This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Сергей Брилевның Татарстанга багышланган фильмы бу ялларда экранга чыга

 
 

Республиканың йөз еллык юбилеена зур премьера көтелә. Танылган журналист Сергей Брилев “Волга, Кама и притоки” дигән фильмын телевидение тамашачылары хозурына тәкъдим итә.

Бүгенге Татарстан нинди? Зур халыкара чаралар үткәрелә торган, махсус икътисади зоналар, төзекләндерелгән парк-скверлар, сәнәгать гигантларына ия булган республика! Ә нигез салынган чакларда нинди булган? Республика бүгенге лидер-төбәк статусына ирешү өчен нинди юл үткән?

Фильм геройлары – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Президент ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, язучы Гүзәл Яхина, актриса Чулпан Хаматова, табиблар, тарихчы, банкир һәм завод эшчеләре әнә шул хакта сөйли.

Фильм Казанда, Чаллы, Мөслим, Кама Тамагы, Свияжскида төшерелгән. Туып үскән республикабызның гүзәллеге, узган еллар кадрлары, язмышлар һәм милли традицияләрнең бер-берсенә үрелеп баруы – боларның барысы турында “Тяжелая нефть”, “Огненная кругосветка” кебек проектлар авторы, күп кенә сәяси лидерлардан интервью алуга ирешкән Сергей Брилевның әлеге фильмында бик ачык күрсәтелә һәм сөйләнелә. Фильм шушы ял көннәрендә Россия-24 телеканалы аша күрсәтеләчәк. Эфирга чыгу вакыты: шимбә – 29 август 12.00 һәм 22.00 сәгатьләрдә. 30 август – Республика көнендә 9.00, 14.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә күрсәтеләчәк.

Хәбәрләр

Яңа Җүрәй авылында мәрхәмәтле һәм тәртипле халык яши

Яңа Җүрәй авылы зиратында өмә уздырылды. Авылда яшәүчеләр дә, читкә китеп көн күрүчеләр дә май аеның соңгы көнендә, көрәк, сәнәк, тырма, пычкы, балталар тотып, өмәгә килделәр. Ел буена җыелган кипкән-корыган үләннәрне тырмаладылар, агачларны кистеләр-турадылар. Алтмыш ир-ат зур тырышлык күрсәтте. Язның соңгы көнендә, челлә кызуда, ару-талуны белмичә, җиң сызганып, эшләделәр. Зират өсте нурланып, ямьләнеп, яшелләнеп китте.

Җирле батырларны үстерергә кирәк!

Борынгы заманнардан бирле, моннан меңнәрчә еллар электә, булгар бабаларыбыз Сабантуен зурлап бәйрәм иткәннәр. Ул - туганлыкны, кардәшлекне һәм дуслыкны арттыручы иң ямьле, иң матур, иң күңелле халык бәйрәме. Монда төрле яктан кайткан авылдашлар үзләренең сагышларын бастырып, матур истәлекләр туплыйлар. Сабан туйларында авыл халкының матур сыйфатлары ачык күренә. Көрәшчеләрнең көч сынашуы һәм атлар чабышы – аның иң дәртле һәм мавыктыргыч өлеше. Яшьлектәге матур истәлекләрнең күбесе дә Сабан туйларына бәйләнгән. Алар киләчәккә якты өметләр баглау тантанасы булып, һәрвакыт гөрләп, күкрәп үттеләр.

Аллаһыны танымаган кешеләргә нәсыйхәт бирү тамырсыз агачка су сибү кебек

Аллаһ Раббыбыз безгә пәйгам­бәрләр җибәрде, китаплар иңдерде, хикмәт ияләрен җибәрде, һәммәбезгә шуларның нәсыйхәт­ләрен, сүзләрен хикмәт белән тор­мышта куллануыбыз зарур. Балаларыбыз әхлаклы булсын өчен, иң әүвәл Аллаһны таныту зарур. Мәшһүр татар дин әһеле Ризаэддин бине Фәхреддин: "Динсез тәрбия - тәрбиясезлек", - дигән. Аллаһны танымаган кешеләргә нә­сыйхәт бирү тамырсыз агачка су сибү кебек.

Исламда шигырь һәм музыка тыелмаган

Пәйгамбәребезгә Аллаһы Тәгалә иңдергән изге китап - Коръән Шәрифтә рифмалы чәчмә әсәр формасында тезелгән аятьләр күп. Рәсүлебезнең шигырь тыңларга яратканлыгы хакында хәдисләр белгече Сәхыйх Бохари түбәндәгеләрне әйтә: Хәсәннең шигырьләрен тыңлагач, Рәсүлуллаһ: "Тагын сөйлә, Җәбраил фәрештә синең белән", - дигән. Рәсүл үзенең хатыннары белән бергә җыйналып, аларның берәрсеннән шигырь укытып, тыңларга яраткан. Бер шагыйрь түбәндәгеләрне әйтә: - Рәсүлуллаһ мәҗлесендә йөз мәртәбә булдым. Шул мәҗлесләрдә сәхабәләр шигырь сөйлиләр, җаһилият гасырында булган вакыйгаларны фикерлиләр, Рәсүлуллаһ шуларны тыңлый.

201 из 212