Яңа Җүрәй авылы зиратында өмә уздырылды.
Авылда яшәүчеләр дә, читкә китеп көн күрүчеләр дә май аеның соңгы көнендә, көрәк, сәнәк, тырма, пычкы, балталар тотып, өмәгә килделәр. Ел буена җыелган кипкән-корыган үләннәрне тырмаладылар, агачларны кистеләр-турадылар. Алтмыш ир-ат зур тырышлык күрсәтте. Язның соңгы көнендә, челлә кызуда, ару-талуны белмичә, җиң сызганып, эшләделәр.
Зират өсте нурланып, ямьләнеп, яшелләнеп китте.
Борынгы заманнардан бирле, моннан меңнәрчә еллар электә, булгар бабаларыбыз Сабантуен зурлап бәйрәм иткәннәр. Ул - туганлыкны, кардәшлекне һәм дуслыкны арттыручы иң ямьле, иң матур, иң күңелле халык бәйрәме.
Монда төрле яктан кайткан авылдашлар үзләренең сагышларын бастырып, матур истәлекләр туплыйлар. Сабан туйларында авыл халкының матур сыйфатлары ачык күренә. Көрәшчеләрнең көч сынашуы һәм атлар чабышы – аның иң дәртле һәм мавыктыргыч өлеше.
Яшьлектәге матур истәлекләрнең күбесе дә Сабан туйларына бәйләнгән. Алар киләчәккә якты өметләр баглау тантанасы булып, һәрвакыт гөрләп, күкрәп үттеләр.
Аллаһ Раббыбыз безгә пәйгамбәрләр җибәрде, китаплар иңдерде, хикмәт ияләрен җибәрде, һәммәбезгә шуларның нәсыйхәтләрен, сүзләрен хикмәт белән тормышта куллануыбыз зарур.
Балаларыбыз әхлаклы булсын өчен, иң әүвәл Аллаһны таныту зарур.
Мәшһүр татар дин әһеле Ризаэддин бине Фәхреддин: "Динсез тәрбия - тәрбиясезлек", - дигән.
Аллаһны танымаган кешеләргә нәсыйхәт бирү тамырсыз агачка су сибү кебек.
Пәйгамбәребезгә Аллаһы Тәгалә иңдергән изге китап - Коръән Шәрифтә рифмалы чәчмә әсәр формасында тезелгән аятьләр күп. Рәсүлебезнең шигырь тыңларга яратканлыгы хакында хәдисләр белгече Сәхыйх Бохари түбәндәгеләрне әйтә:
Хәсәннең шигырьләрен тыңлагач, Рәсүлуллаһ:
"Тагын сөйлә, Җәбраил фәрештә синең белән", - дигән.
Рәсүл үзенең хатыннары белән бергә җыйналып, аларның берәрсеннән шигырь укытып, тыңларга яраткан.
Бер шагыйрь түбәндәгеләрне әйтә:
- Рәсүлуллаһ мәҗлесендә йөз мәртәбә булдым. Шул мәҗлесләрдә сәхабәләр шигырь сөйлиләр, җаһилият гасырында булган вакыйгаларны фикерлиләр, Рәсүлуллаһ шуларны тыңлый.