялларда кабаттан «Үзгәреш җиле» фестивале кысасында карый алдык.

«2021 нче ел- Татар милләте бердәмлеге елы» дип игълан ителә

Бүген бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Милли Шураның киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге татарлар белән Zoom форматында бу шундый беренче очрашу. Анда барлыгы 360 га якын татар оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Марат Кәбиров: Татарстан Язучылар берлеге бар, тик аларның күбесен татар белми

Татарстан Язучылар берлеге бар. Анда өч йөзгә якын әгъза һәм күпмедер язучы бар. Болар – Татарстан язучылары. Араларында Татарстанның халык язучылары, шагыйрьләре бар. Бик яхшы, бик талантлы каләм әһелләре. Тик аларның күбесен татар белми. Чөнки алар нибары – Татарстанның халык язучылары. Үзләренең дә, китапларының да, уй-фикерләренең дә шушы республика чигеннән ерак киткәннәре юк. Ә Татарстанда җиде миллион татарның күпме өлеше генә яши.

2 из 204