This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Укулар хәерле сәгатьтә башлансын!
 
 
Самарның “Яктылык” мәктәбендә Белем көненә багышланган тантана
узды. Дөньябыздагы авыр хәлләр аркасында быел ул яңа форматта
үтте. Бәйрәмдә беренче һәм унберенче сыйныф укучылары гына
катнашты.
Иртәнге кояш, балаларны нурлы кочагына алып, назлап сөйде.
Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән бәләкәчләрне күргәч,
түбәндәге шигъри юллар искә төште:
“Өлкән дуслар шаярталар,
Ә без ачуланмыйбыз.
“Чәчәкләр артыннан, - диләр, -
Күренми бит буегыз”.
Быел класс җитәкчеләре Фәния Гыйләҗева, Аллаһы бирсә, унберенче
сыйныф укучыларын олы тормыш юлына чыгарып җибәрәчәк. Ә Галия
Тупасова һәм Рәмзия Зарипова беренче класска килгән балаларны
кабул иттеләр.
 
 
Мәктәп мөдире Радик Газизов, барысын да Белем көне белән котлап,
изге теләкләрен җиткерде, укытучыларга, укучыларга, ата-аналарга
түземлек, уңышлар теләде.
“Йолдыз” бию театрының кечкенә артистлары башкарган дәртле
биюләр, Альмира Сәитованың моңлы җырлары күңелне тагын да
күтәреп җибәрделәр.
Тантананы дүртенче сыйныф укучылары Илшат Исхаков һәм
Елизавета Лазюк татар телендә бик матур итеп алып бардылар.
 
Укучылар яраткан укытучыларына, мәктәпләренә карата булган
хисләрен шигъри юллар аша белдерделәр:
“Укытучы, мәктәп –
Бу ике сүз
Күңелемдә яши янәшә.
“Мәктәбем”, - дип
Әйткән чакта телем,
Йөрәк: “Укытучым”, - диеп эндәшә”.
Апалы-энеле Алия (11нче сыйныф укучысы) һәм Илнур (беренче
сыйныф укучысы) Шәкүровлар, җиз кыңгырау чыңлатып, балаларны
беренче дәрескә чакырдылар.
Яңа уку елы хәерле булып, бары тик шатлыклар һәм уңышлар
китерсен!
 
Миләүшә ГАЗЫЙМ
язмасы һәм фотосурәтләре.

Хәбәрләр

Рабит Батулла туган телне ана теле дип әйтергә өндәде

«Ана теле дип сөйләшмисез! Ул бит ана теле. Бөтен төрки халыклар „анам теле“ дип сөйләшә», — диде язучы. Язучы Рабит Батулла фикеренчә, туган телне ана теле дип әйтергә кирәк. Бу хакта ул «Әдәби марафон» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында әйтте.

Мөхәммәд пәйгамбәр сакалыннан төшкән чәч бөртеген Казандагы күргәзмәдә карап булачак

21 ноябрьдә Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда «Себер татарлары: реликвияләр һәм коллекцияләр» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәнең төп экспонаты — Мөхәммәд пәйгамбәрнең сакалыннан төшкән чәч бөртеге — Төмән музеенда инде йөз елга якын сакланган мөселман реликвиясе була. Бу турыда «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

В Израиле отправился в Мир Иной бывший редактор еврейских передач "Радио-7 из Самары" Зиси Вейцман

Умный был мой друг. Интеллигент. Писатель. Поэт. Хороший семьянин. Отменный воспитатель. Мы с ним были всегда открыты. Я его уважал, как талантливого человека. Даже в годах у него сохранились детские черты.

Иман сүзен оныттырма

Илаһым, сорыйм синнән Җиңел кылгыл хисабымны Кыямәт көне булганда Кулыма бир Китабымны.

4 из 204