This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Губернаторыбыз Дмитрий Азаров төзелеш компанияләренең ниятләре белән
танышты
 
 
Самарның “Арена” стадионы янында урнашкан “Соңгы миля” исемле аллеяда
Төзүчеләр көненә багышланган тантана узды.
Чарада Самар өлкәсенең сигез әйдәп баручы төзелеш компаниясе күргәзмә
экспозицияләрен тәкъдим иттеләр.
Аталы-угыллы Минәхмәт һәм Рамил Хәлиулловлар үзләренең “Вира” фирмасының
презентациясен үткәргәндә төзелеп килүче өч торак комплексы турында
сөйләделәр.
Алар төзи торган өйләр заманча җиһазландырылачак – кышкы уен бүлмәләре,
коляскада үтү, йорт хайваннарын урамда йөртү өчен махсус урыннар һәм башка күп
нәрсәләр булачак.
Губернатор Дмитрий Азаров күргәзмәне зур кызыксыну белән карап чыкты һәм төзү
компанияләренә үсеш, уңышлар теләде.

Хәбәрләр

«Татар театры башкалардан талантлырак, кызыклырак булса гына җиңә ала»

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевның ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ясаган чыгышын тәкъдим итәбез.

Намаз

“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!” диеп кенә, Намазлыгын идәнгә Пөхтәләп җәеп кенә, Бабам укый Намазны Кәләпүш киеп кенә.

Рәшит хәзрәт Йосыпов: «Миңа өшкертергә килүчеләрнең 90 проценты – хатын-кызлар, чөнки алар арасында хөсетлек, үчлелек зур»

Ульян шәһәрендә яшәүче Рәшит хәзрәт Йосыпов – халык табибы да. Ул Сүриядәге ике ислам уку йортын тәмамлаган. 10 ел инде өшкерү белән шөгыльләнә. Соңгы вакытта Инстаграм сәхифәсендә «туры элемтә»ләр уздыра, онлайн вәгазьләр укый. Социаль челтәрләрдә аны иң яхшы өшкерүчеләрнең берсе дип тәкъдим итәләр. Рәшит хәзрәт белән замана зәхмәтләре турында сөйләштек.

Әбзалетдин кызы Дания Алиәкбәровага – 85 яшь!

Дания апа Мулла авылында тугыз балалы гаиләдә туып-үсә. 1953 елда авыл мәктәбен тәмамлагач, Камышлы педагогия училищесына укырга керә. 1957 елда үз авылына укытучы булып эшкә кайта һәм 35 ел шушы вазифаны башкара.

1 из 207