This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
“Һәр бала өчен ишекләребез ачык”
 
Телләр өйрәнергә бервакытта да соң түгел. Мин – 80нче елларда Казан мәктәбендә
белем алган татар кешесе. Ул елларда ана теле җиденче дәрес булып кына керә
иде. Билгеле, нигездә, урысча аралашабыз. Укытучыларыбыз Наҗия Сәлаховна,
Туйгөл Зиннәтовна йогынтысы зур булды безгә. Бигрәк тә урыс теле
укытучысыныкы. Ул гарәп теле курслары да алып бара иде. Без, үсмер малайлар,
аңа тел өйрәнергә килдек. Ә ул безгә: “Балалар, сез башта туган телегезне яхшылап
өйрәнегез, аннары минем дәресләргә килерсез”, - диде.
Бу минем өчен бик әһәмиятле сүзләр булды. Шул чордан башлап, туган телемә
игътибарлы булдым, нык өйрәндем. Аннан соң китапханәчебез - Киев
университетының чит телләр факультетын тәмамлаган Татьяна Александровна
миндә испан теленә мәхәббәт уятты – аннан дәресләр алдым.
Мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортының чит телләр факультетына укырга
кердем. Дипломым буенча гарәп һәм инглиз теле белгечемен. Хәзер дә инглиз
әдәбиятыннан дәресләр алып барам. Ә менә төрек телен 36 яшемә җиткәч
өйрәндем. Төркиягә ял итәргә баргач, бу ил халкының телен белмәү зур кимчелек
булып тоелды. Соңгы биш елда төрек телен билгеле бер системага салып, камил
дәрәҗәдә өйрәндем. Яраткан язучыларым да бар. Хәзер шәхси китапханәмдә төрек
язучыларының берничә дистә китаплары тора.
Тел өйрәнүне көн саен дәвам итсәң генә, аны камил итеп өйрәнергә мөмкин. Мин
моны беләм инде. Күп тел белү чикләрне җимерә, дөньяны өйрәнү, күзаллау колачы
зурая.
Полилингваль мәктәп ачу хыялым иде. Әле 2002 елда узган “Ел укытучысы”
бәйгесендә аның концепциясен дә якладым. Моннан ундүрт ел элек, 165нче
мәктәпкә директор итеп билгеләнгәч, гап-гади микрорайон мәктәбен тирәнтен инглиз
һәм татар теле өйрәнү үзәгенә
әйләндерү процессын башлап җибәрдек. Һәм без үз максатыбызга ирештек. Бүген
“Адымнар” ачылу – хыялымның чынга ашуы.
Әлбәттә, күзләрең никадәр янып торса, бу зур эшне ялгызың гына башкарып чыга
алмыйсың. Минем янәшәмдә – көчле коллективым. Кадрлар мәсьәләсе директордан
тора. Шуңа да җитәкче башкалар күңелен күрә белгән олы йөрәкле, мәрхәмәтле
кеше булырга тиеш.
Ә менә мотивация сүзен яратмыйм. Сез дә бит, әни кеше буларак, көн саен үзегезгә
мотивация тудырып ятмыйсыз. Сезнең вөҗдан дигән сыйфатыгыз бар. Беләсез:
балага яхшы тәрбия бирергә кирәк һәм моның өчен кулыгыздан килгәннең барысын
да эшлисез.
Без дә коллективыбызда гаилә принципларына нигезләнәбез. Һәр кеше үз бурычын
белә. Мәктәпкә эшкә килгән укытучылар бездән бик сирәк китә. Коллективны
булдырганда тирә-ягымда үз эшенең осталары күп иде. Аннан соң хәят юлымда
очраган кеше күңелемә якын булса, аны инде җибәрмим – һәрвакыт тыгыз элемтәдә
торам.
Элек мәктәптә бергә укыган кешеләр – хәзер минем коллегаларым.
Укытучыларыбызның барысы да – үзебезнең Республика егет-кызлары. Алар өстәмә
әзерләү курслары узды.Дәресләрне, татар, урыс, иглиз телләрендә алып барабыз.
Татарстан Президенты ярдәме белән махсус безнең мәктәп өчен Россия
стандартлары буенча язылган дәреслекләрне инглиз теленә тәрҗемә итә алдык.
Татарстан районнарыннан гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез дә
балаларын бездә укыту теләге белән элемтәгә чыга. Интернатыбыз бар. Бүгенге
көндә анда 50 бала яши. Мәскәү, Уфа, Ульян, Саратов өлкәләреннән балалар укый.
Әлбәттә, бездә белем алган балалар татар телен белергә тиеш. Монысы – төп
шартыбыз. Белем алырга мотивациясе булган, әти-әнисе безнең карашны
уртаклашкан һәр бала өчен ишекләребез ачык.
 
Айдар ШӘМСЕТДИНОВ,
“Адымнар” исемле күп телле белем бирү комплексы директоры.

Хәбәрләр

“Һәр бала өчен ишекләребез ачык”

Телләр өйрәнергә бервакытта да соң түгел. Мин – 80нче елларда Казан мәктәбендә белем алган татар кешесе. Ул елларда ана теле җиденче дәрес булып кына керә иде. Билгеле, нигездә, урысча аралашабыз. Укытучыларыбыз Наҗия Сәлаховна, Туйгөл Зиннәтовна йогынтысы зур булды безгә

Һәммәбезгә Рәсүлебез шәфәгатен насыйп итсәң иде

Иске Мәчәләй авылының “ Үзәк” мәсҗидендә Мәүлед бәйрәмен үткәрдек. Мәүледне хөрмәтләп, туганнарны, дус-ишләрне җыйдык. Хатын- кызларның да саны унбишкә җитте. Мәхәллә картлары һәм яшьләре дә бик актив катнаштылар. “Кешелек тарихында, Мүхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. кебек, бик күпләрнең мәхәббәтен казанган башка берәүне табып булмый”,- дип башлап җибәрдем сүземне. Кыскача Мүхәммәд Пәйгамбәр с.г.в.нең тормышын сөйләп киттем.

Самар мөселман дөньясы зур югалту кичерде. Яна Куйбышев мулласы Сәгыйр углы Әхмәткәрим хәзрәт Минекаев вафат

Самар меселман деньясы зур югалту кичерде. Яна Куйбыш мулласы Сэгыйр угылы Эхмэткэрим хэзрэт Минекаев вафат. Эхмэткэрим хэзрэт Яна Куйбыш шэhэрендэ мэсжид салуны башлап ахырына кадэр житэкчелек итте.

Шенталада 30 ел элек ай калыкты

30 ел элек Шентала мәсҗиденә манара утырдылды. Шентала станциясе бер үк вакытта район үзәге дә булып тора. Биредә татар халкының затлы дәвамчылары яши. Кайсын гына алсаң да, горурланырлык шәхес. Халык көче белән мәсҗид бинасы калкып чыкты. Еллар белән гыйбадәтханә зурайтылды.

5 из 204