This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Губернаторыбыз Дмитрий Азаров төзелеш компанияләренең ниятләре белән
танышты
 
 
Самарның “Арена” стадионы янында урнашкан “Соңгы миля” исемле аллеяда
Төзүчеләр көненә багышланган тантана узды.
Чарада Самар өлкәсенең сигез әйдәп баручы төзелеш компаниясе күргәзмә
экспозицияләрен тәкъдим иттеләр.
Аталы-угыллы Минәхмәт һәм Рамил Хәлиулловлар үзләренең “Вира” фирмасының
презентациясен үткәргәндә төзелеп килүче өч торак комплексы турында
сөйләделәр.
Алар төзи торган өйләр заманча җиһазландырылачак – кышкы уен бүлмәләре,
коляскада үтү, йорт хайваннарын урамда йөртү өчен махсус урыннар һәм башка күп
нәрсәләр булачак.
Губернатор Дмитрий Азаров күргәзмәне зур кызыксыну белән карап чыкты һәм төзү
компанияләренә үсеш, уңышлар теләде.

Хәбәрләр

Татарны данлаган Булгар

Булгар тыюлыгы ЮНЕСКО тарафыннан дөнья тарихының алтын фондына кертелде. Ул данлыклы сәяхәт үзәгенә әверелә бара. Биредә үз милләтебезгә, аның үткәндәге казанышларына карата хөрмәт һәм горурлык хисләре уяна, имгәтелгән үзаңыбыз җайлана. Күпләрнең тирән яткан милли хисләре уяна. Аллаһыга шөкер, милләтебезгә тагылган ялганнар, уйдырмалар һәм мәсхәрәләүләр торган саен кими. Чынбарлык тарихыбыз тоткынлыктан чыгып, милләтебез үз бәрәкәтен һәм күркәм сыйфатларын дөньяга ныграк таныта бара. Булгар дәүләтен: “Золотой трон Востока”, “Царство разума”, «Светочь просвещения” һәм “Великая Булгария» дигәннәр. Ни өчен аны болай атаганнар соң?!

“Иң оста һөнәрмәнд”

Самар өлкәсе Губернаторы Николай Меркушкин инициативасы буенча 2013 елда “Профессионал года” исемле региональ конкурс оештырыла. Бу бәйгедә авыл хуҗалыгы, медицина, мәгариф, транспорт һәм башка төрле тармаклардагы иң алдынгы эшчеләрне бүләклиләр. Быел конкурста безнең гәҗитәнең штаттан тыш хәбәрчесе, медицина хезмәткәре Нурания Абзалова да “Иң яхшы фельдшер-акушер” номинациясендә җиңүче булды. Милләттәшебезгә Диплом белән акчалата бүләк тапшырылды.

Авыз ачу хәм сәхәр ашау вакытлары

Пришел к нам Рамазан - благословенный месяц.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән изге рамазан ае башлану белән ихластан котлыйм! Мөхтәрәм җәмәгать, барчабызга мәгълүм, исламның биш баганасы бар. Биш багана ул: Аллаһка һәм Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәләмгә шаһитлык китерү; намаз уку; зәкят бирү; хаҗ кылу һәм ураза тоту. Рамазан аенда менә шушы биш багананың берсен үтәргә, ягъни ураза тотарга мөмкинлек бирелгән. Коръәндә әйтелгән: “Ий, иман китергән бәндәләр, сездән алда килеп-киткәннәргә фарыз ителгән кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды. Бәлки, сез шаять тәкъва булырсыз?” (Коръән. Бәкарә сүрәсе, 183 аять).

198 из 212