This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
“Яктылык” мәктәбен Татарстан телевидениесе мактады
 
Июльнең 17ндә Самарның “Яктылык” мәктәбе мөдире Рифкат
угылы Радик Газизов “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенә әңгәмә тотты. 
“Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруында ул “Яктылык” мәктәбе
эшенә кагылган сорауларга җавап бирде.
 
“Мине аның белән Самардагы милләтпәрвәр, журналист, җәмәгать
эшлеклесе Шамил абый Баһаутдин таныштырды, - дип башлады
сүзен “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең милли
тапшырулар хезмәте башлыгы Миңназыйм Сәфәров, – сездә туган
телне өйрәтү буенча тиешлечә эшләмиләр, дип, җитәкчеләрне
сүккәндә, Шамил әфәнде: “Бездә җиңел булмаган шартларда да үз
эшләрен җиренә җиткереп башкаручы фидакарь затларыбыз,
Аллаһыга шөкер, җитәрлек”, - дип, “Яктылык” мәктәбенең
директоры Радик Газизовны атады”.
 
Шуннан соң тамашачыларны Радик Газизов белән таныштыру ниятеннән
аның турында видеороликлар да күрсәтелде.
“Рифкат угылы Радик Газизов 1973 елда, майның сигезендә Новая
Сосна авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Самар дәүләт
мәдәният институтына укырга керә.
Мәктәптә эшли, аннары икенче югары юридик белем ала. Самарның
мәгариф департаментында, соңрак мәгариф министрлыгында эшли.
2012 елда “Яктылык” мәктәбенә директор итеп билгеләнә.
Ул җитәкләгән мәктәп “Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе” исемлегенә
керә.
Дүрт бала әтисе”, - дигән сүзләр яңгырады видеороликта.
 
Шуннан соң Радик әфәнде Миңназыйм Сәфәровның сорауларына
җавап бирде.
Радик әфәнде, былтыр “Яктылык” мәктәбен алты укучыгыз
алтын медальгә тәмамлаган икән.
Әйе, былтыр алты укучыбыз мәктәпне алтын медальгә
тәмамладылар. Ул сыйныф балаларының барысы да югары уку
йортларына керделәр.
Күбесе бюджет бүлекләрендә укый. Бердәм дәүләт имтиханнарын да
уңышлы тапшырдылар. Мәсәлән, математикадан югары баллар
җыеп, “Яктылык” Самар өлкәсе буенча 15 иң яхшы мәктәп исемлегенә
кертелде. Безгә тугызынчы урын бирелде.
Бу – безнең өчен горурлык.
Урыс теленнән дә 100 балл җыючылар бар. Тәҗрибә шуны күрсәтә –
татар телен өйрәтү башка фәннәрне үзләштерергә комачауламый.
 
Минем киләсе соравыма алдан ук җавап бирдегез. Күп очракта
әти-әниләр балаларын урыс мәктәбенә бирәләр. “Татар телен
болай да беләләр. Ике телне кушып сөйләшмичә, урысча гына
аралашсалар, әйбәтрәк, нәтиҗәләре дә яхшы булыр”, диләр алар.
Тәҗрибә исә киресен күрсәтә булып чыга?
 
Шулай. Балаларын безнең мәктәпкә китергән ата-аналарның максаты
– нарасыйларына татар телен, гореф-гадәтләребезне өйрәтү.
Әлбәттә, математика да, урыс теле дә, инглиз теле дә кирәк.
Безнең мәктәпкә Самарның төрле җирләреннән укырга йөриләр.
Кайберәүләренең юлга хәтта икешәр-өчәр сәгать сарыф ителә!
Мәсәлән, бер укучыбыз шәһәрдән 50 чакрым ераклыкта урнашкан
Комсомольск бистәсеннән йөри. Икенчесе шул ук чама ераклыктагы
Кызыл Яр районында яши.
 
Мәктәбегездә татар балалары гына белем аламы яисә урыслар
да бармы?
 
Күбесенчә татар балалары булса да, кыргызы да, үзбәге дә, таҗигы
да, хәтта бер яһүди кызы да бар. Шунысы игътибарга лаек – башка
милләт укучылары да татар телен өйрәнәләр. Ул безнең мәҗбүри фән
булганга, дәресләргә бөтенесе дә керә.
Укучыларыбыз татар теле буенча төбәкара, халыкара
олимпиадаларга баралар. Кыргыз кызыбыз Айтурган Асмонова (ул
хәзер унынчы сыйныфта укый), сигезенче сыйныфтан башлап, шул
олимпиадаларда катнашып, гел призлы урыннар яулап килә. Ә өлкә
олимпиадаларында һәрвакыт беренче урынга чыга!
 
Без Казанда Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә полилингваль
мәктәпләр ачу белән шөгыльләнәбез. Анда балалар урыс, татар,
инглиз телендә сөйләшәчәкләр. Сезнең мәктәпне дә шундый, дип
атап буламы?
 
Шулай булып чыгадыр инде.
 
“Яктылык”ка укырга керергә конкурс бар икән. Күп очракларда
татар мәктәбенә балалар җыя алмыйбыз. Ә сездә, киресенчә,
укырга теләүчеләр күп, ә барысы өчен дә урыннар җитми булып
чыга?
 
Бүгенге көндә бездә 565 бала белем ала. Таләпләр буенча без
икешәр сыйныф кына туплый алабыз (А һәм Б). Өч ел рәттән өчәр
сыйныф җыеп карадык (А, Б, В). Тик укырга класслар җитешми. Шуңа
күрә быел инде 20шәр нарасыйдан торган ике генә беренче сыйныф
булачак. Ә гариза бирүчеләр 100дән артык иде.
 
Полилингваль мәктәп, дип әйттек. “Яктылык”та берничә телдә
сөйләшә торган балалар укый. Сез үзегез дә берничә тел беләсез,
дип ишеттем. Мукшы авылында туып-үскәнсез. Мукшы телен
камил беләсез икән.
 
Әйе, шулай туры килде. Әти-әниемне юллама буенча шушы авылга
эшкә җибәргәннәр. Алар шунда төпләнеп калдылар. Әтием гомере буе
баш ветеринар булып эшләде. Шунда туып-үстем, укыдым. Мәктәптә
ана телләрен өйрәнмәсәләр дә, мукшылар белән аралашып үскәч,
аларча сөйләшергә өйрәндем.
 
Бала ана телендә аралашсын өчен нинди шартлар булырга тиеш?
Сез үзегез дә татар телен яхшы беләсез. Улларыгыз, кызларыгыз
да ана телендә сөйләшәләр. Алар “Яктылык”та укыйлар икән.
 
Әйе, кызым Наилә мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Ике балам
әле укыйлар. Билал – унынчы, Камилә бишенче сыйныфны
бетерделәр. Ибраһим быел, Аллаһы теләсә, әзерлек сыйныфына
йөриячәк.
Укытучылар укучылар татар телен гаиләдә өйрәнсеннәр, диләр. Ә
ата-аналар мәктәптә өйрәтсеннәр, ди.
Әмма гаилә белән мәктәп бер команда булырга тиеш. Бергә эшләргә
кирәк.
Ата-аналарга да мәктәпкә ярдәм итәргә кирәк – өй эшләрен
нарасыйлары белән бергә ясарга, чараларда катнашырга. Без төрле-
төрле бәйрәмнәр оештырып, анда әти-әниләрне дә чакырабыз.
 
Әтиләр клубын да оештыргансыз икән. Аталар балаларын
тәрбияләүне күбрәк аналарга тапшыралар бит. Кайберәүләре
нарасыеның ничәнче сыйныфта укыганын, мәктәпнең кайда
икәнлеген дә белмиләр. Сез җаен тапкансыз. Мондый клубны
оештыру нидән килеп чыкты?
 
“Яктылык”та мин 1995 елдан бирле хезмәт итәм. Ә директор буларак
2012 елда эшли башладым. Ата-аналар җыелышларына кергәндә
һәрвакыт әниләр генә булуын күрә идем. Шуннан аларга: “Хәзер
директорыгыз ир-ат бит. Әйдәгез, җыелышларга әтиләрне җибәрегез
Алар белән ир-атларча сөйләшик”, - дидем. Башта хатын-кызлар
канатланып киттеләр. Тик җыелышларга барыбер һаман үзләре килә
бирде.
Шуннан бу эшне ничек оештырырга, дип ныклап уйлый башладык. Һәм
“Аталар клубы”н булдырдык. Ярты елга бер, әтиләрне чакырып,
җыелыш уздырырга тырышабыз.
Шунысы да бар бит әле – күп балаларның аталары юк. Шуңа күрә
аларның бабайларын яисә абыйларын чакырабыз.
Утырышларда төрле проблемнарны күтәрәбез. Балагыз начар укый,
тәртибе аксый, дисәк, әтиләрнең җыелышларга башкача килмәүләре
дә бар бит. Шуңа күрә без гомуми мәсьәләләр турында сүз алып
барабыз.
Мәсәлән, шундый беренче утырышка ир-атлар табибын чакырдык.
Ирләрнең үзенчәлекләре турында сөйләштек. Шулай ук дин әһелләре
дә килә. Мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин да – еш кунагыбыз.
Прокуратура, полиция хезмәткәрләре, психологлар чыгыш ясый.
 
Хәзер бөтен җирдәгечә, читтән торып укыйсыздыр. Шундый
укыту процессының нинди уңайсызлыкларын күрәсез? Бу артка
чигендермәсме?
 
Бу, әлбәттә, мәҗбүри чара. Фәнне читтән торып кына үзләштереп
булмый. Ә тәрбияне ничек бирергә? Балалар укытучылар, бер-берсе
белән аралашырга тиеш.
Әйе, Радик әфәнде, бу вакытлы чара булсын. Шуңа ышанып
калыйк. Әңгәмәгез өчен сезгә зур рәхмәт. Алга таба да шулай зур
уңышларга ирешеп эшләргә насыйп булсын.
Ә мин телевизор караучыларга болай дип әйтәм: “Караңгылыктан
зарланганчы, тот та, бер шырпы кабыз”. Бу – Кытай мәкале.
Шунсыз дөнйаны яктыртып булмаячак. Исәнлектә күрешик.
 
Әңгәмәне видеоязмадан
матбугат өчен
Миләүшә ГАЗЫЙМ
әзерләде.
 

Хәбәрләр

Губернаторыбыз Дмитрий Азаров төзелеш компанияләренең ниятләре белән танышты

Самарның “Арена” стадионы янында урнашкан “Соңгы миля” исемле аллеяда Төзүчеләр көненә багышланган тантана узды. Чарада Самар өлкәсенең сигез әйдәп баручы төзелеш компаниясе күргәзмә экспозицияләрен тәкъдим иттеләр.

«Мои года – мое богатство»

Президент Группы компаний «Прогресс-В», Заслуженный строитель Российской Федерации Вазых Гатович Мухаметшин отметил свой 75-летний юбилей. В жизни нашего героя август вообще богат на значимые события. Каждый год в этом месяце он отмечает три важных праздника – день рождения, День строителя и день рождения своей компании.

Сергей Брилевның Татарстанга багышланган фильмы бу ялларда экранга чыга

Республиканың йөз еллык юбилеена зур премьера көтелә. Танылган журналист Сергей Брилев “Волга, Кама и притоки” дигән фильмын телевидение тамашачылары хозурына тәкъдим итә. Бүгенге Татарстан нинди? Зур халыкара чаралар үткәрелә торган, махсус икътисади зоналар, төзекләндерелгән парк-скверлар, сәнәгать гигантларына ия булган республика! Ә нигез салынган чакларда нинди булган? Республика бүгенге лидер-төбәк статусына ирешү өчен нинди юл үткән?

Завершается прием заявок на V Всероссийский форум тюркской молодежи «Золото тюрков»

С 16 по 20 сентября 2020 года в городе Казань Республики Татарстан Федеральное агентство по делам национальностей совместно с Правительством Республики Татарстан проводит V Всероссийский форум тюркской молодежи «Золото тюрков». Для участия в мероприятии организаторы приглашают студентов бакалавриата или магистратуры от 18 до 30 лет, с российским гражданством (вне зависимости от национальности).

1 из 197