This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

                                                                Татарны данлаган Булгар

Булгар тыюлыгы ЮНЕСКО тарафыннан дөнья тарихының алтын фондына кертелде. Ул данлыклы сәяхәт үзәгенә әверелә бара. Биредә үз милләтебезгә, аның үткәндәге казанышларына карата хөрмәт һәм горурлык хисләре уяна, имгәтелгән үзаңыбыз җайлана. Күпләрнең тирән яткан милли хисләре уяна.

Аллаһыга шөкер, милләтебезгә тагылган ялганнар, уйдырмалар һәм мәсхәрәләүләр торган саен кими. Чынбарлык тарихыбыз тоткынлыктан чыгып, милләтебез үз бәрәкәтен һәм күркәм сыйфатларын дөньяга ныграк таныта бара.

Булгар дәүләтен: “Золотой трон Востока”, “Царство разума”, «Светочь просвещения” һәм “Великая Булгария» дигәннәр. Ни өчен аны болай атаганнар соң?!

Алтын Урда дәүләте чорындагы тарих галиме Имам Бахши Идел буе Булгарстаны турында күп кызыклы нәрсәләр яза. Мәсәлән, Булгар шәһәрендә дөньяда бердәнбер патшаларның, корольләрнең тәхеткә утырырга тиешле балалары өчен “Галиҗәнәпләр мәктәбе” (“Школа принцев») булган. Анда аларга төрле фәннәр һәм сугыш стратегиясен өйрәнү буенча фундаменталь белем бирелгән. Бу данлыклы уку йортын тәмамлагач, алар төрле илләрдә патшалар, корольләр булып утырганнар. Алар арасында данлыклы шагыйрьләр, төрле фәннәргә нигез салган галимнәр дә бар.

Биредә поляклар, немецлар, венгрлар, испаннар, тунислылар, марокколылар, уйгурлар, монголлар, тангутлар, маньчжурлар, египетлылар, әрмәннәр, азербайҗаннар, грузиннар, кытайлар, французлар һәм башкалар булганнар.

1236 елда Булгар илендә 300 шәһәр булган. Анда 6 миллион кеше булып, шуларның яртысы шәһәрләрдә яшәгән.

1080 елда Биләрдә “Мөхәммәд Бакирия” исемле беренче Булгар университеты ачылган. Аның ректоры – тарих галиме, сәед Якуб ибн Нугман булган (Әхмәд ибн Фадланның оныгы).

Булгар галимнәренең, осталарының һәм белгечләренең даны бөтен дөньяга танылган. Анда фән, мәдәният һәмикътисад (экономика) көчле үсеш алганнар. Татар теле ул чорда дөнья күләмендә интернациональ тел булып саналган. Андагы акча берәмлеге - дирхем тиңе булмаган көчле валюта булып саналган.

Галиҗәнәпләр мәктәбендә” укучыларны унлыкларга бүлеп укытканнар. Шуларның берсендә:

  1. Поляк Лешко.

  2. Грузин Бурджан бек (киләчәктә Шота Руставели).

  3. Меркит Тохта.

  4. Әрмән Багрэм бәк.

  5. Азербайҗан Сабир Илдегиз.

  6. Дунай булгары Калай–Җан.

  7. Египеттан Асад Булгари.

  8. Сәлдҗук Булгардус.

  9. Черниговтан Булюмар (Владимир Святославич, “Слово о полку Игореве” китабының авторы).

Булгарда укыган кайбер акыл ияләре, башка илләрдән килсәләр дә, үз атамаларына горурланып “Булгари” кушымтасы өстәгәннәр.

Булгар илендәге казна акчасы бары тик Кинешет (народное собрание, парламент) рөхсәте буенча гына расходланган. (Еврейлардагы “Кнессет” сүзе борынгы булгарларның Кинешет сүзеннән алынган). Булгар ханы Алмыш Джафар: «Хөкүмәт халыкка туклану, киенү һәм торак җайламалар кору мөмкинлекләребулдырганда гына, ул үз илендә тынычлык һәм куркынычсызлык тудыру өчен халыкны хәрби хезмәткәмәҗбүр итә ала. Әгәр дә түрәләр халыкка уңай тормыш шартлары тудырмасалар, аңардан аерылып, аныталап яшәсәләр, андый хакимият хөкүмәт дип атала алмый”, - дигән.

Әлбәттә, мондый тәртип булган, данлыклы дәүләттән мәхрүм булу – ул зар елап, тәүбәгә килерлек югалту шул!

Нариман тарихы” китабында Идел Булгары галимнәренең иң данлыклы, дөнья күләмендә танылган 250 әсәре турында язылган. Монда медицина, тарих, астрономия, математика, диалектика, философия һәм башка фәннәр кергән. Аларның күбесе бүгенге фәннәргә нигез салганнар. Ул хезмәтләр әле хәзер дә үзләренең актуальлеген югалтмаганнар. Менә шуларның кайберәүләре:

1. Мөхәммәд-Гали ибн Мирхуҗа аль Булгари (Кол Гали): “Кыйссаи Юсуф”.

2. Шәех хуҗа аль Булгари - данлыклы юрист. 1253 елда “Аль Булгария” мәдрәсәсе ректоры. “Законнарны танып белү” (Познание законов) китабы 500 ел правоведение буенча дөньяда төп уку әсбабы була.

3. Шәех хуҗа Нугман аль Булгари – Үзбәк ханның киңәшчесе. “Югары дәрәҗәдәге мәрхәмәтлелек” (Возвышенное сострадание) китабы - әхлак буенча төп дәреслек.

4. Шәех Әхмәт аль Булгари – Мәхмүт Газневиның укытучысы (Төньяк Индия һәм Көнчыгыш Әфганстанда империя төзегән кодрәтле солтан, галим, акыл иясе).

  1. Әш-шәех хуҗа Әхмәт Булгари. Аның Урта Азиядә аеруча киң танылган фәнни хезмәтләре бар. Аның хөрмәтенә куелган мәрмәр мавзолейда: “Монда дөнья күләмендә зур хөрмәт казанган дин галиме җирләнгән”, - дип язылган.

  2. Бурханетдин ибн Юсуф аль Булгари – дин галиме, табиб: “Гади дарулар җыентыгы”, “Бурханетдин фәнни язмалары”.

  3. Шәмсетдин Мөхәммәд ибн Ашраф аль Хәсәни: “Бәхәс алып бару тәртибе һәм культурасы турында трактат”.

  4. Таҗетдин ибн Юнес аль Булгари “Ат-тирияк аль Кәбир” (Большое противоядие).

Булгар иленең зур уңышларга ирешүе андагы халыктагы ватанпәрвәрлек көчле булуга да бәйләнгәндер.

Мәсәлән, борынгы Булгар дәүләтен төзүче Булгар-батыр, Карт Җиам үзенең халыкка мөрәҗәгатендә:

Безнең дәүләттә үз илен хөрмәт итүче, аның бәйсезлеге өчен үзен корбан итәргә һәрвакыт әзер булган халык яшәргә тиеш.

Үз илебезгә карата мәхәббәтне, ватанпәрвәрлекне биредәге законнар гаделлеге, йөрәкләргә үтәрлек вәгазьләр, эчтәлекле китаплар, үрнәкле риваятьләр, шәхси үрнәкләр һәм батырлыклар нигезендә тәрбияләргә кирәк.

Барлык түрәләр, имамнар тарихыбыз, гореф-гадәтләребез һәм тәрбия алымнарын куллана белү хакында ел саен имтихан биреп, үзләренең бу эшкә яраклылыгын исбатларга тиеш.

Әгәр дә Булгар иле авырлык кичерсә, әмир дә, сәүдәгәр дә, һичбер галиҗәнәп тә хөр сөрергә, күңел ачып яшәргә тиеш түгел. Әгәр дә илдә бәрәкәт булса, халыкта үз иленә карата мәхәббәт һәм горурлык күкрәп торса – шатланыгыз, барабаннар кагыгыз, флейталарда уйнагыз һәм илебез байрагын югары тотып, горур яшәгез. Мохтаҗларга ярдәм итегез, тоткындагы булгар кардәшләребезне азат итегез”, - дигән.

Безгә озак еллар: “Татарлар монголлар белән килгән кыргый халык булган”, - дип сөйләп килделәр. Ә безнең булгар бабаларыбыз биредә меңнәрчә еллар элек тә яшәгәннәр һәм бөтен дөньяны таң калдырырлык тормыш алып барганнар. Хәзерге Булгар музей-тыюлыгындагы күп нәрсә дә бу турыда сөйли.

Мондагы риваятьләрне ишеткәч, Булгар дәүләте чорындагы вакыйгалар җанланып күз алдына киләләр. Мәсәлән, Рабига күле, Габдурахман коесы, хан кызы Алтынчәч (опера язылган).

Биредәге Кара Пулат та ул чактагы хөкем итү системасының гаделлегенә һәйкәл булып тора. Биредәге сәхабәләр мавзолее да Булгарга Ислам диненең Мөхәммәт (с.г.в.) яшәгән чорда ук кергәнлеге турында сөйли.

Дөнья күләмендәге сәүдә, фән, мәгърифәт һәм дин үзәге булган Булгар патшалыгы беренче мәртәбә монголлар тарафыннан тар-мар китерелә. Аннан соң ул торгызыла һәм яңадан көчле үсеш ала. Кызганыч ки, ахырда Аксак Тимер тарафыннан ул тулысынча җимерелә һәм Булгар иленең сәяси үзәге буларак яшәүдән туктый.

Тик шулай да аның даны, аңа карата булган хөрмәт халык күңелендә гасырлар буена сакланып килгән. Казан ханлыгы чорында, аннан соңгы рус дәүләте һәм советлар власте чорында да татарлар һәрвакыт бирегә зиярәт кылырга килгәннәр. Элек яшерен төстә булса, хәзер ул зур җыен рәвешендә, массакүләм, оешкан, матур чара буларак үткәрелә. Бирегә халык үз ихтыяры белән, йөрәге кушуы буенча килә. Монда һәркемнең йөзе яктыра, чырае ачыла, күңеле нечкәрә һәм рухы байый.

Булгар җыенына халык Рәсәйдән генә түгел, дөньяның төрле почмакларыннан килә. Менә быел Кытай татарлары төркемендә 60 кеше идеБирегә Кырым мөфтие Әмирали хәзрәт Аблаев, Төньяк Кавказ халыкларының мөфтие Исмаил хәзрәт Бердыевның килүе – ул Булгар тыюлыгының татарларны гына түгел, төрле мөселман халыкларын да берләштерүче урын булачагына да ышаныч тудырды.

Фәрид Шириязданов.

Хәбәрләр

"Самар татарлары" журналына - 5 ел!

Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин: "Самар тарарлары" журналы биш кенә ел чыкса да, безләрне гаҗәеп тирән мәгънәле мәгълүматлар белән куандырды. Моңа кадәр без белмәгән һәм ишетмәгән шәхесләрне халык хәтеренә кайтарды. Без моңа шатбыз. Бу инде чын мәгънәсендә милләтне туплау, Бердәм итү. Басмага нигез салучы Гомәр углы Илйас Шәкүровка рәхмәтләребезне белдерәбез. Журналның мөхәррире Данияр Сәйфиев мактауга лаек. Милләтебезне туплауда һәм динебез Исламны күтәрүдә армый-талмый эшләгез. Редакция хезмәткәрләренә сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим.

“Каратэны сайлап, мин ялгышмадым”

Спортчыларыбыз арасында горурланырлык кешеләребез күп. Шундыйларның берсе – Камышлы районының Байтуган авылында туып-үскән 31 яшьлек Тәлгат угылы Илдар Сафин. Ул – каратэ остасы, тренер. Үткән елның көзендә үзенең шәкертләре белән Япониядә узган бөтендөнья чемпионатында катнашты. Аның секциясендә шөгыльләнүче яшьләр призлы урыннар яуламасалар да, Илдар үзе олылар арасында үткәрелгән ярышларда бишенче урынга лаек булды.

Кайсы садаканың әҗере зуррак?

Сорауларыбызга Самардагы "Нур" мәдрәсәсенең мөгаллиме Наил Мостафин җавап бирә. Яшьләребез бер-берсе белән очрашканда: "Сәлам", дип кенә исәнләшәләр. Динебез Ислам күзлегеннән мондый сәламләшүдә нинди кимчелекләр бар? Һәр эштә, һәр гамәлдә Аллаһы Тәгалә тарафыннан савап каралган. Чын татар гаиләсендәмөселман тәрбиясе алган кеше исәнләшкәндә: "Әссәләәмүгәләйкүм вә рахмәтүллаааһи вә бәракәтүһ", - дип сәлам бирер һәм аңа утыз өч савап язылыр.

Мәхәллә рәисе исәп-хисап тотты

Самар Җәмигъ мәсҗидендә исәп-хисәп тоту һәм сайлау җыелышы узды. Утырышта мәсҗид, мәдрәсә биналарында һәм мәсҗид йортында алып барылган хуҗалык эшләре, дини укулар, массакүләм тәрбияви чаралар турында Самар Жәмигъ мәсҗиде рәисе Вәлиәхмәт угылы Җәүдәт Шарапов үзенең исәп-хисап докладында түбәндәгеләрне сөйләде. “Мәсҗид йортын тәртиптә тоту һәм төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылды. Пар казаннары бинасы (котельная) эшкә җибәрелде, ике тәһарәтханә төзекләндерелде, ашханәгә ремонт ясалды, мәсҗид ишекләре алыштырылды, аның йортында балалар мәйданчыгы ясалды. Мәсҗиднең музеен оештыру эшләре тәмамланды.

2 из 134