Бүген бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Милли Шураның киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге татарлар белән Zoom форматында бу шундый беренче очрашу. Анда барлыгы 360 га якын татар оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Язучылар берлеге бар. Анда өч йөзгә якын әгъза һәм күпмедер язучы бар. Болар – Татарстан язучылары. Араларында Татарстанның халык язучылары, шагыйрьләре бар. Бик яхшы, бик талантлы каләм әһелләре. Тик аларның күбесен татар белми. Чөнки алар нибары – Татарстанның халык язучылары. Үзләренең дә, китапларының да, уй-фикерләренең дә шушы республика чигеннән ерак киткәннәре юк. Ә Татарстанда җиде миллион татарның күпме өлеше генә яши.
Тормыш иптәшем социаль челтәрләргә өч айлык улыбызның фотоларын керткән. «Күз тия бит, ник алай эшләдең?!» – диюемә: «Мин аның йөзен капладым бит», – ди. Болай эшләгәндә балага чынлап та күз тимиме?
Гошер бирергә онытмаска иде.
Безнең мәхәллә бабаларыбыз гошер бирүнең бик күп саваплы
булуына өметләнәләр.
Үткән елда уңыш аз булса да, гошерен чыгардылар.