This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Булышучылар бар әле!
 
Безнең Мәчәләй авылында кибет һәм “Үзәк” мәсҗид янында зур зиратыбыз
урнашкан. Бу - борынгы зират, әмма вафат булганнарны җирләргә әле дә
урыннар табылып тора. Яңа коймалар куйганда авылдашыбыз мәрхүм Мөгаллим
бабай Субеев үтенеп сорады: “Сез бу кибет ягындагы койманы алмаштырмагыз
инде, ул - минем үз көчем белән, малайларым ярдәмендә ясаган нәрсә. Яшьли
үлгән кызым Нурсинә дә шушында җирләнде - тыныч ятсын”.
 
Еллар үтте, агач баганалары череп, җимерелделәр, бик авыр хәлгә калды ауган коймалар.
Адәм баласы тумыштан ук яхшы һәм начар сыйфатларга ия була. Бәндә шулай
яралтылгач, якын кылган гамәлләре, эшләгән эшләре теркәлеп барырга тиеш.
Шушындый бәндәләр безнең Мәчәләй авылында күбәя бара. Имам Галиулла
бабай белән киңәштек тә, “Восток” оешмасының җитәкчесе Ренат Искәндәровка
барып, бу хәлне сөйләдек, ярдәм сорадык. Берсүзсез, машинасына утырып, бу
хәлне барып карады һәм булышырга вәгъдә бирде. “Ун баганалык торбалар
бирермен, щебенка китертермен, тагын нәрсә кирәксә, телефоннан хәбәр
итәрсез”, - дип әйтте ул. Аллаһының сөекле бәндәсе, биргән сүзендә торды.
Икенче көнне үзе безнең белән торбаларны ташышты.
 
Хәлиулла угылы Исмәгыйл Газизов белән, торбаларны кисеп, баганалар әзерләп, арбага төяп куйдык.
Эш эшләгәндә дискларыбыз бетте, тиз генә кибеткә бардым. Кибет хуҗалары –
Абдулла һәм Халидә Хәсәновлар берсүзсез бушка дисклар бирделәр, дога
кылырсыз дип, изге эшебездә уңышлар теләп калдылар. Наил угылы Рамил
Рәхмәтуллин бу эштә бик тырышып булышты, багана базлары әзерләп, аларны
утыртырга ярдәм итте. Хәйдәр Сапуков тракторда щебенка китерде.
 
Бу эшләр Аллаһы Тәгалә кушканча артлы-артлы, бертуктаусыз, бик җиңел килеп
чыкты. Сварка эшләрен булдырганча үзем башкардым - бик әйбәт килеп чыкты.
Мөгаллим бабайның да истәлеген саклап калдык, ул куйган коймаларны тимер
баганаларга ябыштырдык.
 
Безнең вазыйфабыз - ошбу дөньяда күбрәк игелек кылу, гөнаһтан , хәрамнан
мөмкин кадәр саклану, хисап көнендә гаҗиз булып калмау өчен әхлакле тормыш
алып бару. Һәм “Аллаһым, хисабымны җиңеләйт”, - дип Җәнәбел Хакка ялвару.
Бик зур рәхмәтләр әйтәсе килә безнең актив Мәчәләй халкына, “Восток”
эшчеләренә һәм җитәкчеләренә.
Иң зур шатлык безнең тормышыбызда -булышучылар бар әле, актив кешеләр дә арта бара, шөкер.
 
Шамил Мамышев.
Иске Мәчәләй авылы.

Хәбәрләр

Яңа елда тик куанычлар гына булсын!

Кадерле вә гыйззәтле милләттәшләребез! Барчагызны да 2021 ел белән кайнар тәбриклим. Сәламәтлек, тынычлык, мул тормыш, бәхет вә сәгадәт телим. Туганлык хисләре ташып торсын. Дусларыбыз ишәйсен.

Салават уналты «Жигули» бүләк итте

Салават Йосыпов 1950 елда, гыйнварның өчендә Самар өлкәсе Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туган. 1971 елда Әлмәткә килеп, андагы нефть һәм газ чыгару идарәсендә эшли башлады.

Дмитрий Азаров: “У нас с Татарстаном сотрудничество по многим направлениям. Бик зур рәхмәт”.

В этом году Татарстану – 100 лет, важное событие. Как соседей, нас многое связывает, - общая история, человеческие судьбы и сотрудничество по многим направлениям.

Приглашаем к участию онлайн в VII Всероссийском форуме национального единства

16-19 декабря 2020 года в г. Пермь пройдёт VII Всероссийский форум национального единства. Форум – единая общероссийская площадка для обмена опытом по реализации Стратегии государственной национальной политики в различных регионах нашей страны, а также для обсуждения перспектив развития сферы межнациональных отношений. К участию в Форуме приглашаются как руководители, так и специалисты, работающие в сфере государственной национальной политики, и лидеры институтов гражданского общества.

1 из 204