This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Милләт телсез була алмый!
 
Татарстан Җөмһүрияте Республика көнен һәм ТАССРның 100 еллыгын
бәйрәм иткән вакытка тагын бер олуг тарихи вакыйга туры килде –
Казан шәһәрендә беренче тапкыр Милләт җыены узды һәм биредә
татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителде.
Чарага илебезнең 68 төбәгеннән 500 милләттәшебез җыелды. Ә чит
илләрдә яшәүче татарлар утырышка видеоконференция режимында   
кушылдылар.
Самар өлкәсеннән зур җыенда милләтпәрвәрләребез – өлкә татар
милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Әнвәр Горланов, “Дуслык” исемле
региональ иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин
Канюкаев, бу ике оешма җитәкчеләренең урынбасары Минәхмәт
Хәлиуллов, “Яктылык” мәктәбе мөдире Радик Газизов, Камышлы
районы башлыгы Рафаэл Баһаутдинов, Сызран шәһәренең татар
милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Ринат Шәрәфетдинов катнаштылар.
Шулай итеп, ике ел элек Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән Гамәл стратегиясе
тормышка ашырылды һәм, аны төзүчеләр фикере буенча, ул алга
таба татар халкы иминлеге өчен кирәкле яңа идеялар белән
тулыландырылачак.
Утырыш эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе, Россия Федерациясенең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының җитәкчесе Әсгат Сәфәров катнаштылар. Мәртәбәле кунаклар арасында Россия Герое, гражданнар авиациясе пилоты Дамир Йосыпов, Россиянең теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев һәм татар халкының башка танылган шәхесләре бар иде.
 
“Фикер алышулар, сөйләшүләр күп булды. Милли мирасыбызны саклау һәм үстерү буенча бихисап тәкъдимнәр җыелды. Әлбәттә,
аерым мәсьәләләр кайнар бәхәсләр дә тудырды. Шулай да стратегия әзер һәм бүген аны кабул итү мөмкинлегебез бар.    
 
 
 
Стратегия проектын төзүдә катнашкан, үз өлешен керткән кешеләрнең
һәрберсенә рәхмәтләремне белдерәм”, - диде Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук туган телне һәм мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш
керткән татар иҗтимагый оешмаларының активистларына Республика
бүләкләре тапшырды.
“Сезнең кебек, милли җанлы кешеләр булганда, без телебезне, гореф-
гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап кала һәм аларны баета
алачакбыз”, - дигән мактау сүзләрен җиткерде Татарстан Җөмһүрияте
Президенты.
Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев якын киләчәктә “Татарлар:
Гамәл стратегиясе”н тормышка ашыру эшенең юнәлешләрен
билгеләде. Алар – төбәкләрдә төрле татар иҗтимагый оешмаларының
вәкилләрен берләштерүче шуралар булдыру һәм аларның активлыгын
көчәйтү, интернет киңлекләрендә “Дөнья татарлары” челтәре
берләшмәләрен үстерүгә ярдәм итү һәм аларны даими рәвештә яңа
мәгълүмат белән тулыландыру.
Татар телен саклауга һәм үстерүгә аерым игътибар бирелә. Монда
ата-аналар белән эш итү дә, ана телен өйрәтүдә электрон
мөмкинлекләрне популярлаштыру да, татар теле һәм әдәбияты
укытучыларын әзерләү өчен сәләтле яшьләрне сайлау һәм аларга Татарстан Республикасындагы югары уку йортларында белем алырга юллама бирү һәм башкалар.
 
Халкыбызның мәдәни мирасын ачыклау, саклау һәм баету да
әһәмиятле мәсьәлә булып тора. Яшьләребез белән эшләү, татарлар
арасында хезмәттәшлекне активлаштыру, халык иҗаты эшчәнлегенә
ярдәм күрсәтү, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту да
стратегиянең юнәлешләре арасында үз урынын алган.
“Киләчәгебезне үзебез төзибез. Бөтенесе дә безнең
тойгыларыбыздан, омтылышларыбыздан, гамәлләребездән тора.
Татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге арасында күпер салу
стратегиянең төп вазифасы булып тора”, - дип ассызыклады Васил
Шәйхразиев.
Җыенда чыгыш ясаучы вәкилләрне залда утыручылар бик
тәэсирләнеп тыңлап утырдылар. Россия Герое, гражданнар авиациясе
пилоты, якташыбыз Дамир Йосыпов үз чыгышында:
“Мин татар халкының улы булуым белән горурланам. Ватаныбызга,
хезмәткә мәхәббәт тәрбияләп, максатчан, җаваплы булырга өйрәтеп
үстергәннәре өчен әти-әниемә рәхмәтлемен. Дөнья буйлап төрле
илләргә, шәһәрләргә очам, һәр җирдә татарлар яши. Һәм алар, рухи
мәркәзебездән еракта гомер кичерсәләр дә, ана телен, ата-
бабаларыбыз истәлеген саклыйлар, гореф-гадәтләребезне үтиләр, ил
иминлеге өчен тырышып эшлиләр. Татарлар арасында Ватаныбыз
үсешенә зур өлеш керткән мәшһүр шәхесләребез күп, һәм бу
халкыбызның абруен тагын да күтәрә. Кайберәүләр татарның милли
үзаңын саклау һәм үстерү аерым кешеләр өстендә ята, бу – аларның
бурычы, дип саныйлар. Юк, тәрбия гаиләдән башланырга тиеш. Бу -
һәрберебезнең бурычы. Ата-бабаларыбыз калдырган мирасны
киләчәк буынга тапшыру үзебездән тора”, - дип сөйләде.
Татарстан Республикасындагы югары уку йортларында белем алырга
юллама бирү һәм башкалар.
Халкыбызның мәдәни мирасын ачыклау, саклау һәм баету да
әһәмиятле мәсьәлә булып тора. Яшьләребез белән эшләү, татарлар
арасында хезмәттәшлекне активлаштыру, халык иҗаты эшчәнлегенә
ярдәм күрсәтү, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту да
стратегиянең юнәлешләре арасында үз урынын алган.
“Киләчәгебезне үзебез төзибез. Бөтенесе дә безнең
тойгыларыбыздан, омтылышларыбыздан, гамәлләребездән тора.
Татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге арасында күпер салу
стратегиянең төп вазифасы булып тора”, - дип ассызыклады Васил
Шәйхразиев.
Җыенда чыгыш ясаучы вәкилләрне залда утыручылар бик
тәэсирләнеп тыңлап утырдылар. Россия Герое, гражданнар авиациясе
пилоты, якташыбыз Дамир Йосыпов үз чыгышында:
“Мин татар халкының улы булуым белән горурланам. Ватаныбызга,
хезмәткә мәхәббәт тәрбияләп, максатчан, җаваплы булырга өйрәтеп
үстергәннәре өчен әти-әниемә рәхмәтлемен. Дөнья буйлап төрле
илләргә, шәһәрләргә очам, һәр җирдә татарлар яши. Һәм алар, рухи
мәркәзебездән еракта гомер кичерсәләр дә, ана телен, ата-
бабаларыбыз истәлеген саклыйлар, гореф-гадәтләребезне үтиләр, ил
иминлеге өчен тырышып эшлиләр. Татарлар арасында Ватаныбыз
үсешенә зур өлеш керткән мәшһүр шәхесләребез күп, һәм бу
халкыбызның абруен тагын да күтәрә. Кайберәүләр татарның милли
үзаңын саклау һәм үстерү аерым кешеләр өстендә ята, бу – аларның
бурычы, дип саныйлар. Юк, тәрбия гаиләдән башланырга тиеш. Бу -
һәрберебезнең бурычы. Ата-бабаларыбыз калдырган мирасны
киләчәк буынга тапшыру үзебездән тора”, - дип сөйләде.
Самар өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Әнвәр
Горланов җыен, стратегия турында уй-фикерләре белән
уртаклашты:
“Кабул ителгән стратегия һәр татарның күңелендә, йөрәгендә
яшәргә тиеш ул.
Алдыбызга конкрет бурычлар, максатлар куеп, аларны үтәр өчен
бөтен көчебезне бирергә кирәк.
Стратегияне кабул итү генә җитми бит әле, аны тормышка
ашыру – менә нәрсә мөһим! Сүз булып, документ булып кына
калырга тиеш түгел ул.
Максатларны, мәсьәләләрне билгеләмичә, уңышларга ирешеп
булмый. Һәм аларны хәл итүдә бердәмлек, гомум карар кирәк.
Әгәр дә Россиядә, чит илләрдә яшәүче татарлар, җиң сызганып,
стратегияне тормышка ашыру буенча эшләсә, күп проблемнар,
мәсьәләләр үзеннән-үзе хәл ителергә мөмкин.
Стратегиядә хакыйкать язылган, мирасыбызны хөрмәтләү, милли
тәрбия, милли үзаң турында күп әйтелгән. Үсеш юнәлешләре
билгеләнгән.
Стратегия – мөһим документ. Һәм аны гамәлгә ашырыр өчен бик
күп һәм тырышып хезмәт кую кирәк. Әгәр дә татар халкының
милли үзаңын үстерү өстендә эшләсәк, стратегиянең бер
юнәлешен үтәгән булып чыгабыз.
Стратегия татар халкының абруен күтәрәчәк, дип уйлыйм. Әмма
моның өчен татар халкы үзе милли җанлы булырга, ана телен
яратырга, аңарда сөйләшергә, балаларын өйрәтергә, ата-
бабаларыбыз мирасына, бөек тарихыбызга ихтирам күрсәтергә,
аларны белергә, үзләштерергә тиеш.
Милләтнең иң беренче күрсәткече – ул тел. Без аны яратып, якын
итеп, “ана теле”, “туган тел”, дип атыйбыз. Телсез милләт югала.
Шунысы куркыныч. Татар телебезне саклыйк!”
Самар өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисенең
урынбасары, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый
җәмгыятенең вице-президенты Минәхмәт Хәлиуллов, җыенда
катнашып кайтканнан соң, түбәндәгеләрне сөйләп үтте:
“Стратегиядә каралган мәсьәләләр, әлбәттә, Россиянең барлык
төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне
борчый торган уртак проблемнар. Башкарасы эшләр бихисап.
Яшьләребезне үзебез янына җәлеп итәсе иде. Казандагы җыенга
килүчеләрнең күбесе – олы яшьтәге кешеләр. Күпләре - милли
хәрәкәтнең чишмә башында торучылар. Шулай ук милли
оешмаларыбызның эшендә күбрәк кеше катнашсын иде. Бу
юнәлештә дә чаралар күрергә кирәк.
Татар телен саклап калу иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып
тора. Балалар, яшьләр ана телен белмиләр. Кайберәүләре
кирәксенми дә. Хәтта ата-аналар арасында да, татар теле нигә
кирәк, дип нарасыйларына чит ил телләрен өйрәтүне кулайрак
күрүчеләр дә юк түгел. Чарада нәкъ шул турыда Бөтендөнья татар
конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиле Альфред
Дәүләтшин да ачынып сөйләде. “Тел – халыкның рухы да, моңы да,
уе һәм тойгысы да бит ул. Ә күп әти-әниләр улларына, кызларына
ана телен өйрәтергә теләмиләр”, - ди ул. Чыннан да, туган телне
үзләштерү гаиләдән башланырга тиеш. Һәм инде, әлбәттә,
балалар бакчаларын яки аларда татар төркемнәрен, мәктәпләр,
якшәмбе мәктәпләрен, факультатив дәресләр булдыру кирәк.
Әле дә ярый бездә “Яктылык” мәктәбе уңышлы эшләп килә. Анда
укырга теләүчеләр саны да күп, әмма барысына да урын җитми.
Шуңа күрә хәзер без “Яктылык”ны зурайту буенча эш алып барабыз.
Шулай ук стратегиядә тарихи-мәдәни мирасыбызга да зур
игътибар бирелә. Мәсәлән, без “Дуслык” җәмгыятенең президенты
Фәхретдин Канюкаев белән бу темага сөйләшү алып бардык инде.
Самарда татарларга бәйле тарихи урыннар күп. Алабин
исемендәге музейда Идел буе болгарларына багышланган күргәзмә
дә бар. Насыйп булса, шәһәребездә федераль дәрәҗәдә зур чара
уздырырга ниятлибез.
Җыенда катнашуның тагын бер мөһим ягы бар бит әле. Анда без,
төрле төбәкләрдән килгән җәмәгать эшлеклеләре белән
аралашып, тәҗрибә туплыйбыз, фикер алышабыз, идеялар белән
уртаклашабыз.
Шунысы куандыра – татарлар илебезнең нинди генә
почмакларыннан килмәгәннәр! Хәтта Сахалиннан да бер ханым бар
иде. Һәм барыбызны да берләштергәне өчен Бөтендөнья татар
конгрессына рәхмәт. Безне Казанга чакырып торалар, чараларны
уздыруда булышалар. Теләгең генә булсын – конгресс кешеләрен дә
җибәрә, программа да төзи, мөмкинлектән чыгып, матди яктан да
ярдәм күрсәтә. Бу эшне Минтимер Шәймиев башлап җибәрде, һәм
аны Рөстәм Миңнеханов дәвам итә.
Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү дә алга атларга,
яңа уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк, дип ышанам. Барысы да
үзебездән тора”.
 
Миләүшә ГАЗЫЙМ.

Хәбәрләр

«Ватанны сөю – Иманнандыр»

«Бер көн вә бер төн чик буенда сакта тору көндезләрен Ураза тотып, төннәрен гыйбадәт кылып үткәрелгән бер айдан хәерлерәктер» Һәр милләтнең иң изге байлыгы – азатлыгы һәм хөрриятедер. Дөньяда кешечә яшәвебез азатлык, хөррият булуына бәйле. Сугыш – кешеләр өчен һич кенә дә тансык булмаган, ләкин халыклар тормышыннан юкка чыгару мөмкин түгел бер вакыйгадыр.

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре тапшырылды

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышына нәтиҗә ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашучыларга рәхмәт белдерде. “Пленар утырышта чыгыш ясаучыларның докладларында бик төпле фикерләр әйтелде. Бүгенге көндә мәркәзебез Казанда җыелып, уртага салып, татар милләте өчен алга бару юлларын эзләү, фикерләр белән уртаклашу бик мөһим. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сезгә рәхмәтемне җиткерәм.

Наше единство помогает успешно решать задачи развития региона

Ранним утром 13 мая мусульмане Самарской области и всего мира устремились в мечети для совершения праздничной молитвы. В течение светлого времени суток верующие не принимали ни пищу, ни воду, остерегались от зла, греха и старались, очистив свои души и сердца, выполнять веления Аллаха, отказаться от дурных мыслей и поступков, делать только добро, совершать самые благие дела, за которые нам обещано великое вознаграждение от Всевышнего.

«Гадел булыйк, башкаларны рәнҗетмик»

Яңа Фәйзулла авылында яшәгән Хәмзә абый Ибәтуллинны еш исемә төшерәм мин. 60 яшен тутырып, пенсиягә чыккач, ул мәсҗид ишеген атлап керә. Хәмзә абый, минем әтием Хариска - мәсҗид әһеленә, мөрәҗәгать итеп: «Харис бабай, бернәрсә дә белмим бит. Мәсҗидкә йөрүем бушка булмасмы соң?” – дип сорый. “Юк, буш булмый, йөрисең”. “Аяк киемен генә туздыру булмасмы?” – дип тагын сорау бирә Хәмзә абый. “Юк, йөрисең”, - ди аңа әтием.

1 из 215