This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Сергей Брилевның Татарстанга багышланган фильмы бу ялларда экранга чыга

 
 

Республиканың йөз еллык юбилеена зур премьера көтелә. Танылган журналист Сергей Брилев “Волга, Кама и притоки” дигән фильмын телевидение тамашачылары хозурына тәкъдим итә.

Бүгенге Татарстан нинди? Зур халыкара чаралар үткәрелә торган, махсус икътисади зоналар, төзекләндерелгән парк-скверлар, сәнәгать гигантларына ия булган республика! Ә нигез салынган чакларда нинди булган? Республика бүгенге лидер-төбәк статусына ирешү өчен нинди юл үткән?

Фильм геройлары – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Президент ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, язучы Гүзәл Яхина, актриса Чулпан Хаматова, табиблар, тарихчы, банкир һәм завод эшчеләре әнә шул хакта сөйли.

Фильм Казанда, Чаллы, Мөслим, Кама Тамагы, Свияжскида төшерелгән. Туып үскән республикабызның гүзәллеге, узган еллар кадрлары, язмышлар һәм милли традицияләрнең бер-берсенә үрелеп баруы – боларның барысы турында “Тяжелая нефть”, “Огненная кругосветка” кебек проектлар авторы, күп кенә сәяси лидерлардан интервью алуга ирешкән Сергей Брилевның әлеге фильмында бик ачык күрсәтелә һәм сөйләнелә. Фильм шушы ял көннәрендә Россия-24 телеканалы аша күрсәтеләчәк. Эфирга чыгу вакыты: шимбә – 29 август 12.00 һәм 22.00 сәгатьләрдә. 30 август – Республика көнендә 9.00, 14.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә күрсәтеләчәк.

Хәбәрләр

Ключ к пониманию жизни

Востоковедение интересовало меня всегда. Что и ,впрочем, неудивительно. Именно поэтому моими обязательные местами для посещения в Париже стали Институт Арабского мира, зал Исламской культуры в Лувре, а также в Музее Д'Орсэ. Хорошо известно, что на сегодняшний день количество иммигрантов во Франции достигает рекордного значения. Соответственно, современное французское общество принимает людей разных культур, рас и мировоззрений. Поражает то, насколько это общество толерантно. Прекрасное тому подтверждение - Институт арабского мира. Открытый в 1987 году в результате партнерства Франции и двадцати двух арабских стран, своей главной задачей он называет развитие и углубление понимания арабской культуры. Здесь все уникально, начиная со здания, с первого взгляда привлекающего к себе внимание. Несмотря на то, что расположено оно в самом центре Парижа, на берегу Сены, среди типично европейских построек, его архитектура весьма необычна.

Самар шәһәр мохтарияте такымы Губернатор командасын җиңде!

Әле яңа гына Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте асраган футбол такымы милли үзәкләр арасында иң көчле дип танылган иде. Озак та үтмәде, Самар дуслык йорты тагын бер бәйге оештырды. Бу юлы милли үзәкләр үзләренең волейбол такымнарын ярышка чыгардылар. Бу юлы яңа команда күренде. Ул - Губернатор командасы. Егетләр озыннар. Тазалар. Көчлеләр. Ярышны ике төркемгә бүлделәр.Соңыннан төркемнең җиңүчеләре көч сынашты. Беренче төркемдә түбәндәге командалар уйнадылар. Губернатор командасы. "Крылья Советов". Татар мохтарияте такымы.

Алар – үлемсезләр токымыннан

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша барган бу көннәрдә уйланам, кат-кат уйланам. Сугыш тегермәне бик аяусыз булган бит! 1418 көн вә төн дәвам иткән дәһшәтле чорда 29 миллион 592 мең 749 кешенең гомере өзелгән. Димәк, һәр тәүлектә уртача 20 мең 896 кешенең җаны кыелган... Шунысын да искәртеп үтим: әлеге коточкыч саннарны, күңелләрне сискәндерә-тетрәндерә торган фактларны мин Русия Саклану министрлыгы Үзәк архивы китапханәсендәге “Гриф секретности снят” (Мәскәү, Воениздат, 1993), “Россия и СССР в войнах XX века. Книга потерҗ” (Мәскәү, “Вече” нәшрият йорты, 2010) дигән китаплар аша белдем.

Они работали на космос и культуру татарского народа

Праздник под названием «День космонавтики» имеет особое значение для Самарской области, поскольку она более полувека считается важнейшим центром ракетно-космической промышленности страны и кузницей кадров для отечественной космонавтики. Такое ее положение обеспечили своей самоотверженной и качественной работой несколько поколений тружеников региона. Известно, что в их рядах достойно трудились и тысячи наших соплеменников, которых в рамках статьи даже перечислить нереально. Но рассказать о тех из них, кто, помимо обеспечения устремленности человечества за границы атмосферы Земли, находил в себе желание и силы продвигать татарскую культуру на земле Самарской, просто необходимо. Об этом пишет Азат Камилович Надиров, всю жизнь проработавший в авиационной промышленности и стоявший у истоков оживления татарской общественной жизни в регионе. За прошедшее с тех пор время Азат Камилович не выключился из деятельности по развитию родной культуры и сохраняет деловые отношения с татарскими «космическими» активистами.

202 из 207